Теләче Информ

Космонавт Нейл Армстронг: "Айда азан тавышы ишеттем..."

Космонавтика көне якынлашып килү уңаеннан сезнең игътибарга Мәгариф Раяновның "Айда азан ишеттем"... дип аталган бик тә гыйбрәтле автобиографик язмасын тәкъдим итәбез. Айда азан ишеттем... «Ий кеше вә җен таифәсе! Әгәр көчегез җитсә, Җир вә Күкләр читеннән үтеп китәргә, Ягъни космос бушлыгына чыгарга, Үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә...

Космонавтика көне якынлашып килү уңаеннан сезнең игътибарга Мәгариф Раяновның "Айда азан ишеттем"... дип аталган бик тә гыйбрәтле автобиографик язмасын тәкъдим итәбез.

Айда азан ишеттем...
«Ий кеше вә җен таифәсе!
Әгәр көчегез җитсә, Җир вә Күкләр
читеннән үтеп китәргә,
Ягъни космос бушлыгына чыгарга,
Үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр
күп көч вә күп белем, күп мал белән
үтәрсез».
(Әр Рахмән сүрәсе, 33нче аять)

Космос белән турыдан-туры бәйле булган техника өлкәсендә эшләп, инженер вазифаларын башкарган елларым еракның еракларында, узган гасырның 60нчы еллары башында ук калса да, бүгенгедәй күз алдымда.

Яшьлек дәрте, яшьлек хыяллары канатында ару-талуны белмичә эшләгән еллар... Мин эшләгән «Прогресс» заводы, мин эшләгән коллективтагы барлык кешеләр дә шундыйлардан кебек иде.

Космосны билгеле дәрә¬җәдә үзләштерү өчен төзелә торган техниканың һәм анда кулланылган иң алдынгы технологияләрнең барлык этапларын да бергәләп үтеп, иң якты, иң зур өметләр белән сугарылган хыялларның «җимеше» - «Энергия-Буран» ракета комплексын, Казахстан далаларының гүзәл Сыр-Дарья елгасының зифа буйлы камышлары белән бизәкләнгән ярларында урнашкан Байконурга ук барып җитеп, шунда төзеп бетерергә насыйп булды.

1988 елның 15 ноябрендә, күп тапкырлар урап кайтмалы « Энергия-Буран» космик корабле Байконурның иртәнге күгенә күтәрелеп, 206 минут дәвамында Җир шарыбызны ике тапкыр урап чыкканнан соң, дөньяда беренче тапкыр автоматик режимда Байконур космодромына искиткеч төгәллек белән төшеп утырды.

Космодромның «Буран» төшеп утырасы «юлларын» иң югары дә¬рәҗәдәге технология ысулларын кулланып төзүчеләр арасында безнең якташларыбыз - майор Рим Гаскәров, Иршат Гыймазетдинов һәм Харис Сәгыйтовларның да булганын искәртеп үтсәм, хикәятемнең төп темасыннан читкә тайпылу кебегрәк кабул ителмәс дип ышанам.

«Энергия-Буран» космик ракета комплексы 18 ел дәвамында аны төзегән барлык кешеләрнең зур җиңүе иде. Бу зур казаныш космик техника өлкәсендә эшләүче белгечләрне, галимнәребезне, инженер-конструкторларны, хәрбиләрне һәм завод коллективында эшләүче барлык хезмәткәрләрне канатландырып җибәрсә дә, шатлыгыбыз озакка сузылмады...

«ЦСКБ-Прогресс» генераль директоры А.Н. Кирилинның сүзләренә караганда, «Энергия-Буран» космик ракета комплексын төзегәндә 1 миллион 200 меңләп кеше катнашкан, 12 миллиард сум акча тотылган икән. Җитмәсә, илебездә килеп чыккан икътисад өлкәсендәге авырлыклар да өстәлеп, мондый дәрәҗәдәге космик корабльләрнең кирәклеге турында «шикле» сүзләр ишетелә башлый, һәм бу программаны финанслау кискен рәвештә кыскартыла. Шул сәбәпле бу юнәлештәге эшләр туктатыла.

2008 елның 14 ноябрендә, «Байконур» газетасында, бернинди кискен дәлилләр өстәмичә һәм башка сәбәпләр күрсәтмичә, генераль директорыбыз үз фикерен җиткерә: «Ләкин «Буран» үлмәде. Ул шушы космик корабль белән бәйле булган программаның иң җаваплы өлешен тормышка ашыруда катнашкан кешеләрнең хәтерендә мәңге калачак», - кебегрәк романтик сүзләр белән тәмамлый үзенең язмасын А.Н. Кирилин.

Мин дә күп еллар дәвамында А.Н. Кирилинның романтик ноталарында тибрәнеп, аның әйтеп бетермәгән фикерләренең барлыгына шикләнмичә яшәвемне дәвам иттем. Шулай яшәү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә кебек иде...

Ләкин кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән «Илаһи могҗизалар» китабының «Айдагы аваз» дигән бүлекчәсен укып, икенче бөек космик держава - Американың да «Ай» программасы кинәт кенә туктатылып, моның нинди сәбәпләр аркасында эшләнгәненә хәбәрдар булгач, барысы да аңлашылды...

1969 елның 20 июлендә «Аполлон-11» космоска күтәрелеп, 102 сәгать 47 минут үткәч, Нейл Армстронг, Эдвинг Олдринг һәм Мишель Коллинс Айга килеп төшәләр, һәм Нейл Армстронг беренче булып Айга аяк баса.

Шушы вакыйгадан соң 14 ел үтә. 1983 елның февралендә Нейл Армстронг беренче мәртәбә Ислам дәүләте - Мисырга ниндидер конференциягә килә. Инде конференция тәмамланып килгәндә, Армстронг җан колагы белән тәрәзәдән бер аваз ишетә. Аның йөзе агара, һуштан яза башлый. Кинәт ул сискәнеп: «Бу музыка кайдан килә?» - дип кычкырып җибәрә. Мисырлылар көлүләреннән тыелып, моның музыка түгел, азан икәнлеген аңлаталар.

Шул вакыт Армстронг: «Бу авазны Айга беренче мәртәбә аяк басканда ишеткән идем. Башта колакларым шаулый дип уйладым. Ләкин бу авазны кабат ишеткәч, бик хозурландым».


Бөтен зал гаҗәпкә кала. Тыштан ишетелгән азанның соңгы сүзләре яңгыраганда агарынган Армстронг тагын телгә килә: «Аллаһым... Мин Сине Җирдән дә, башымнан да түгел, Айдан таптым!.. Мин Айга «бисмилласыз» аяк басканмын икән, инде «бисмилла» дип моннан соң мөселман булам». Шулай Айга беренче булып аяк баскан Армстронг үзенең рухи үсешенә беренче адымнарын ясый.

Нейл Армстронг ишеткән сүзләрнең дөреслеге дә раслана. «Аполлон-11» сәяхәте дәвамында космик корабль белән Җир станциясе арасындагы бөтен сөйләшүләр магнитофон тасмасына язып алынган икән. Сирияле НАСА хезмәткәре "Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ" сүзләрен бөтен кешеләргә тыңлатып, аңлатмалар биреп бара.

Бу язмамны тәмамларга ниятләп йөргән көннәрнең берсендә режиссер Виталий Правдивцевның 2007 елда дөнья күргән «Луна. Секретная зона» кинофильмын карарга насыйп булды. Андагы күп темалар мине тетрәндерде.

Фильмда яңгыраган мәгълүматларны тәрҗемә иткәндә үзгәрешләр кертелүдән саклар өчен рус телендә генә китерергә булдым. Менә алар нәрсә бәян итәләр безгә: «Олег Ивановский (зам. Главного конструктора автоматических станций «Луна»): «После семнадцатого «Аполлона» у американцев были подготовлены ещё три возможности продолжения этих работ». Уже заявлены полеты «Аполлонов» под номерами: 18, 19 и 20. Всё готово: люди, техника, ракеты. Объявлены места посадок. И вдруг... НАСА объявляет о прекращении дальнейших полетов. Это решение было громом среди ясного неба. Недоумевали все. Как так, на самом интересном месте?! Странное решение объяснили чрезмерной дорогивизной проекта.

Не так давно стало известно шокирующее признание конструктора американских ракет Вернера фон Браун. Он сделал его вскоре после остановки лунной программы: «...На Луне есть внеземные силы, которые гораздо мощнее, чем мы можем предположить. Но я не имею права говорить о подробностях...»

Без эшләгән "Энергия-Буран" программасының һәм Американың Айга «кунакларга» әзер булган «Аполлон»нарының кинәт кенә туктатылуы сәер генә түгел, ә акылга сыймаслык сер түгелме? Космос өлкәсендә ничәмә еллар буе уңышлы гына эшләп килгән ике бөек илнең мондый «гамәлләреннән» соң Вернер фон Браунның югарыда китерелгән сүзләренә ничек ышанмыйсың инде?

Димәк, елгада коенган Ай нурларының серләре ачыласы көннәр әле килеп җитмәгән...
Казан, 12 апрель, 2015 ел

Матбугат.ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: