Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кодагыйны яратмыйм-"Акчарлак"

Без - батырып эшләп, борыныбыз белән җир сөреп яшәүче авыл кешеләре. Ирем белән утыз ел гомер кичерү дәверендә ниләр генә эшләмәдек. Күпләп бәрәңге, җиләк-җимеш утыртып, базарда да сатып йөрдек. Каз-үрдәк тә үстереп карадык. Хәзер менә таналар тотабыз. Авылда эш юк, әмма ничектер яшәргә кирәк, балалар да бар бит әле. Кызыбыз...

Без - батырып эшләп, борыныбыз белән җир сөреп яшәүче авыл кешеләре. Ирем белән утыз ел гомер кичерү дәверендә ниләр генә эшләмәдек. Күпләп бәрәңге, җиләк-җимеш утыртып, базарда да сатып йөрдек. Каз-үрдәк тә үстереп карадык. Хәзер менә таналар тотабыз. Авылда эш юк, әмма ничектер яшәргә кирәк, балалар да бар бит әле. Кызыбыз шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Егетнең әти-әнисен беренче тапкыр безгә кыз сорарга кайткач күрдек. Моңарчы җае туры килмәде, чөнки кодагый да бик каты эшли торган кеше булып чыкты, Казанның бер район мәгариф бүлегендә хезмәт куя икән.

Килеп керде болар. Шәһәр кешесе әллә кайдан аерылып тора инде, 56 яшендә булуга карамастан, кодагый да бик чибәр, нечкә билле, гәүдәсе дә кызларныкы кебек. Беренче карашка бик тәкәббер тоелды ул. Улына туктаусыз кисәтү ясап тора. Әле башына кимәгән, әле кычкырып сөйләшә, әле артык күп ашый.

Булачак кияү иремнең күңеленә хуш килде. Чөнки абзарга чыгып, аңа булышып йөрде. Кода дигән кеше генә яңа килгән "Акчарлак"ны укып утырды. Кодагый да урыныннан кузгалмады. Әллә аш бүлмәсендә булышыр, пирогларны булса да кисәр микән дигән идем. Ул да булмый, кызым яңа күлмәген киеп чыкты. Шунда кодагый: "Каян алдың, миңа да кирәк иде", - дип кызыма чат ябышты. Аннан, кызыл тырнаклары белән чәчләрен төзәтте дә, иренә әле тегене, әле моны алып килергә куша башлады. Чәй сорады, аяк киемен юарга кушты. Ире йөгереп кенә йөрде. Хатынының аяк киемен дә юды, чәй дә ясап китерде. Пәлтәсен дә кигерде.

"Бу хатын балаларның тормышына кысылып җәфалар инде", - дип уйлаган идем, киресенчә булып чыкты. Туй кафеда узды. Артистлар җырлап, ашарга ташып тордылар. Кодагый гына туйга соңга калды. Чәчен-күзен ясатып яткан икән. И-и, мин әйтәм, син дә хатын-кыз булып йөрисең инде. Ярылып беткән кулларым өчен оялып утырдым. Чәчемне кызым буяган иде, анысы ярап торды. Аннан, безне буяп кына төзәтеп булмый, абзарда мал асты чистартып, сыер савып, бәрәңге китмәнләп бөкрәеп беттем инде. Кодагый гына башын югары чөеп, төп-төз басып, арт якларын уйнатып йөрде. Бу безнең өчен ояла торгандыр дип тә уйладым. Рәхмәт, сиздермәде.

Туйдан соң кода-кодагый белән очрашмадык. Балалар үзләре кайтып йөрде. Кодагыйлар кунакка чакырмады. Күптән түгел кызым ир бала алып кайтты. Менә шуннан соң башланды инде мәхшәр. Кызыбыз әле "бала авырый", әле "хатын-кызлар консультациясенә барасы бар, килегез" дип шалтыратырга кереште. Кукмара белән Казан терәлеп тормаса да, чакырган саен ирем белән бара башладык. Абзар тулы мал. Әле теге, әле бу күршеләргә әйтеп калдырабыз. Кич әйләнеп кайтабыз. Ул бензинга киткән акча! Машинабыз да иске. Дөбер-шатыр йөрибез. Барган саен сумка тутырып ит, сөт, май алып барабыз. Ирем бала карый, мин өстәл тутырып ашарга пешереп куям.

Кызымнан бер көнне: "Кодагый кайда соң, нигә ул да булышмый?" - дип сораган идем, йөз сүзгә җитте. Янәсе, ул эшли, эше җаваплы, вакыты юк, шимбә-якшәмбе көнне әле массажга, әле тырнак буятырга, тагын әллә нинди залларга йөри икән. Исләр китмәле инде!

Соңгы баруыбызда юлга чыккач шалтыратып, кода-кодагыйны да чакырдым. Балалар фатир "снимать" итеп торалар. Килделәр болар. "Диетада" дип, мин пешереп алып килгән камыр ризыкларына якын да килмәде. Аның урынына, "тәмле" дип бер табак ит ашады. Итне кызганып әйтүем түгел, балаларның суыткычы тулы, килеп пешерешсә, бала кечкенә чакта ярдәм итсә була бит инде!

Кодагый үзе каты сугылмый, елмаеп кына тора. Ачуланышып та булмый аның белән! Ничек шул кешегә каты бәреләсең инде? Ирем кайтыр юлга чыккач: "Нигә ачуланышып вакланып торсын ул синең белән, безне кешегә дә санамый бит ул", - диде. Шуннан бирле йокым качты. Мин дә надан хатын түгел. Торган йортыбыз да Аллага шөкер, бәдрәфкә кадәр өйдә, мунчабыз, абзар тулы малыбыз бар. Кодагыйларның әллә ниләре юк, өч бүлмәле шәһәр фатиры, кирәк-яраклар гына.

Бу нәрсәдән килә икән? Ата-анасы шулай тәрбияләгәнме? Үзе шундый булып туганмы? Тырнакларын да буясын, массаж да ясатсын, әмма балаларга шундый карашта булырга тиешме соң әни кеше? Анда минем кызым гына түгел, аның улы да яши! Онык та безнеке генә түгел!

Зөлфия, Кукмара.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев