Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күрәчәкне күрми...

Ярминкәдән арзанрак бәягә шикәр комы, он, ит-май алырга дип, ирем Рәис белән Мәскәү базарына барган идек. Сәүдә рәтләре бик бай, сатып алучылар күп булганга сөенеп йөрдем. Буалылар да, чүпрәлеләр дә бик тырышкан, уңган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәттән гайре сүз юк, әлбәттә. Шәхси эшкуарлар алып килгән симез каз, үрдәк түшкәләренең бәяләрен белешеп...

Ярминкәдән арзанрак бәягә шикәр комы, он, ит-май алырга дип, ирем Рәис белән Мәскәү базарына барган идек. Сәүдә рәтләре бик бай, сатып алучылар күп булганга сөенеп йөрдем. Буалылар да, чүпрәлеләр дә бик тырышкан, уңган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәттән гайре сүз юк, әлбәттә. Шәхси эшкуарлар алып килгән симез каз, үрдәк түшкәләренең бәяләрен белешеп торганда, кемдер җиңемнән тартты. Артыма борылсам, ун-унбер яшьләр чамасындагы бик сөйкемле кыз бала җитәкләгән, карсак буйлы, таза гәүдәле, күз тирәләрен, ирен читләрен җыерчыклар сарган ханым елмаеп карап тора. Аптырап калдым. "Әллә танымадың инде, кызый? Бик нык үзгәргәнменмени соң?" - дип, җиз подноска көмеш тәңкәләр сибелешеп төшкәндәгедәй яңгыравыклы тавышы белән челтерәтеп көлеп җибәргәч кенә, күңел төпкелемә сарган еллар томаны арасына яшеренгән хатирәләр пәрдәсе беркадәр ачылгандай булды. Зәмзәмия! Көлгәндә энҗе кебек ялтыраучы ап-ак, тип-тигез тешләре, иягендәге соргылт миңе, бит очларындагы мәхәббәт чокырчыклары тәгаен шуныкы! Күз карашы гына элеккечә ялкынлы түгел, нилектәндер, тирән моң сарган кебек тоелды. Моннан егерме ел чамасы элек мәгариф оешмалары җитәкчеләренең белемен күтәрү курсларында бергә укыган коллегамны рәхәтләнеп чәйләп утыру өчен үзебезгә кунакка чакырдым. Мәгънәле ирем көзге каникулда әнисенә ияреп шәһәр күрергә килгән кунак кызын курчак театрына алып китте. Ә без күптән күрешмәгән танышым Зәмзәмия (исемнәр үзгәртелде - авт.) белән серләшеп туймадык. Ул сөйләгәннәрне гыйбрәт өчен газета укучыларга да җиткерергә ниятләдем.


...Колхозчы әти-әниемә матди яктан авырлык килмәсен дип, пединститутның өченче курсында читтән торып укуга күчеп, эшкә урнаштым, - дип, тормышын тас-вирлауны студент елларыннан башлады Зәмзәмия. - Диплом алган елымда яраткан егетем Ихсан өйләнешергә тәкъдим ясады. "Энекәшләремә, сеңелкәш-ләремә югары уку йортларына кереп, һөнәр үзләштерергә, аякка басарга булышасым бар, сабыр ит!" - диюемә үпкәләп, миңа үч итеп, Яңа ел кичендә салган баштан унҗиде яшьлек күрше кызын урлап кайтты да, Чаллыга китеп урнашты. Аны бик каты яратканга, озак еладым, күп яшь түктем.

Сүз катучылар, йөрәк хисләрен аңлатучылар күп булса да, мәхәббәтсез гаилә корасым килмәгәнгә, барысын да кире кактым. Эш белән әвәрә килеп, күпсанлы туганнарымны, олыгаеп килүче әти-әниемне кайгыртып йөри торгач, яшьлегемнең алтын еллары узып китүен сизми калганмын. Институтта бергә укыган сабакташларым белән очрашуга баргач, күңел күзем ачылгандай булды: барысы да парлы-парлы, мин генә ялгыз, моңлы-зарлы икәнмен бит! Элеккеге группадашларымның да моңа эч-лә-ре пошты, җыйнаулашып миңа - утызны тутырган сазаган кызга кияү эзләделәр. Кандидатларның берсен - очрашуга сыңар чәчәк алып килмәгән, кафега кергәч, минем күз төшкән ризык өчен түләргә акчасын кызганган эшкуар кәмәшен, үтә чыккан саран булганга, икенчесен - сигез классны көч-хәлгә ерып чыккач, зират каравылчысы булып эшләүчесен надан дип кире бордым. Өченчесен - хатын арты хатын аерган, өч балага түлисе алименттан качып, ай саен эш урынын алыштырып йөрүчесен пыраклатып куып җибәрдем. Чираттагысының төрмәдән кайткан булуы, беркайда эшләмичә, беркатлы кешеләрне алдап, аферистларча көн күрүе өркетте. Булачак кияүләрнең кайберсен сүз белән чыбыркылап, сөмсез сыер кебек, көпә-көндез эш урыныма бәреп кереп, артымнан калмый тагылып йөрүчесен хезмәттәш егетләр ярдәмендә офистан куып чыгарып, әрсезләнеп, караңгы почмакта сагалап торып, мине мәҗбүриләп үзенеке итәргә җыенганын полициягә тапшырып котылдым.

Шуннан: "Зәмзәмия, тынычлан! Ялгыз башың бик әйбәт көн итәсең бит, иркен фатирың, акчалы эшең, җан тынычлыгың булуына куан, Ходайга шөкер ит! Туган-тумачаң, дусларың бихисап, шулар белән аралашудан тәм тап!" - дип үз-үземә әмер бирдем. Ирең юк - чирең юк! Әнә, күрше Мәхмүзәнеке хыянәт итә, хезмәттәшем Әлфирәнеке акчасын өйгә алып кайтмый, авылдашым Гөлүсәнеке, эчеп алса, котырынып якыннарына кул күтәрә, зәмһәрир кыш уртасы дип тормый, хатынын, балаларын урамга куып чыгара, минәйтәм. Хәер, моңсуланып ятарга вакытым юк иде. Чираттагы ялыма чыккач, әле шифаханәдә рәхәт чигәм, йә путевка юнәтеп, Кара, Мәрмәр, Урта диңгез буенда җылы кояш нурларында сыртымны кыздырып, су коенып ятам, дөнья гизүдән тәм табам. Шулай яши торгач, утыз бишем тулды. Эне- сеңелләрем барысы да гаиләле, бала-чага үстереп мәш киләләр. Әти белән әни картайды. Соңгы кайтуымда әни: "Кызым, Аллаһы Тәгалә һәр җан иясен парлы итеп яралткан. Синең өчен җаным тыныч түгел, балакаем. Мәрхәмәтле олы кызыма үз насыйбын очратырга насыйп ит, Илаһым, дип намаз саен елый-елый дога кылам. Әллә артыгын сайланасыңмы, бәбкәчем? Кимчелексез кеше юк инде ул. Киемнең дә уң ягы да, сул ягы да бар бит. Янә-шәң-дәге кешеләрнең җитешмә-гән якларын күрмәмешкә салышу әйбәтрәк. Каңгырап йөреп, япа-ялгыз картайганчы, кияүгә чыгып, бала үстерүең күпкә хәерлерәк", - дип сискәндереп җибәрде.

Беркөнне кичкә таба, үзем эшләгән район үзәгенә китәргә дип, автобус тукталышына чыгып бастым. Ярты сәгать чамасы басып торгач, эчемә салкын җил үтә башлады. Расписание буенча тиешле вакыты узды, ә автобусым юк та юк. Кыш көне тиз караңгылана бит. Бераздан ябалак-ябалак кар төшә башлады, тирә-якта берни күренми. Кире кайтып китәр идем, иртән-иртүк планерка үткәрәсем бар. Әле анда чыгыш ясарга яхшылап әзерләнеп бетмәгән идем. Бер сәгать чамасы таптанып торгач, кар ерып, "УАЗ" машинасы килеп туктады. Сәлахи бе-лән шулай уйламаганда-көтмәгәндә таныштык. Ул районыбызның Мари-Эл чигендәге иң ерак бер авылында автомеханик булып эшләүче, җитмеш биш яшьтәге әнисе белән генә торучы буйдак егет икән. Кырыкка җитеп ки-лү-ен дә әйтте. Ремонттагы комбайннарга "Сельхозтех-ника"дан запас частьләр алып кайтып килеше. Ярты юлны ярыйсы гына уздык, соңрак буран көчәеп, тирә- юнь күзачкысыз мәхшәргә әверелде. Юл югалтып, батып калсак, эшләр харап, япан кырда катып үлүебез бик ихтимал. Сәлахи миңа: "Әнә, алдагы авылның утлары шәйләнә, анда гаиләсе белән армиядә бергә хезмәт иткән дустым Альберт яши. Шуларга кереп кунып чы-гыйк, сине иртән-иртүк рай-он үзәгенә илтеп куярмын", - дип тынычландырды. Ризалашмый чарам калмады.

Дустының гаиләсендә безне бик җылы каршыладылар. Җыйнак кына авыл өендә нибары бер диван буш булып чыкты. Икебезгә бергә урын җәйгәннәрен күргәч, күзләрем маңгаема менде. Минем сораулы карашымны сизеп алган Сәлахи: "Борчылма, Зәмзәмия, укаңны коймам, җылы мич кырыена ятып, хуҗалар йокыга киткәнче генә түз инде, соңрак идәнгә төшеп ятармын", - диде. Миңа аның җавабы сәер тоелды, "биг-рәк кыюсыз Бохар песие, мокыт" дип, эчтән генә аннан көлүем хәтердә калган.

Сәлахи шуннан соң яныма килеп йөри башлады, авылга кайтарып куйгалады. Туганнарыма да ошады ул. Сабыр, акыллы, кешелекле, тик үтә чыккан юаш. Көчле холыклы әнисе бердәнбер улын үзенә кол итеп үстергән икән. Өйләнешеп бергә яши башлагач, малаен миннән көнләшеп, төрле ахмаклыклар эшләп, каныма тоз салды. Ирем белән үзара килешеп, район үзәгендәге эшемне ташламадым. Балага узганлыгымны белгәч, декрет ялына кадәр эшләп торырга булдым. Ялларда иремнең авылына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштым.

Каенанам беренче көннән үк үз итмәде. Һәр эшемнән гаеп табып, мине иремә начар итеп күрсәтергә тырышты. Әүвә-л-ге мәлдә, берничә ай балага узмавымны гаеп итеп: "Кысыр марҗага өйләнгәнсең, нәселебезне корытачак бит бу имгәк", - дип ыслдады. Мин балага узгач: "Улым, бу баланың синеке булуына шигем зур, хатыныңа ул корсакны рай-он нәчәлникләре ясап җи-бәр-гән, куып чыгар үзен, си-ңа унсигез яшьлек кыз яучылап бирәм!" - дип мыскыл итте. Бергә эшләгән дус хатынымның илле яшь-лек юбилеен район үзәгендәге ресторанда зурлап үткәрергә булдылар. Безне дә кунакка чакырдылар. Яңа елга каршы кичтә шунда китәсебезне белеп алган каенанам, безне җибәрмәс өчен, "спек-такль куйды". Башта авыруга сабышты. Фельдшер кызны чакырттык. Ул аның сәламәтлеге әйбәт, борчылырга урын юк икәнлеген әйткәч, яман котырынды. Фельдшер кыз артыннан ишек ябылуга, өстәл өстендәге кайнар сулы чәйнекне өстемә алып тондырды. Бик каты пештем. Санитар вертолет чакыртып, мине РКБдагы Пешү үзәгенә алып китеп салдылар. Үлемнән чак калдым. Нарасыем төште, үзем ана булу бәхетеннән бөтенләйгә колак кактым.

Сырхауханәдән терелеп чыккач, иремнең авылына аяк басмадым. Күңел төшенкелегеннән интектем, йокым - йокы, ашым - аш, эшем эш булмады. Мәгънәсез каенанам иремне минем янга җибәрмәс өчен төрле тозаклар корды. Каргышлы күз яшьләрем төшкәндер, күрәсең, озакламый үзен инсульт бәрде. Сәлахи эшен ташлап, урын өстендәге анасын карарга мәҗбүр иде. Иремне кызгандым, аңгыра, явыз кортканы гафу иттем, җыйнаулашып район үзәгендә, барлык уңайлылыклары үзендә булган иркен фатирда яши башладык.

Каенанамны җирләгән көнне, төшемдә бик матур нәни кызчык күреп, елмаеп уяндым. Нарасый, күбәләктәй кагына-кагына, миңа нәни кулларын суза. Күзләре зәп-зәңгәр, чәчләре сап-сары, җитмәсә, ефәк сыман йомшак, дулкынланып тора, имеш. Иремә берни әйтмичә, балалар йортына киттем. Ә анда каршыма сөйкемле сабый бала йөгереп килде дә: "Ән-нә!" - дип аякларыма сарылды. Шул мәлдә, әйтерсең, тәнемнән ток йөгереп узды, күзләремә яшь бөялде. Төшемә нәкъ менә шул кызчык кергән иде. Ирем белән киңәш-табыш иткәч, Зәринәне үзебезгә алырга булдык. Үз балабыз итеп рәсмиләштердек. Кызыбыз унберенче яшь белән бара. Әйбәт укый, музыкага сәләте ачылды. Миңа өй эшләремдә булыша. Әтисе белән бакчада казыналар, чәчәкләр үстереп мәш килә ул. Менә шулай бер көйгә яшәп ятабыз. Кунакка кайтыгыз. Сәлахи, аз сүзле булса да, кешелекле, якты кү-ңелле ул. Ирең белән уртак телне тиз табарлар дип уйлыйм.

Хәмидә ГАРИПОВА.Казан.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев