Киборг-кеше Константин Дебликов: «Кулсыз килеш тә яшәргә әзер идем»
Аның терсәктән ике кулы юк. Алар урынына роботларда гына була торган протез. Моңа өстәп бу кешедә кулсыз калуын да мәзәк итеп сөйли алырлык ихтыяр көче бар. 28 яшьлек Костя-киборг (Константин Дебликов) үзен бер дә мөмкинлекләре чикле кеше итеп тоймый. «ВТ», Константин белән элемтәгә чыгып, гыйбрәтле язмышын бәян итүен сорады.
«Һәр яңа көн сабырлыкка өйрәтте»
2014 елның 15 августында Константинның бер мавыгуы бәхетсезлек белән тәмамлана. Утлы шоу вакытында аның кулында пиротехника шартлый. Шулай итеп Константин терсәктән кулсыз кала.
– Воронеж өлкәсенең Яңа Усмань бистәсендә бер туй мәҗлесендә «Fogo» дип аталган шоу-төркем белән берлектә чыгыш ясадым. 10 минутлык утлы шоу иде ул. Сәхнәдә пиротехника кулланып бер трюк эшлисе бар. Реквизитны алмаштырырга дип сәхнә артына кереп киттем. Кулымда пиротехник фонтан кабызып җибәрүем булды, ул шунда ук шартлады. Бәхеткәдер, башкалар зыян күрмәде. Мәҗлестәгеләр дә әлеге фаҗига турында белмәде дә диярлек. Шартлауның көчле тавышы гына ишетелде. Мин башта үзем дә берни аңламадым, авырту сизмәдем, колагым томаланган иде. Кулларыма карагач, аларны кире кайтарып булмаячагын аңладым, чөнки кул дигәнең инде юк иде, – дип искә алды Константин алты ел элек булган вакыйганы.
Аңа якындагы хастаханәдә операция ясыйлар. Битенә дә кыйпылчыклар эләгеп, зыян килгән була. Константинны тулы тормышка бары тик биоэлектрик протезлар гына кайтара алачагы көн кебек ачык. Димәк, ике кулына да протез кирәк. Һәркайсы – миллион сум. Ил төкерсә, күл булыр, диләр бит әле, Константинга да акчаны бөтен ил белән җыялар.
– Ул чакта әлеге вакыйганың сәбәпләре турында төпченеп уйлыйсым килмәде. Начар пиротехника эләккән, димәк, дидем. Минем тулы канлы тормышка кайту теләгем көчле иде. Протезлар яхшы булса, яңадан яза алырмын дип хыялландым. Мин бит – журналистика факультетын тәмамлаган кеше, – ди әңгәмәдәшебез. – Хастаханәдә уянгач та курку хисе кичермәдем. Ник алай булгандыр, әйтү кыен. Бәлки, тәрбиям, кешеләр йогынтысы тәэсир иткәндер. Әмма күңел бер нәрсә, ә баш миен алдап булмый бит: фаҗигане кабул итү озак елларга сузылды. Һәр яңа көн мине сабырлыкка өйрәтте.
Шунысы да кызык: Константин куллар урынына протез йөртә башлагач, аңа кызлар тарафыннан игътибар арта. Әле дә мәхәббәт аңлатып язалар икән. Әмма киборг-кешенең йөрәге протез түгел бит. Аны тиз генә алмаштырып булмый, диюем. Яна – аның йөрәген гомерлеккә яулаган бердәнбере.
– Мөмкинлекләре чикле кешеләр тиз арада башкаларның игътибарын җәлеп итә. Безнең ишеләргә кайда да: урамнан барасыңмы, чарада катнашасыңмы – кыргый җәнлек күргәндәй карыйлар. Алты елдан соң чит кешеләрнең «игътибар»ын алай ук авыр кабул итмим инде, миңа борылып карауларына күнектем, – ди Костя. – Мондый халәтемә якыннарым тиз ияләште. Берәү дә еламады, төшенкелеккә бирелмәде. Һәркем шундук эшкә тотынды: миңа протезлар өчен акча җыя башладылар, барысын да тиз тоттылар. Гаиләмә рәхмәт. Яна да гел янымда иде. Аңа да җиңел булмагандыр, билгеле. Бәхетсезлек очрагы миңа бәхетле киләчәк төзергә, акча эшләргә комачауламаячагына чынлап торып ышанды ул. Бу хәлдән соң бер ел узгач өйләнештек.
«Ә протезлар булмаса?..»
Константинның бу сорауга да җавабы бар һәм, бәлки, безнең өчен көтелмәгәнрәк тә иде:
– Протезлар булмасамы? Яшәр идем! Кулсыз килеш тә яшәргә әзер идем. Миңа уңыш елмайды, протезларны дәүләт хисабыннан алу мөмкин булды. Төрле төбәктә төрлечә бит. Ампутация, протезлар алу – мәшәкатьле эш ул. Минем Мәскәүдәге бер танышым, балачагында җәрәхәт алып, ике кул чугын да югалткан кеше. 10 елдан артык шулай яшәде. Бушлай протез ала алмыйча интекте. Кешедән тора ул. Протез юк, әмма кешечә яшисең килә икән, алардан башка тормыш итәргә өйрәнәсең. Ул да өйрәнде! Кибеткә дә йөрде, савыт-саба да юды. Авырмы бу? Авыр! Әмма мөмкин.
Протезлар, чын куллар булып күренсә дә, табигатьтән бирелгән әгъзаны алмаштыра алмый инде. Мәсәлән, кулларны теләсә ничек болгап, артык хәрәкәтләр ясап булмый.
– Төймә чишү, аяк киеменең бавын бәйләү – болар бик авырдан бирелә, шуңа да мин киенүемне дә үзгәрттем, шнурлы аяк киеменнән дә баш тарттым. Пластик картаны шома идәнгә төшереп җибәрсәм дә кыен. Бионик кулларның тырнаклары юк, картаны эләктерү катлаулы. Протез белән машина да йөрткәнем бар. Анысына гаҗәпләнәсе түгел, мондый мисаллар бихисап, – ди Константин.
Бионик кулларның уңай яклары турында да сорашабыз.
– Протезлар мускуллар киеренкелегеннән эшли. Иңбашымның мускулын киерәм дә, протезларга ачылырга-ябылырга мөмкинлек бирәм. Минемчә, якын киләчәктә протезлар күбрәк хәрәкәтләр эшли алачак, хәтта кешене интуитив рәвештә тыңлый да белергә өйрәнәчәк. Мин моңа өметләнәм, – дип сөйләде ул.
Аның берничә «кулы» бар инде хәзер. Һәркайсы билгеле бер максат өчен кулланыла. Мәсәлән, тренажер залына йөрү өчен бер төрле протез, барабанда уйнар өчен (әйе, Костя әле музыкант та!) – башкасы.
Ярдәм итү теләге
– Хәзер инде мин бүтәннәргә ярдәм итү, үз тәҗрибәм белән уртаклашуны кирәк дип таптым һәм бу юнәлештә эшлим. Кулсыз-аяксыз калу кешегә тормыш кыйммәтләрен, һәр мизгелнең мөһимлеген чынлап торып аңларга ярдәм итә, шул хисне тәрбияли. Мин һәркем тулы тормыш белән яшәсен дип телим, – ди әңгәмәдәшебез. Соңгы елларда биоэлектрик протезлар җитештерүче компанияләр белән хезмәттәшлек итә, протезга мохтаҗ булучыларга аны алырга булыша. Төрле конференция, очрашуларга да дәшеп кенә торалар үзен. «Лекцияләр белән чыгыш ясыйм. Чараларга «кул»ның кара төстәгесен «киям», – ди ул.
БЛИЦ-СОРАШТЫРУ – врезка
– Ашар алдыннан «кул»ларыгызны юасызмы?
– Хушландыргыч салфетка (влажная салфетка. – Ред.) белән сөртәм. Душ кергәндә «кул»ларны «салам».
– Бионик куллар гел салкынмы?
– Кышын – салкын, кояшта – кайнар.
– Бионик куллар белән каләм тотып матур итеп язу мөмкинме?
– Юк.
– Протезлардан ояласызмы?
– Әйе. Мин бу хисне бетерергә тырышам. Гадәттә, нинди дә булса эш эшләгәндә һәм сиңа күп кеше карап торганда оялдыра.
Чулпан Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев