Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Киленнәр кайнана туфрагыннан…

Урам башыннан Нурия апа Әхмәтҗанова кайсы йортта яши икән дип, эзләп йөргән мәлдә, капка төбенә хуҗабикә үзе дә чыгып җитте. Пөхтәлек, чисталык капка керүгә башлана. Заманча, җылы йортта безне Гөлсинә әби каршылады. Күзләре яшьле булса да, ачык йөзле әби, ишек бусагасын үтүгә киленен мактый башлады. Бер-бер артлы ике улын югалткан...

Урам башыннан Нурия апа Әхмәтҗанова кайсы йортта яши икән дип, эзләп йөргән мәлдә, капка төбенә хуҗабикә үзе дә чыгып җитте. Пөхтәлек, чисталык капка керүгә башлана. Заманча, җылы йортта безне Гөлсинә әби каршылады. Күзләре яшьле булса да, ачык йөзле әби, ишек бусагасын үтүгә киленен мактый башлады. Бер-бер артлы ике улын югалткан ананың, бүген төп таянычы, терәге Нурия апа. Сауш кызы Нурия унынчы сыйныфны тәмамлагач, әти-әни ялгыз кала дип иптәшләре кебек читкә китми.Әнисе Тәүхидә ханым гомер буе хуҗалыкта хезмәт куя. Нурия апа да, әнисе юлыннан китә. Терлекчелек тармагына эшкә керә.

1987 елда Алан егете Марсельгә тормышка чыккач та, җиңел эш эзләп вакыт үткәрми. Фермага сыер саварга төшә. Нурия апа Алан авылына килен булып килгәндә, Гөлсинә ханымның кайнанасы да исән була. Уртак тел табып, тыныч кына кайнана белән гомер итә торгач, 27 ел үтеп тә киткән. Нурия апа: «Кайнана Гөлсинә үз әнием кебек якын, балалар үстергәндә һәрчак ярдәм итте. Иртә китәбез, соң кайтабыз. Эштән арып кайтканда чәй кайнаган, аш пешкән була».
Хуҗалыкта мал туар, кош-корт күпләп асрала. Хезмәттән курыкмаган гаиләнең, тормышы да күпләргә үрнәк. Тәрәз төбен гөлләр бизи, урамда чәчәкләр үсә. Балалар камыр ризыгы ярата дип, өйдәгеләр йокыдан торганчы өчпочмак, вак бәлешләр пешерә. Өйдәгесенә, эшенә дә өлгерә. Кулдашы Кифая ханым белән ул 66 сыер сава. Сәгать телләре иртәнге дүрт тулып киткәч, хезмәткә тотынган Нурия апа сигез тулганда гына эшен тәмамлый. Төш вакытында малларны ашатып, эчертеп киләләр. Санаулы вакыт тиз үтә, ул арада кичке савымга да барырга вакыт җиткән була. Нурия апа белән аралашканда вакытның ничек тиз узганлыгы сизелмәде дә. Язмам герое пар канатын югалткач, чәчләренә көмеш йөгерсә дә, мөлаемлеген югалтмаган. Ике кызына, улына, өлкән яшьтәге кайнанасына терәк булып яшәүче Нурия Әхмәтҗанова тормыштан зарланырга яратмый, булганына шөкер итә.
Үз сүзендә торучы кыз
Бу көнне Нурия апаның кулдашы Кифая Хәбибуллина белән дә күрешергә насыйп булды. Кифая апа 32 ел инде терлекчелек тармагында хезмәт куя. Баландыш кызы, мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп башкалага юл тота. Эшкә урнашып, шәһәр тормышына ияләнсә дә, туган ягы сагындыра. Озак уйлап тормый Кифая апа, сумкасын тутыра да Казаннан Баландышка кайтып китә. Әнисе кызын әрләсә дә, үз сүзендә торучы кыз фермага сыер савучы булып урнаша. Үзе дә терлекчелектә хезмәт куйган әнисе: «Озак эшли алмассың кызым», - дип борчылуы юкка була. Тынгысыз, тырыш Кифая үзенең җитезлеге белән өлкән савымчыларны да сокландыра. Тормыш юлдашы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кайнана, кайната белән 25 ел бер йортта гомер кичерәләр. 87 яшьлек кайнанасы Мөршидә апа бүген дә хуҗалыкның су башнясына су җибәрә. Кифая апа бу эшне булдыра алмам дип, куркып торучылардан түгел. «Аның эшләгәнен күрмисең дә, һәр эшне тиз арада берүзе башкарып куя», ди аны мактап Мөршидә әби. Әйе, хуҗалыкта эшнең исәбе-хисабы күренми. Бәрәңгене яхшылап эшкәртәсе, яшелчәне үстерәсе. Аңа өстәп кош-корт исәпсез. Хәбибуллинар гаиләсе умарта тотып, үз баллары белән дә сыйлана. «Хәзер, терлекчелек тармагында эш азмы-күпме җиңеләйде. Техника белән күпчелек эш башкарыла. Эшләгәнгә карап, хезмәт хакы вакытында бирелә. Авыл җирендә терлек күп асрала. Печән табу да проблема түгел, «Алан» хужалыгы житәрлек күләмдә бирә», - диде Кифая апа. Йорттагы җылылыкны, тынычлыкны булдырган Кифая Хәбибуллина эшендә, өендә дә өлгерә. Без аларга килгән көнне дә, өчпочмак, бәрәңге пәрәмәченең тәмле исе бар урамга таралган иде.Өлгерә дигәннән ул фермага да велосипедта барып кайта.
Эшләре авыр булса да, күңелләре һәрчак көр, гади, ачык Нурия, Кифая апалар белән аралашкач, күңелләр күтәрелде. Аларга авыр эшләрендә сабырлык кына юлдаш булсын дип телисе килә, бу хезмәт һәркемнең дә кулыннан килми шул дип уйлап куйдым шәхсән үзем. Иртәнге сәгать дүртенче яртыда торып эшкә бару, бәйрәм, ялсыз эшләү үзе генә дә ни тора…
Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев