Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Компьютер уеннары… файдалы?!

Тирә-юньдәгеләр компьютер уеннарының зыяны хакында сөйли. Имеш, алар баланың ныгып җитмәгән акылына зыян сала. Әгәр дә сез тиешле бер вакыт билгеләп артыгын уйнатмыйсыз икән, компьюҗтер уеннарының бер зыяны да юк. Әле ул гына да түгел, уеннар аша бала логик фикерләү сәләтен үстерер, үз-үзендә ышаныч хисе тояр. Бу турыда тулырак сөйләшик....

Тирә-юньдәгеләр компьютер уеннарының зыяны хакында сөйли. Имеш, алар баланың ныгып җитмәгән акылына зыян сала. Әгәр дә сез тиешле бер вакыт билгеләп артыгын уйнатмыйсыз икән, компьюҗтер уеннарының бер зыяны да юк. Әле ул гына да түгел, уеннар аша бала логик фикерләү сәләтен үстерер, үз-үзендә ышаныч хисе тояр. Бу турыда тулырак сөйләшик.

Һәр нәрсәнең чамасы бар. Идеаль вакыт - көненә 40 минут. Сәгать ярымга кадәр компьютер артында утырса була әле, ә менә 2 сәгатьтән артса инде зыянга китә дигән сүз. Шуңа да режимны саклагыз.

1. Видеоуеннар биремнәр үтәргә өйрәтә

Заман видеоуеннары виуаль яктан бик бай, якты, детальле. Минут саен бала алдына яңа бурычлар куела, ул аларны үтәргә өйрәнә. Әле бит анда тиешле вакытка да сыешырга кирәк!

2. Видеоуеннар балада максатчаклык тәрбияли

Статистика буенча, уен вакытының 80% җиңелүгә сарыф ителә. Гел җиңелгәч ник балалар гел уйный соң? Җавап бер - максат бар. Шуңа ирешү теләге баланы алга әйди.

3. Видеоуеннар аралашырга өйрәтә

Видеоуеннар арасында онлайн-уеннар лидерлар рәтендә. Анда бала үзе генә түгел, үзе кебек уенчылар белән уйный, аралаша. Конфликтлардан читләшергә, туган мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә.

4. Видеоуеннар игътибарлылыкны арттыра

Уен баланы ял иттерә. Укудан арып кайткач бала шул рәвешле ял итә. Игътибарлылык өчен дә уен шәп күнегү: уенчының игътибары бер вакытта 6-7 объектка юнәлә.

5. Видеоуеннар инициативалы кешеләр тәрбияли

Гадәттә, уеннарда кагыйдәләр юк. Бурыч һәм максатлар бар, кагыйдәләр юк. Аны ничек ирешәсен үзеңә хәл итәргә кала. Бу балада креатив, инициатива тәрбияли, фантазия үстерә.

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X