Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Криштиано Роналдуны җитәкләп футбол кырына алып чыккан Рифат Ганиев: «Мин аңа «Hello, Ronaldo!» дигәч, ул миңа кулын сузды»

Кем генә танылган футболчы Криштиано Роналду белән селфи төшәргә хыялланмый икән?! Ә Казан малае Рифат Ганиев танылган спортчыны үзе җитәкләп футбол кырына алып чыккан! Рифат мондый бәхеткә ничек ирешкән соң? Бу сорауларга җавапны «Ялкын» тапты. Исеме: Рифат Ганиев Яше: 10 Тәмамлаган: 3нче сыйныфны Укый: Казанның 65нче мәктәбендә Шөгыльләнә: «Тасма» балалар-яшүсмерләр...

Кем генә танылган футболчы Криштиано Роналду белән селфи төшәргә хыялланмый икән?! Ә Казан малае Рифат Ганиев танылган спортчыны үзе җитәкләп футбол кырына алып чыккан! Рифат мондый бәхеткә ничек ирешкән соң? Бу сорауларга җавапны «Ялкын» тапты.


Исеме: Рифат Ганиев

Яше: 10

Тәмамлаган: 3нче сыйныфны

Укый: Казанның 65нче мәктәбендә

Шөгыльләнә: «Тасма» балалар-яшүсмерләр мәктәбендә



- Бөтен дөньяга танылган футболчыны уен кырына алып чыгачагыңны кайчан белдең?

- Безгә Португалия һәм Мексика командаларын кырга алып чыгачагыбызны бары тик 17 июнь көнне генә әйттеләр. Мин Макдоналдс программасы катнашучысы идем. Чөнки әлеге компания гына яшь футболчыларның эскортына (футбол командалары уенчыларын кырга озата чыгу) хокуклы. Ләкин мин Роналдуны җитәкләп алып чыгасымны ахырга кадәр белмәдем.

- Моның турында һәркем хыяллана гына ала. Ә син бу бәхеткә ничек ирештең?

- Футболчыларны алып чыгар өчен мине үземнең укытучыларым тәкъдим иткән. Мин футбол уйныйм, баянга йөрим, хореография белән шөгыльләнәм. Күп кенә республика, бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып киләм. Мисал өчен, «Карамель» ансамблебез белән без II дәрәҗәдәге лауреат исемен алдык. Шулай ук баян буенча Бөтенроссия конкурсында да катнаштым.

- Португалия - Мексика матчы булган көнең ничек узды?

- Без иртәнге сәгать 9да инде «Казан Арена»да идек. Башта полиция хезмәткәрләре тикшерде. Безгә җанатарлар урыннары билгеләнгән иде. Стадионга кергәч, безгә Португалия кешесе күнекмә булачагын әйтте. Гомумән алганда, Португалия - Мексика матчына кадәр без өч тапкыр футбол уйнарга өлгердек! Безне ашаттылар да. Туклану бүлмәсендәге суыткычта «Спрайт», «Кола», «Фанта», «Бон Аква»лар бик күп иде…

Бераз соңрак Португалия белән Мексика командалы күнекмәләрен башлады. Без аларның тәмамлаганын көттек. Матч алдыннан, без ике рәткә бүлендек. Мин беренче рәтнең беренче урынына бастым.



- Роналду белән очрашу ничек булды соң?

- Роналду безнең янга чыккач, бөтен кеше бәхетеннән нишләргә белмәде! Матч алдыннан, уенчылар киемнәрен алмаштырды. Безнең янга башта Нанни, Пепе чыкты. Барыбызны да кочаклап, бишне бирде. Аннары Криштиано Роналду чыгып, португалия телендә нәрсәдер әйтте. Мин аңа «Hello, Ronaldo!» дигәч, ул миңа кулын сузды, миңа елмаеп карады. Аннары без футбол кырына чыгып киттек. Мин бераз каушап калдым. Роналду елмайды, мине башымнан сыйпады. Уен алдыннан, миңа беркем дә «Син Роналдуны кырга алып чыгасың», дип әйтмәде. Футбол уенчылары безне үзләре сайлап алды.



- Сине Роналду җитәкләп алгач, син нинди хисләр кичердең?

- Мин бик нык куандым. Шатлыгымнан сикереп куйдым. Хәтта фотографияләрдән дә ничек куанганымны күреп була. Чөнки башка уенчыны алып чыккан Данис дустымның йөзе минем кебек балкымый иде.

- Криштиану белән нәрсә турында сөйләштегез?

- Мин аңа бары тик «Hello!» дип кенә әйтергә өлгердем. Аннан ул үз командасына «Без җиңәргә тиеш!» дип кычкырды.

- Футболчы белән селфига төшәргә өлгердеңме соң?

- Юк, мине бары тик волонтерлар гына фотога төшерде.

- Якыннарың нәрсә диде?

- Дусларым, туганнарым мине телевизордан күргәннәр. Минем өчен бик шатланганнар инде. Мексика белән Португалия гимнары яңгырагач, без егетләр белән кулга-кул тотынышып киттек. Аннары безне әти-әниләр, спонсорлар каршы алды. Аннан соң без матчны тамашачы буларак карадык.

- Син дөньяның кайсы җыелмасы һәм кайсы футбол командасы өчен җан атасың?

- Мин - Россия җыелмасы һәм «Рубин» клубы җанатары. Мин аларның һәрвакыт җиңүен һәм алга баруын телим.

- Үзең футбол белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсең?

- 7 яшьтән бирле. Башта 2 ел дәвамында ишегалды командасында уйнадым. Мартта «Тасма» мәктәбенә күчтем. Миңа футболдагы энергетика бик ошый. Зур уңышларга ирешү өчен бик күп тырышырга кирәк.

- Син Криштиано Роналду кебек танылган футболчы булырга телисеңме?

- Әйе, бик телим. Моңа инде бүгеннән үк омтылам. 14 яшьтә паспорт алгач, «Рубин»ның яшьләр клубына эләгәсем килә. Аннан соң Россия җыелмасында катнашырга телим!

- Конфедерацияләр Кубогы дәвамында син уенчыларны тагын кырга алып чыгачаксыңмы?

- Бәлки 22 июнь көнне тагын катнашырмын. Ләкин бу әле төгәл билгеле түгел.

Алинә Минневәлиева

Шәһри Казан

Фотолар www.business-gazeta.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев