Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Күп еллар үзен генә карап яшәп, ир көйләп өйрәнмәгән бит ул!»[гаилә хәле]

Айгөл исемле бер хатын белән яши башлаган идем, аннан алдарак йөргән Миләүшә исемле хатынның телефон номеры телефонымда калган. Айгөл моны күреп тә алды, тавыш та куптарды, әйдә, минем каршыда аңа шалтырат ди. Мин шалтыратканда Миләүшә гадәттә трубкасын алмый, йә сөйләшеп тормыйча трубкасын ыргыта иде. Гел шул гадәте булды. Миләүшәгә әйтәм,...

Айгөл исемле бер хатын белән яши башлаган идем, аннан алдарак йөргән Миләүшә исемле хатынның телефон номеры телефонымда калган. Айгөл моны күреп тә алды, тавыш та куптарды, әйдә, минем каршыда аңа шалтырат ди.
Мин шалтыратканда Миләүшә гадәттә трубкасын алмый, йә сөйләшеп тормыйча трубкасын ыргыта иде. Гел шул гадәте булды. Миләүшәгә әйтәм, алмас ул дим, араларны өздек бит инде, телефонын бетерергә онытканмын гына дим. Аламы-юкмы, шалтырат хәзер ди бу. Тегеләй дә болай да дип карадым, котылып булмады, җыярга туры килде. Кирәк бит ә - кирәкмәгәндә Миләүшәсе дә алды трубканы! Акыртып сөйләшә торган режимга куй дип ишарәләде Айгөл, кая барасың - куйдым. Әйдә кунакка чакыр ди. Мәйтәм ничек инде, ник кунакка чакырыйм соң мин аны дим. "Чакыр!" - дип боерды бу, тикшерә имеш безнең араларны, шулай итеп ике ут арасында калдым. Айгөл үзе безнең сөйләшкәнне тыңлап кырыйда утыра. Әле ярый Миләүшә ык-мык килде, юк, бүген вакыт юк, килә алмыйм, диде. Хәзер үк киләм дисә, була иде хәлләр! Ләкин әйтәсе сүзе бетмәгән икән, "Атна азагында карарбыз", - дип тә өстәде. Айгөлнең йөзе агарды, бер кызарды. Шул "атна азагында карарбыз" дигән сүзе өчен көне буе башымны ашады аннары. Әйтерсең, мин аны мәҗбүриләп шалтыраттырган! Миләүшә балалалы хатын иде ул, тыныч алай, аны хурлап бер сүз дә әйтәсем килми, яшәп китеп кенә булмады. Шулай көнләшә мине бу Айгөл. Үзе кем белән алалашуың миңа барыбер ди, үзе һәр адымымны тикшерә. Эш буенча язып куйган телефоннарны да тикшерә. Интернетка дип, минем телефонга кереп китә дә, шуннан тикшерә башлый. Альбомдагы һәр фотоны игътибар белән карый, сораша, тикшерә. Сораулар туачак фотоларны, телефоннарны вакытында бетереп барырга тырышам шуңа күрә. Миннән гәүдәгә дә зуррак ул Айгөл, таза, мине этеп кенә җибәрә. Аның миңа кияүгә чыгарга исәбе юк та шикелле. Күп еллар үзен генә карап яшәп, ир көйләп өйрәнмәгән бит ул. Мине үзенә кирәктә генә кулланырга аның исәбе.

И., Ютазы. "Безнең авыл гыйбрәте" газетасы П2248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X