Теләче Информ

Космонавтика көне уңаеннан. Гагарин бәлеш яраткан

Бүген Россия - Космонавтика, Халыкара авиация федерациясе - Бөтен­дөнья авиация һәм космонавтика, Берләшкән милләтләр оешмасы - Кешенең галәмгә очу халыкара көнен билгеләп үтә. Чынында 1961 елның 12 апреле галәмгә тәүге тапкыр очу гына түгел, бәлки кеше­нең үсеше һәм аңындагы гаять зур борылыш көне дә. Шулай булмыйни, кешелек Җирдән тыш, галәм...

Реклама

Бүген Россия - Космонавтика, Халыкара авиация федерациясе - Бөтен­дөнья авиация һәм космонавтика, Берләшкән милләтләр оешмасы - Кешенең галәмгә очу халыкара көнен билгеләп үтә. Чынында 1961 елның 12 апреле галәмгә тәүге тапкыр очу гына түгел, бәлки кеше­нең үсеше һәм аңындагы гаять зур борылыш көне дә.

Шулай булмыйни, кешелек Җирдән тыш, галәм цивилизациясен дә буйсындыруга керешсен әле! Бу көнне Гагарин Галәмгә очып һәм Җиргә исән-имин әйләнеп кайтып, кешелек тарихында иң зур вакыйгаларның берсенә нигез салды.

Әлеге көн, минемчә, ка­лен­дарьның "кызыл" көненә, ягъни бәйрәм көнгә әйлә­нер­гә тиеш. Ә һәр бәйрәм­нең - үз үзенчә­лекләре. Гәр­чә "ка­ра", ягъни эш көне булып кына калса да, Гагарин кө­ненең бөтен халык тарафыннан билгеләнеп үтүе кирәк. Галәмне үзләштерү та­рихын, аңа тәүге тапкыр юл яручы­ларның тормыш юлын, Гагарин шәхесен үз эченә алган кайбер үзен­чә­лекләренә тук­талып, бәй­рәм планын төзеп карыйк әле.

Башлана...

Бу көнне бәйрәм чарала­рының 9 сәгать 7 минутта, легендар "Восток" ракетасы Гагаринны Байконурдан күккә очырган мизгелдә башланып, рәсми өлешенең 1 сәгать 48 минут (беренче космонавтның галәмдә булу вакыты) дәвам итүе кирәк. Әлбәттә инде, ул аэрокосмик өлкә ветераннарын һәм бүгенге хезмәткәрләрен хөр­мәтләү, мемориалларга яки һич югында галәмгә тәүге юл яручылар портретларына чәчәкләр кую белән үрелеп барсын.
Тантананың рәсми өлеше 10 сәгать 55 минутта, Җир шарының тәүге космонавты аягы Саратов өлкә­сенең Смеловка авылы басуына кагылган мизгелдә төгәл­ләнсен. Гагарин көнен­дә концертлар, салют, яр­мин­кә, аттракцион, агач утыр­ту, тантаналы мәҗлесләр булсын.

Бәйрәм ашы - итле бәлеш

Кичке мәҗлеснең табын үзәгенә нинди ризык куелсын? Әйтик, Юрий Гагарин­ның иң яраткан ризыкларыннан берсе - зур бәлеш! Хатынының әтисе - Оренбургтагы танылган аш-су ос­та­сы Иван Степанович Горячев әзерләгән итле бәлешкә бик тә мөкиббән киткән ул. Зур бәлеш бөтен гаиләне, дус-ишләр, гомумән, изге эш­ләр хакына берләшүче­ләрне бер табын янына җый­сын. Вак бәлешне дә бәйрәм аш-сулары исем­легеннән сызып ташларга ярамый. Гагарин галәмдә иттарткыч аша чыгарып әзер­ләнгән иттән авыз иткән. Димәк, фрикаделькалы ашлар, салат һәм кәтлитләр дә бәйрәм табынын бизи ала. Аның әле тагын, йолдызларга соклана-соклана, кура җиләгеннән ясалган джем, ирис һәм шоколад кән­фит­ләр белән сыйланганын искә төшерик. Бүгенге кос­мо­навтларның йөземле эремчек яки кара карлыган вареньесын яратуларын да онытмыйк. Җирнең икенче космонавты Г.Ти­товның га­ләм "өстәле"нең бавыр паштеты, балыклы бәлештән "сыгылып" торганлыгын ис­кәртик. Аннан килеп, космонавтлар - төрле хорафатларга ышанучан халык та бит әле. Шуңа күрә кө­телмәгән хәлләрдән саклау өчен бөти сыйфатында табынга миләш яки мүк җилә­геннән әзер­ләнгән бе­рәр нинди ризык кую да ярап торыр. Ә чәй чын мәгъ­нәсендә "гагаринча" - лимон салынган кара яки яшел чәй булсын! Һәй, лимонлы чәйне болай да көн саен эчәбез, дип әллә кем­ләнергә ашыкмагыз. Үзен­чәлеге шунда: чәйне эчеп бетергәннән соң лимонны ашап кую кирәк. Юрий Гагарин 1961 елда Бөекбритания Королевасы Елизавета II үткәргән кабул итү мәҗ­лесендә нәкъ шулай эшләгән. Әби патша бу га­дәтне безнең өчен саклаган: әле бүген дә, бу вакыйгадан соң инде 56 ел узганнан соң, Букингем сараенда вакыт-вакыт "гагаринча" чәй эч­кәләп куялар ди!

Орлык бәрәңгесе

Бөтен халык бәйрәме яр­минкәсез дә булмый. "Гагарин" ярминкәсе башкалардан, әйтик, Яңа ел, Нәүрүз яки Сабантуй ярминкәсеннән кайсы ягы белән аерылып торырга тиеш? Бу сорауга җа­вапны да Юрий Гагаринның очыш вакытыннан, апрель ахыры - май башында гади халыкның ихтыяҗыннан чыгып табарга тырышыйк.

Гагарин очышының соң­гы этабын - Саратов өлкә­се­нең Смеловка авылы басуына төшеп утыруын тагын бер кат искә төшерик. Татар хатыны Анихәят Тахтарова белән аның алты яшьлек оныгы Румия кырда бәрәңге утыртып йөргән чагында, те­геләрнең башларына диярлек килеп төшкән ич ул. Кызчыкның: "Әбекәй-әбекәй, күтәрелеп кара әле, күктән ике баш төшеп килә!" - ди­гәнен күпләребезнең ишет­кәне бардыр дип беләм.

1961 елның 12 апрелендә Россиянең көньяк полосасында инде бәрәңге утырту чоры җиткән була. Ә урта, ягъни безнең полосада бу чор 3-4 атнага соңарып килә. Безнең өчен 12 апрель - орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, утыртырга әзерләү чоры. Димәк, Юрий Гагаринның кырга төшүен безне туендыручы, тормыш итү һәм эшләү өчен мөмкинлек бирүче җирнең кыйммәтен бәяләү, язгы кыр эшләренең башлану чорын күрсәтү, дип тә карарга була. Ә төп ризык­ла­рыбызның берсе нәрсә? Әл­бәттә, бәрәңге. Шуңа күрә "Гагарин ярминкәсе"ндә шәх­­­си, шулай ук күмәк ху­җалыклар өчен орлык бә­рәңгесе төп товарга әйлән­сен. Ярминкәдә башка товарлар: ит, балык, яшелчә, җи­ләк-җимеш, көндәлек кирәк-яраклар, календарь, СССР һәм Россия флаглары, беренче космонавт рәсеме тө­шерелгән футболкалар, камыр ризыклары, шашлык, чәй булсын, төрледән-төрле "космик" аттракционнар оештырылсын.

Эрбет булмаса, чыршы да ярый

Бу көнне галәмгә тәүге юл яручылар хөрмәтенә эрбет (галәмдәге Гагаринга җир­дән "Кедр" дип эндәш­кәннәрен искә төшерик), чыр­шы (эрбет урынына утыр­тырга була, бу агач та - батырлык, кыюлык символы), юкә (Җир символы, миләш (гаиләдә тынычлык һәм бәхет символы) агачлары утыртырга мөмкин.

Ә инде бәйрәм тантаналары салют, җыр-бию, йолдызлы күккә карап соклану, Бөек Галәмгә, кешелек "бишеге" - Җиргә, галәмгә юл яру­чыларның батырлыгына, кеше рухының бөеклегенә баш ию белән төгәлләнергә тиеш.

Кем белә, туып үскән җи­ребездә нык басып торган хәлдә карашларыбызны күк­кә төбәп, Смоленск егете Юрий Гагарин турында җыр­лар көйләп, галәмне буй­сындыручыларның һәммә­сенә баш исәк, безнең арадан - татарлар арасыннан да үз космонавтлар үсеп чыгар иде, бәлки.

Хәлил Гайнетдинов,
"Җиһангирлар" инициатив төркеме рәисе

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: