Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көн дә балага әйтергә кирәк сүзләр

1. "Мин сине яратам". Балагызга 2 аймы, 15 яшьме - ул бу сүзләрне ишетергә тиеш. Сүз белән генә булмый, әлбәттә, бу сүзләрне эшләр белән ныгыту да мөһим: аның белән күбрәк вакытны бергә уздырырга, аны тыңларга, проблемаларын бергәләп чишәргә тырышырга кирәк. 2. "Әле ярый безнең балабыз булып нәкъ менә син тудың"....

1. "Мин сине яратам". Балагызга 2 аймы, 15 яшьме - ул бу сүзләрне ишетергә тиеш. Сүз белән генә булмый, әлбәттә, бу сүзләрне эшләр белән ныгыту да мөһим: аның белән күбрәк вакытны бергә уздырырга, аны тыңларга, проблемаларын бергәләп чишәргә тырышырга кирәк.

2. "Әле ярый безнең балабыз булып нәкъ менә син тудың". Кечкенәдән үк бала үзенең бу дөньяда кабатланмас булуын аңлап үсәргә тиеш. Бу бигрәк тә күп балалы гаиләдә үсүчеләр өчен мөһим, аңа әти-әнисенең мәхәббәте бөтенесенә дә җитүен аңлатырга кирәк.

3. "Син барысын да булдырачаксың". Гади генә мәсьәләләр дә балага бик катлаулы һәм чишеп булмастай булып тоелырга мөмкин. Шул сәбәпле, әти-әнисенең аңа карата ышаныч белдерүе бик мөһим.

4. "Көнең ничек узды?". Көн саен ни дә булса булмый калмый. Бала бу сорауга ияләшеп, үзе үк сезнең белән көнен ничек уздыруы турында сөйли башлаячак.

5. "Кил, кочаклыйм". Вирджиния Сатир исемле психолог баланы көн дәвамында аз дигәндә 3 тапкыр кочакларга кирәк, ди. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кочаклашу стрессны ала, сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итә.

6. "Мин һәрчак синең белән". Авыр ситуацияләрдә баланы үсендереп тору мөһим. Үзегезнең аңа ярдәмгә килергә һәрчак әзер булуыгызны исенә төшереп торыгыз.

7. "Син акыллы". Чөнки баланың үз-үзенә бәясе түбән булырга мөмкин.

8. "Рәхмәт!" Балагызга рәхмәт әйтергә онытмагыз. Сезгә ярдәм итәргә тырышуын бәяләгез.

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев