Теләче Информ

Күрәчәгебез булгандыр.(Булган хәл)

Берничә ел элек мин бик җитди юл һаләкәтенә очрадым. Авылыбызга кайтыр юлда булды ул хәл. Юлда машиналар күп, бар да ашыга. Чөнки нәкъ шул көнне районда сабан туе иде. Иртәрәк кайтырга кирәк дип, атна буе планлаштырсак та, барып чыкмады безнең. Шуңа күрә көне килеп җиткәч кенә, иртүк торып юлга чыгып...

Берничә ел элек мин бик җитди юл һаләкәтенә очрадым. Авылыбызга кайтыр юлда булды ул хәл. Юлда машиналар күп, бар да ашыга. Чөнки нәкъ шул көнне районда сабан туе иде. Иртәрәк кайтырга кирәк дип, атна буе планлаштырсак та, барып чыкмады безнең. Шуңа күрә көне килеп җиткәч кенә, иртүк торып юлга чыгып китәргә туры килде. Әле ярый балаларыбыз үзебез белән түгел иде! Каникул башлануга ук без аларны дәү әниләренә кайтарып куйган идек инде. Ярты юлга җитәрәк бәрелешетек без. Мизгел эчендә генә була торган әйбер икән ул. Аны күреп тә, аңлап та өлегерә алмыйсың.

Исән калсаң - каласың, юк икән - юк. Иң каты бәрелеш безгә туры килгән. Тагын ике машинадагылар чагыштырмача җиңелчә җәрәхәтләр белән котылганнар. Әмма алары да шактый яткан әле аның хастаханәдә. Иң мөһиме - аларның тормышы өчен табиблар курыкмаган, тән җәрәхәте генә, төзәлер, дигәннәр. Иң авыр хәлдә мин булганмын. Хәттә рульдә утырган иремә дә ул кадәр каты эләкмәгән. Аңыма бер килеп, бер китеп, яшәү белән үлем арасында әллә ничә көн ятканмын. Дөресен генә әйткәндә, минем исән калуым зур шик астында булган. Анда бит аяк та сынган, баш та бәрелгән, эчке органнарга да зыян килгән. Мин ул көннәрнең берсен дә хәтерләмим. Хәтта аңыма килеп алган шул берничә минут, сәгатьләрне дә белмим. Әмма бер төшне аермачык хәтерлим. Берүзем генә барам. Караңгы. Алдан бик зур таш этеп барам, имеш. Тәгәрәтә алган җирдә - тәгәрәтәм, этеп булган урыннарда этәм моны. Үзем уйлыйм икән, нәрсәгә кирәк инде миңа бу таш, дим. Ни өйгә алып кереп булмый, ни бакчага урнаштырсаң кирәге юк. Ә шулай да ташлап китмим. Каядыр алып барам шулай. Әле туры гына юлы булса, бер хәл иде. Юк бит! Шушы алагаем зур ташны әйләндерә-әйләндерә тауга да менәргә кирәк, төшәргә дә. Андагы авырлыкны үземдә нык тойдым мин. Өскә менгәндә куркам, көчем җитмичә бу таш мине изеп китмәсен инде тагын, дим. Төшкәндә тагын шулай ук, алга таба тәгәрәп китмәсен дип тотып кына төшәм. Әле уйлыйм бит шунда, иремне сүгәм, Фәнәс кайда йөри инде, берәр трактор белән генә алып кайтырга сөйләшмәгән шунда, дим. Шактый баргач, аякларым ниндидер бер йомшак җиргә бастылар. Шуны сизеп иелеп карасам, ямь-яшел чирәмдә басып торам икән бит! Көн яктырып та җибәргән. Шуның кадәр рәхәт! Ул тойгыны мин хәзер дә хәтерлим. Ә теге таш каядыр юкка чыкты

Реклама

. Минем дөньяга кайту көнем булган ул. Шул көнне мин күзләремне ачып, янымда торган туганнарымны таный алдым. Авыр таш - мин үзем генә үтәсе шушы авырлык булган. Ә яшел чирәм һәм кояш - киләчәк. Исән киләчәгем. Күзләремне ачкач та, аңыма килгәч тә, ике айлап хастаханәдә ятарга туры килде әле миңа. Аннары тагын ел буе - өйдә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, җиңеп чыктык бит. Ирем дә, балалар да көч бирде, туганнарым да зур ярдәм күрсәтте. Безгә килеп бәрелгән машина - үзебезнең район кешесе булган икән, яшь кенә ир. Көрәш белән мавыккан, ел да призлы урыннар алган. Ул көнне, бездә генә түгел, сабан туе тагын күрше районда да булган. "Анда бүләкләр һәрвакыт кыйммәтрәк була", - дип, бу шунда чапкан, соңга калмыйча барып җитәргә теләп, машинасын куган. Аны да шактый вакыт ятып чыккан, диделәр. Бүтән көрәшмәс инде. Минем ул ирне бер дә күргәнем юк. Ирем бик ачулы инде аңа, ә мин юк. Күрәчәгебез булгандыр.

Рәшидә Л. Актаныш - Түбән Кама.

"Безнең авыл гыйбрәте" газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: