Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев ни дип җавап бирә

"Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый...

"Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый алмыйм. Миңа нишләргә?" - дип сорый Казаннан бер кыз.


Теләче имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавабы:


-Бу кызга ирләр азрак булган эш урыны сайларга киңәш итәм. Иң беренче, шайтанга юлны бетерер өчен, үз алдына кияүгә чыгу максатын куярга кирәк. Чөнки, ир-атлар коллективында эшли икән, барыбер коткы дигән әйбер бар бит, күңелгә керүе бар. Гөнаһка төшмәс өчен гаилә кору турында ныклап уйланырга тиеш. Ир хатыны булгач, хезмәттәшләренең дә аңа карата фикере башкача була. Мөселман егетенә кияүгә чыга икән, бәлки, бөтенләй эшкә дә чыгармас.

Күңеле тыныч түгел, яисә, шәригатькә каршы килми микән дигән шиге бар икән, чыннан да ул нәрсәдән качарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: савапны беләсең килсә - ул гамәлне эшләгәч, кешеләр сөйләсә, кешеләр күрсә дә, күңелеңдә авырлык булмас, ә гөнаһны беләсең килсә - эшләгәндә дә авыр, кешеләр күрер, кешеләр сөйләр дип, күңелеңдә шик булыр, ди. Шуңа күрә бу очракта, иң хәерлесе эшен алыштыру.


Сүз дә юк, җайлы гына эш әзерләп куймаганнар. Әмма, Казанда яшәүчегә эш табарга мөмкинлекләр күбрәк. Без барыбыз да беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләргә, гамәл кылырга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә кыен булса да, Аллаһ Тәгалә үзе юлын ача, җиңеләйтә, чишелә. Бу кыз бала эшен алыштыру җаен карасын.

ЗӘМИРӘ СӘМИГУЛЛИНА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев