Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Килен кеше ким кеше: кияү киленне имгәткәнче кыйнаган

Яңа елны каршылагач, кемдер рәхәтләнеп кунактан-кунакка йөри башлый, кемдер үзе туганнарын көтеп ала. Татарстанның «М» районының бер авылында яшәүче Самирхановлар гаиләсе дә елның беренче көнендә кунаклар көтә: шәһәрдән кыз белән кияү кайта. Сиринә әнисе белән эч серләрен уртаклашып мәш килә, яшь ярымлык балдан татлы оныкны да сөеп туймыйлар. Марсель кияү...

Яңа елны каршылагач, кемдер рәхәтләнеп кунактан-кунакка йөри башлый, кемдер үзе туганнарын көтеп ала. Татарстанның «М» районының бер авылында яшәүче Самирхановлар гаиләсе дә елның беренче көнендә кунаклар көтә: шәһәрдән кыз белән кияү кайта.


Сиринә әнисе белән эч серләрен уртаклашып мәш килә, яшь ярымлык балдан татлы оныкны да сөеп туймыйлар. Марсель кияү белән Сиринәнең бер туган абыйсы Илфир да бәйрәм артын «юалар». Көн кичкә авышкач, шактый гына салмыш Марсель белән Илфир урамга җыена башлый. Әмма аларның юлына Илфирның хатыны Мәдинә каршы төшә. Янәсе, көн салкын, йөрмәгез, машина белән чыгарга да куркыныч, «гаишниклар»га эләгүегез ихтимал.

Егыласымны белгән булсам, салам түшәп куяр идем, диләр безнең халыкта. Мәдинәгә дә бу сүзләре өчен кыйммәт түләргә туры килә. Ни өченме? Урамга чыгармаган өчен салмыш кияү Мәдинәне тибеп очыра. Бүген 29 яшьлек хатын район хастаханәсендә ята. Өч кабыргасы сынган. Эченә кан сауган булган, операция ясаганнар.

Кечкенә генә авылда килеп чыккан бу хәлләр турында безгә Мәдинәнең ахирәте Рания хәбәр итте.

- 1 гыйнвар көнне Мәдинә төнге уникенче яртылар тирәсендә өч тапкыр «дозвон» ясады миңа, - ди Рания. - Бу вакытта кеше хәл белергә шалтыратмый бит инде. Тиз генә аның номерын җыйдым. Трубканың аргы башында Мәдинәнең һәм балаларының (улына - 11, кызларына - 8 һәм 3 яшь) акырып елаган тавышы ишетелә. «Ни булды?» - дидем. Өзек-өзек җөмләләр белән кияү кеше кыйнавын әйтеп бирде. Баксаң, урамга чыкмагыз дигән сүзе ошамаган икән. «Син указ биреп утырма», дип Мәдинәне тибеп очырган. Ике метрлы галәмәт олы ир-ат янәшәсендә чебен кадәр генә ул Мәдинә. «Өйдә бер кеше дә юкмыни?» - дип сорадым. «Барысы да кияүне тынычландырырга чыгып чаптылар», - диде. Иң кызыгы: ире хатынын яклап арага кермәгән. Тибү генә бер хәл, Мәдинәнең кызы әйтүенчә, чана белән дә китереп томырган кияү кеше. Мәдинә аңына килгәндә, янында өч баласы елашып утыра торган була. Үзе каенанасының: «Нишләвең бу? Хәзер кеше кыйнарга керештеңмени?» инде дигән сүзләрен дә хәтерли. Кай җирең авырта дигәч, «бөтен җирем» дип елады мескенкәй. Фельдшерны чакырт, дидем, «кыенсынам» диде. Әйдә, мин киләм, дигәч тә каршы төште. Курыкты. Шулай да төнлә фельдшерны чакырткан үзе. Аның сүзләренчә, бөтен җире кып-кызыл була Мәдинәнең. Икенче көнне дә кара янган эзләр күренми. Иң куркынычы да шул: тән күгәрми, ә кан хатынның эченә җыела. Фельдшер «избиение» дип, районга барырга юллама бирә Мәдинәгә.

Әмма хатынны хастаханәгә алып баручы булмый. Икенче көнне иртән Рания шалтыратып хәлен сорый. «Эчем бик авырта» дигәч, Рания ире белән хастаханәгә алып китә Мәдинәне.

