Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көлү ярдәмендә дәваланабыз!

Көлү ярдәмендә дәвалану дөньяның күп илләрендә киң таралган. Германиядә, әйтик, клоун-табиблар авыру балалар янына махсус йөри, ә Һиндстан табиблары исә көлүнең махсус йогасын уйлап чыгарганнар. 1 минут көлү 1 кг бәрән итен алыштыра дип тә әйтәләр бит әле! Шулай да көлүнең сәламәтлек өчен нинди файдалы үзлекләре бар икән? Депрессиядән коткара...

Көлү ярдәмендә дәвалану дөньяның күп илләрендә киң таралган. Германиядә, әйтик, клоун-табиблар авыру балалар янына махсус йөри, ә Һиндстан табиблары исә көлүнең махсус йогасын уйлап чыгарганнар. 1 минут көлү 1 кг бәрән итен алыштыра дип тә әйтәләр бит әле! Шулай да көлүнең сәламәтлек өчен нинди файдалы үзлекләре бар икән?

Депрессиядән коткара
Көлгән вакытта битнең мускуллары нерв системасына һәм баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган үзенчәлекле импульслар җибәрә, нәтиҗәдә кәеф яхшыра. Бары елмаеп кына тору да депрессиядән котылырга ярдәм итә.

Яшәртә
Күбегезгә: «Күп көлмә, алайса битеңдә вак җыерчыклар барлыкка киләчәк», - дип әйткәннәре бардыр. Ышанмагыз бу сүзләргә! Акча түләп, матурлык салоннарына барганчы, рәхәтләнеп бер көлеп алсагыз, күпкә файдалырак. Көлгән вакытта бит тиресенә кан яхшырак килә, димәк, бит алмалары өстәмә туклану ала, тыгызлана һәм биткә матур алсулык йөгертелгәндәй була.

Иммунитетны ныгыта
Бүгенге көндә табиблар шуны раслый: көлү, чыннан да, иммунитетны ныгыта һәм күп кенә, шул исәптән онкологик авырулар белән дә көрәшергә ярдәм итә.

Йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалый
Көлү, физик күнегүләр кебек үк, йөрәк өчен бик файдалы. Биш кенә минут көлеп алу да кан басымын түбәнәйтә, бу исә гипертония белән авыручылар өчен менә дигән шифа.

Буй-сынны матурайта
Көлү - мускуллар өчен аэробика да, эчке органнар өчен массаж да булып тора. Көлгән вакытта холестерин кими, сулыш алу нормальләшә, кан әйләнеше яхшыра. Көлгәндә арка, эч һәм аяк мускуллары аеруча да каты эшли.
Сәламәтлекне ныгытыйк әле: рәхәтләнеп бер көлеп алыйк!

Чыганак: https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев