Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Коммуналь түләүләрне электрон портал аша башкаруның өстенлекләре турында

Бүген электрон хезмәтләрнең өстенлеген берәүгә дә исбатлап торасы юк. Төрле түләүләрне чират тормыйча гына, өйдән торып башкарабыз. Шул исәптән ай саен башкарыла торган коммуналь түләүләрне дә. Кызганыч, әлеге уңайдан райондашларыбызның активлыгы җитеп бетми. Шуңа да без аларны активлыкка чакырып, коммуналь түләүләрне өйдән чыкмыйча USLUGI.TATAPSTAN.RU порталы аша түләргә чакырып калабыз. Муниципаль...

Бүген электрон хезмәтләрнең өстенлеген берәүгә дә исбатлап торасы юк.

Төрле түләүләрне чират тормыйча гына, өйдән торып башкарабыз. Шул исәптән ай саен башкарыла торган коммуналь түләүләрне дә. Кызганыч, әлеге уңайдан райондашларыбызның активлыгы җитеп бетми. Шуңа да без аларны активлыкка чакырып, коммуналь түләүләрне өйдән чыкмыйча USLUGI.TATAPSTAN.RU порталы аша түләргә чакырып калабыз.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Миңнегулов белдергәнчә, беренчедән, бу ысул уңайлы һәм файдалы. Икенчедән, чират торасы юк, вакыт янга кала, нервлар да бетми. Шул вакытта түләү кәгазенең күчермәсен дә чыгарып алырга мөмкин. Моннан тыш, электрон ысул белән түләгәндә, хисаплагыч күрсәткечен дә "утыртырга", түләү суммасын үзеңә ярашлы итеп үзгәртергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев