Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көн саен китапханәгә йөрүче Алсу Фәтхиева: «Беренче көндә үк гашыйк булдым»

Көн саен диярлек килеп йөргән Алсуга без, китапханәчеләр, шулкадәр ияләштек, көннәрдән бер көнне ул күренми башлагач, аптырап калдык. Дөресрәге, югалттык үзен.

«Вакыт җиткереп булмый: уку башланды бит, дәресләр күп, имтиханнарга әзерлек башладым. Ялларда килсәм генә инде», – диде ул килгәч, аклангандай.
Бер килүендә Алсу белән иркенләп сөйләшеп утырдык. Түбән Камага алар моннан берничә ел элек Уфадан күченгән икән.
– Сигезенче сыйныфка килдем. Түбән Камада туганнар күп, еш кына кунакка килә идек. Ошады бу шәһәр, әни күчәргә булды. Мин дә каршы килмәдем. Тукай паркында йөргәндә зур тәрәзәле китапханәгә күзем төште, тик керә алмадым, чөнки китапханәнең эш сәгате тәмамланган иде. Икенче көнне йөгереп диярлек килдем һәм мондагы матурлыкны күреп телсез калдым. Уфада без яшәгән йорт янында китапханә бар иде, тик аны сезнеке белән чагыштырып булмый инде. Беренче көндә үк гашыйк булдым, бер көн бармый калсам, эшләнмәгән мөһим эшем кала кебек, – ди ул.
Алсу Фәтхиева быел унберенче сыйныфта укый, теләге – тәрҗемәче булу. Инглиз телен бик яхшы белә.
– Безнең класс инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Матур әдәбиятны да шушы телдә укырга яратам. Шулай ук тарих, психология, XIX һәм XX гасыр әдәбияты белән кызыксынам. Өйдә дә укырга мөмкин анысы, әни дә шулай ди, тик китапханәдә бөтенләй башка атмосфера. Монда барысы да, бер-берсенә комачауламас өчен, пышылдап кына сөйләшә. Уңайлы эш урыны, китаплар…
Яшьләр китап укырга яратмый, дибез. Китапханәдә эшли башлагач, моның дөреслеккә туры килеп бетмәвен аңладым. «Гомумиләштереп әйтергә ярамый, мин китап­ханәнең уку залында яшьләрне күрәм, классташларым да килә бирегә», – ди Алсу.
Әйе, укый яшьләр, психология, тарих белән кызыксыналар. Ленин, Маркс, Энгельс хезмәтләрен сораучылар да бар. Кыскасы, һәркемнең үз мантыйгы.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X