Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КИЕМ… СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯН КИТЕРӘ

Организм эшчәнлеген боза, фигурага зыян салган ризыклар турында һәркем белә. Ә ризык кебек, киемнәр дә сәламәтлеккә ачыктан-ачык зыян салган киемнәр турында уйлап караганың бармы синең? Ә андыйлар да бар икән бит! «Кием иң мөһиме уңайлы булсын» дип кенә уйлаучыларга, аның зыяны турында да уйларга кирәк башта. Зыянлы киемнәрне даими рәвештә...

Организм эшчәнлеген боза, фигурага зыян салган ризыклар турында һәркем белә. Ә ризык кебек, киемнәр дә сәламәтлеккә ачыктан-ачык зыян салган киемнәр турында уйлап караганың бармы синең? Ә андыйлар да бар икән бит! «Кием иң мөһиме уңайлы булсын» дип кенә уйлаучыларга, аның зыяны турында да уйларга кирәк башта. Зыянлы киемнәрне даими рәвештә киюдән туктамасаң, аның нәтиҗәсе куркыныч булырга мөмкин. «Ялкын» бүген бу серләрне ача.

1. Пуш-аплы эчке кием

Күкрәкне зурайта торган эчке кием кан әйләнешен әкренәйтә, сөт бизләре тукымаларын кыса. Бу исә киләчәктә шешләр барлыкка китерергә мөмкин. Әлеге төр эчке киемне 12 сәгатьтән артык кияргә, җитмәсә, аны киеп йокларга ярамый. Бу киемне сатып алыр алдыннан да, аның сыйфатлы материалдан эшләнгәненә инанырга кирәк.

2. Тар джинсалар

Тар джинс һәм башка чалбарлар көтелмәгән әйберләргә китерә. Шешү, кан әйләнеше начараюы, ашкайнату белән проблемалар, тиренең оюы - бу боларның әле берничәсе генә. Табиблар тар чалбарларны корсет белән чагыштыра. Алар үсмерләр арасында хәтта «джинсалы оча» («джинсовый таз») дигән гыйбарә дә уйлап тапканнар. Даими рәвештә тар чалбар киеп йөри торган яшьләрнең сөякләренең формасы үзгәрә, алар хәтта җитәрлек дәрәҗәдә үсеп бетми. Ләкин мондый кием яшүсмерләргә генә түгел, башкаларга да куркыныч булырга мөмкин.

35 яшьлек Автралиядә яшәүче ханымга шушы джинсалар аркасында хастаханәдә ятып чыгарга да туры килгән, аның аяклары оеган була. Ул көне буе тар чалбар киеп йөргән, кич белән сөртенеп егылган. Һәм бары тик табиблар, аның тар джинсаларын кисеп, аякларының оеганлыгын баса алган. Хәзер, Аллага Шөкер, бу ханым йөри ала ди.

3. Артык биек үкчәле туфли һәм яссы табанлы аяк киеме

Без үкчәле аяк киемдә йөргәндә, авырлыгыбыз табан буенча тигез җәелми. Иң күп йөкләмә аяк бармакларына төшә. Шуңа шпилькаларда йөрергә яратучыларның аяк формасы үзгәрә. Биек үкчәле туфли аркасында умыртка сөяге дә интегә. Артрит, артроз, сөялләр, буыннарның үзгәрүе, варикоз, умыртка сөягенең кәкрәюенә китерә.

Тик тип-тигез табанлы аяк киеме дә зыянлы икән. Шуңа да аяк киме сайлаганда табанның бөгелгән җирен кабатлый торганын сатып алырга тырыш. Әгәр бик үк җайлы булмаган аяк киеме кияргә туры килә икән, махсус күнегүләр яса. Аякларны берничә тапкыр бөкләсәң, менә дигән физкультура булыр.

4. Вьетнамка

Шлепанцы яки вьетнамкасы булмаган кеше юктыр. Тик, бер карашка җиңел һәм бик уңайлы тоелган бу аяк киеме чынлыкта бик мәкерле икән. Британиянең санитария хезмәте әзерләгән чыгышта ел саен 200 мең хатын-кыз мондый аяк киеме кию аркасында килеп чыккан авырулардан дәвалана икәнлеге әйтелә. АКШның Обурна университеты галимнәре дә вьетнамкаларның сәламәтлеккә ачар йогынты ясавын дәлилләгән. Бу аяк киеме йөрешне үзгәртә. Шлепанцы аяктан очып китмәсен өчен, безгә кечкенә адымнар белән генә йөрергә туры килә. Бу буыннар тартылу, мускулларга йөкләмә төшү, шешенү, көзән җыеруга китерә икән. Шуңа да пляж өчен кирәк булган мондый аяк киемен озак киеп йөрмәскә кирәк.

5. Бер иңбашына кия торган авыр сумка

Модага зур сумкалар кергәч, кызлар бик сөенде. Имештер, анда бөтен кирәкле әйберне тутырып булачак. Шуңа хәзер көн саен алар бер капчык әйбер ташый. Баш, муен авыртуы тиктомалдан гына барлыкка килми. Сумка эленеп торган иңбашы өскә күтәрелә, умыртка дисклары да урыныннан кузгала. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, сумканы әле бер, әле икенче иңбашында йөртергә кирәк. Сумканың авырлыгы гәүдә авырлыгының 10 процентын гына тәшкил итәргә тиеш. Иң яхшы альтернатива - киң баулы рюкзак. Ә сумка яратсаң, аны сатып алганчы, тест үткәр. Үзеңә охшаган сумкканы бер кулыңа ал, икенчесе белән сумка төбенә кадәр сузыл. Әгәр синең кулың кереп батса, сумканың тирәнлеге терсәктән булса, яки тагын да өскәрәк менсә, монысы синең өчен түгел!

6. Арзанлы бизәнү әйберләре

Бәясе кыйммәт булмаган бизәнгечләр составында куркыныч металлар һәм химикатлар булырга мөмкин. АКШ галимнәре 14 төрле кибеттән алган 99 бизәнү әйберен тикшереп караган. Анализ шуны күрсәткән: бижутерия составында мышьяк, кадмий, кургаш (свинец) һәм терекөмеш бар. Боларның барысы да - тормыш өчен куркыныч.

Ә башка тикшеренүдә галимнәр Кытайда ясалган 103 бизәнгечнең 12 процентында кадмий бар икәнлеге ачыкланган. Ә ул иң агулы металл булып санала. Мондый бижутерияне озак киеп йөргәннән соң, сәламәтлек белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Әгәр бала аны йотса, шунда ук үләргә мөмкин. Шуңа да бизәнгечләрне сатып алганда, аеруча игътибарлы бул. Пирсинг өчен алкалар хирургия корычтан ясала. Муенсалар, беләзекләр, йөзекләр пластик яки арзанлы эретмәләрдән ясалырга мөмкин. Ләкин алар лак белән капланышрга тиеш.

Шуңа да бу киемнәрне бик сирәк очракта гына кияргә кирәк. Көндәлек тормышта куркынычсыз, уңайлы кием кияргә тырыш!

Үз-үзеңне кайгыртырга өйрән. Мода артыннан чабам, дип, сәламәтлегеңә зыян салма. Мода - бер көнлек, сәламәтлек - гомерлек. Чын матурлык модалы тар чалбарларда түгел, ә синең үзеңдә! Моның өчен сәламәт һәм бәхетле булу җитә!

Чыганак: http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X