- Анализлар тапшырып, ренгтген төшеп, УЗИга күренгәнче төш вакытлары җитте. Тик бу вакытка кадәр Мәдинәнең өеннән берәү дә шалтыратмады, гафу үтенүче дә юк. Бик сызланды үзе. Сул як кабыргасына, эченә тию белән акырып-акырып җибәрде. Табиблар полициягә язарга кушты. Бәлки шалтыратырлар, бәлки кияү гафу үтенер дигән өметләре шартлап сынды Мәдинәнең. Хокук яклау органына гариза язды. Ул да түгел, хирург чыгып: «Срочно операциягә әзерләнегез», - диде. Мәдинәне алып кереп киттеләр. Мин исә авылга хәбәр итәргә дип, Мәдинәнең иренең номерын җыйдым. Килделәр. Абыйсы белән килгән Илфир. Әмма аңа хатыны пычак астында ятса ни дә, ял итеп ятса ни. Исерек. Хәтта хастаханәдә эчүдән дә тартынып тормады. Өч баласының газиз әнисе үлем белән тартышып, калтырап ята. Ә бу хәмер чөмерә! Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: операция булгач, кешене сакларга кирәк бит. Әмма моның хакында уйламаганнар булса кирәк. Мәдинәне сакларга кеше килмәде. Янында мин утырдым. Соңрак гаиләсе белән абыйсы кайтып җитте. Төнгә сакларга туган апасы калды. Калган көннәрдә без - дуслары чиратлашып карадык.

Берничә көннән соң чөй өстенә тукмак: Мәдинәнең өч кабыргасы сынуы билгеле була. Табиблар әйтүенчә, шеш аркасында ул күренмәгән икән.

Әлеге хәлләргә ике көн үткәч, әти-әнисе белән кияү дә килә хастаханәгә. Гаризаны алырга үгетләү өчен. Иң кызыгы шул: Мәдинәнең дусларына табиблар күрешү өчен санаулы минутлар гына бирә, ә кияү һәм аның командасы палатада сәгатьләр буе утырып чыга икән. Бу вакыйгада кызыклы хәлләр шактый. Мәсәлән, ир дигән кеше шушы көннәрдә генә яңалык ача хатынына. «Синең өч кабыргаң түгел, икәү генә сынган икән бит! Авыруың да җитди түгел, өйдә ятсаң да тереләсе булгансың!» Боларны ир каян белгән соң дисезме? Күрәзәче әйткән!

Мәдинә белән Илфир бер-берсен балачактан ук белә. Кыз әти-әнисе белән бу авылга күченеп кайта. Алар бер бакчага йөриләр, бер мәктәптә укыйлар. Матур гына очрашып йөреп, гаилә коралар. Табак-савыт шалтырамый тормыйдыр, әмма авылдашлары аларны матур яшиләр дип бәяли. Илфир белән хатыны аңлашып гомер итә. Тик шушы вакыйгада гына ирнең хатын яклы булмавы гаҗәп.

Шомлы төннең шаһитлары - балалар да полициягә әниләрен яклап бер сүз әйтмәгән. Янәсе, берни күрмәгәннәр, өйдә беркем булмаган, балалар ул вакытта йоклаган.

- Мин дөресен сөйләмәкче идем, дәү әни йодрык болгады, дип әйткән балаларның берсе, - ди Рания.

Хәер, ир, ниһаять, хатын фикерен куәтли булса кирәк. «Гаризаңны ал да дип әйтмим, алма да димим - кысылмыйм, үзең хәл ит» дигән.

Мәдинә әлегә хастаханәдә. Гадәттә, кеше моннан котылу көнен бармак бөгеп көтә. Әмма кыйналган хатынның өйгә кайтасы килми. Гүя, чат саен шул 1 гыйнвар вакыйгасы сагалап тора аны.

- Мәдинә - гади инде ул. Башта авыртудан еласа, хәзер Марсель белән арасы бозылудан куркып елый. Гаризасын кире алырга да күп сорап тормас. Әмма чит кешенең имгәткәнче кыйнавын гына оныта алырмы? - ди Рания.

P.S.: Язмада исем-фамилияләр үзгәртелде.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев