Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хәтер дигәнең тишек булса...

Тормышта хәтердән чыгару, нәрсәне дә булса онытып калдыру – гадәти күренеш инде ул.

Кибеттән сөт алырга онытыла, телефон өстәлдә ятып кала... Әмма кайберәүләр балаларын да онытып калдырырга мөмкин икән. Һәм мондый очраклар дөньяның бөтен почмакларында да очрый.

Мәсәлән, Америкада бер хатын 2 айлык баласын кибет янында, азык-төлек арбасында онытып калдырган. Бу көнне урамда 40 градус эсселек була. Ярый баланы күршедәге чәчтарашханәдә эшләүче күреп ала. Тиз генә чыгып сабыйны алып керә һәм 911 хезмәтенә шалтырата. Ә әни кеше кибеттән чыгып азык-төлекне машинага тутырганда телефон шалтыравына җавап бирә. Баланы машинага утырттым дип уйлап, аның азык-төлек арбасында калганына игътибар итми. Өенә кайткач кына баласының юклыгын күреп, кире кибеткә юнәлә. Биредә аны полиция хезмәткәрләре көтеп торган була инде.

***

Икенче берәүләр 3 яшьлек балаларын ашханәдә оныталар. Француз гаиләсе Марсель шәһәренә ял итәргә барышлый ашханәгә туктый. Төшке аштан соң кире юлга кузгалалар, тик кызларын шушы ашханәдә оныталар. Ялгыз калган кызны сәяхәтчеләр күреп ала, полициягә хәбәр итә. Әти-әниләре сәгать ярымнан соң гына, 150 км киткәч, хәлне аңлап ала. Кире килеп җиткәч, гаилә елашып кабаттан кавыша.

***

Өченчеләре боларын да уздыра: 3 айлык баланы диңгездә, кабартылган матрас өстендә калдырып, әти-әнисе кызынырга китә. Рәхәтләнеп кояшта кызынып ятканда гына исләренә төшеп, котлары оча. Бу вакытта кызларын диңгез дулкыны 1,8 км ераклыкка алып киткән була инде. Коткару хезмәте баланы катер белән эзләп таба. Ярый бала бу вакытта тыныч кына йоклаган була. Уянган булса, матрасны әйләндереп батып үлгән булыр иде.

***

Дүртенчеләре 4 яшьлек баласын аэропортта онытып калдырып, Парижга очкан. Бен-Гурион аэропортында 4 яшьлек баланы кибеттә табып алалар. Баксаң, аның әти-әнисе тагын 4 балалары белән Парижга очкан була. Билетны соңгы моментта гына алганга күрә, алар самолетның төрле зоналарындагы урыннарга урнаша. Һавага күтәрелгәч кенә 5нче баланың юклыгын абайлап алалар. Әле дә ярый кыз исемен-фамилиясен аэропорт хезмәткәрләренә әйтә ала. Аны икенче рейс белән Парижга әти-әнисе янына озаталар.

***

Ә бер ир-ат баласын вокзал каршындагы парковкада машинасының арткы утыргычында онытып, поездда китеп барган. Полиция хезмәте машинаны эзләп табып баланы коткара. Бәхеткә, бала белән берни булмаган. 20 минуттан әти кеше дә килеп җиткән.

***

34 яшьлек ир, эш атнасы беткәнен бәйрәм итеп, кафеда баласын онытып калдыра. Төнге 12нче яртыда күзәтү камералары аша аны кафе хезмәткәрләре күреп ала. Кыз бала башта урамда әтисе белән басып тора, җырлар җырлый, тротуарда сикерә. Аннары кафега кереп әтисе гамбургер

ашый, берүзе генә чыгып, кайту юлына юнәлә. Хезмәткәрләр әйтүенчә, ул бик исерек була, кызы артыннан чыкмакчы булгач аңа кычкырып кына ташлый. Кире керәм дип уйлый күрәсең, тик оныта. Полиция хезмәткәрләре ярдәмендә кыз әтисенә кире кайтарыла.

***

Әни кеше, яраткан пончикларын эзләп йөргәндә, баласын кибеттә оныта. Сан-Диего шәһәрендә яшәүче хатын 5 айлык баласы һәм сеңлесе белән пончик алырга дип кибеткә юнәлә. Пончикларның юклыгын белгәч хатын бик кәефсезләнә һәм кондитер бүлегендә автолюлькадагы баласын да онытып чыгып китә. Һәрвакыттагыча, 911 хезмәте ярдәме белән әни баласына кире кайтарыла.

Менә шундый хәлләр…

https://omet-rb.rbsmi.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев