Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күрмәгәнне – күрдек, күрәселәр – алда әле, яки "Ак барс" маҗаралары дәвам итә

КХЛда чираттагы сезон төгәлләнеп килә. Даими чемпионатта өч-дүрт уен гына уздырасы калды. Ә Гагарин Кубогы өчен төп көрәш әле башланырга гына тора. Өченче Кубокка дәгъва кылырга, дөресрәге плей-оффта катнашырга теләсә, "Ак Барс" өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган - һәр очко кадерле булган финиш сызыгында уңайлы календарь, фәкать үз бозындагы матчлар....

КХЛда чираттагы сезон төгәлләнеп килә. Даими чемпионатта өч-дүрт уен гына уздырасы калды. Ә Гагарин Кубогы өчен төп көрәш әле башланырга гына тора. Өченче Кубокка дәгъва кылырга, дөресрәге плей-оффта катнашырга теләсә, "Ак Барс" өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган - һәр очко кадерле булган финиш сызыгында уңайлы календарь, фәкать үз бозындагы матчлар. Хәтта җыелманың баш тренеры Олег Знарок та "Ак Барс"ның "хәленә керде" - Европа хоккей турының чираттагы этабына Казан командасыннан бер генә хоккейчы да чакырмады...

"Барслар"сыз җыелма


Тарихта мондый хәлнең булганы юк иде кебек. Алдагы сезонда гына чемпионатның финалында уйнаган командадан ил җыелмасына ел дәвамында бер генә хоккейчы да чакырылмасын әле! Һәм барысы да хаклы рәвештә бит. "Ак Барс" үз алдына югары максатлар куйса да, плей-оффта аның үз сүзен әйтәчәгенә ышансак та, даими чемпионат казанлылар өчен уңышсыз булды. Андый командадан кемне җыелмага чакырасың, ди?!


Бу урында гади тамашачы буларак, бүгенге "Ак Барс"ны үзебезнең "Рубин" футбол командасы белән чагыштырыр идем. Корбан Бердыев уенчылары да заманында югары урыннар өчен көрәште, хәтта ике тапкыр ил чемпионы да булды, әмма һөҗүмле уены белән сокландырмады, ил җыелмасына да уенчылар әзерләп бирә алмады.


"Ак Барс" белән дә соңгы елларда шундый ук хәл күзәтелә. Гагарин Кубогын откан еллар инде сагынып искә алырга гына калып бара. Хәтта аның узган елгы сезонда финалга чыгу юлында да хәтергә уелып калырдай, сагынып сөйләрлек уеннары булмады бит. Ә быелгы сезон узганына караганда да күңелсезрәк мизгелләр бүләк итте. Шуңа күрә плей-оффта ни көтәргә дә белмәссең.


Шушы көннәрдә Россия хоккей федерациясе Еврохоккей турының Чехиядә узачак этабына җыелма команда составын игълан итте. Әлеге этап 11-13 февральдә узачак. Бу юлы Олег Знарок җитәкләгән тренерлар штабы җыелмада уйнау тәҗрибәсе аз булганнарга өстенлек бирәбез дисә дә, "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" уенчыларын чакырмаска булган. Шулай итеп, Еврохоккей тур матчларының рәттән өченче этабы безнең уенчылардан башка гына уза. Яхшымы бу? Плей-оффка чыгу өчен көрәш алып баручы "Ак Барс" өчен, әлбәттә, яхшы. Һәр хоккейчы җыелмага эләгү турында хыялланса да, бу урында команда мәнфәгатьләре өстенрәк булырга тиеш. Даими чемпионат азаганда каты итеп ишек ябарлык дәрәҗәдә әзерләнү, бер йодрыкка туплану өчен "барслар"га моннан да яхшы мөмкинлек табып булмастыр.


Җыелмага чакырылган уенчылар исемлеген барласак, "Ак Барс"ка кирәге калмаган Зият Пайгинны күрәбез. Хәзер "Сочи" командасы данын яклый ул. Сезонны "Ак Барс"та башлап, сигез матчта бер генә нәтиҗәле пас бирә алган 21 яшьлек Зият - "Сочи"да әйдаманнар рәтендә. Димәк, мөмкинлекләрен күреп, уйната беләләр. Инде 33 уенда 8 алка кертергә, 17 пас бирергә дә өлгерде ул. Сакчы өчен шәп күрсәткеч. Хәер, "Ак Барс"ның һәр һөҗүмчесе шуның кадәр алка кертә алсын иде әле.


Зият Пайгинны юкка гына искә алмадык: "Ак Барс" тамашачыларына рәттән дүртенче җиңелү "бүләк иткән" матчта аның да өлеше зур булды. Онытмаган булсагыз, "Сочи" хоккейчылары узган җомгада "Ак Барс"ны 6:2 исәбенә тар-мар итте, ә Зият ике нәтиҗәле пас бирде. Шунысын да әйтергә кирәк: "Сочи" командасы тарафыннан "изелгәч", Зиннәтулла Билалетдинов җанатарлар алдында гафу үтенгән, болай уйнарга ярамый, дигән иде.

Әллә нәрсә булды?


Узган атна азагында "Ак Барс" клубы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Андый датага туры килгән матчлар, гадәттә, имеш-мимешләргә урын калдырып, бәйрәм сәбәпчеләренең ышанычлы җиңүе белән төгәлләнә. Юбилей матчындагы көндәш Магнитогорскиның "Металлург" командасы булса да, "Ак Барс"тан да җиңү көттек. Көндәш җитди булганга карап кына бәйрәм кәефе кырылырга тиеш түгел бит, янәсе.


Ләкин Казан зурдан кубып "Ак Барс" хоккей клубының 60 еллык юбилеена әзерләнсә дә, команда җиңелүләр сериясеннән котылып, җанатарларын сөендерә алмады - "Металлург"ка оттырды - 0:1.
Әлеге җиңелү "Ак Барс"ның рәттән бишенче уңышсыз уены булды. Шунысын да искәртик: юбилей уңаеннан казанлылар әлеге матчка ретро-формадан чыкты, уен алдыннан ветеран хоккейчыларны тәбрикләделәр, хәтта матч төгәлләнгәч бәйрәм хөрмәтенә салют та оештырылган иде.


- Егетләргә үпкә белдерә алмыйм. Бирелеп уйнадылар, бик яхшы матч булды, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Шунысы кызганыч, гол кертә алмадык. Тулаем алганда, команда яхшы уйнады. Тамашачыларга да рәхмәтем зур - кирәк вакытта көч бирәләр, трибуналар тулган иде. Микроклимат - эшлекле. Әйе, уңышсыз уеннар булды. Әмма бүгенге матч мөмкинлекләребез булуын күрсәтте. Һәр уенга җитди әзерләнергә һәм, әлбәттә, гол кертергә кирәк.


Голны кем кертергә тиеш? Бүгенге "Ак Барс" өчен монысы да зур сорау. Тырыша торгач, команда артык яшәреп китте бугай. Кирәк вакытта лидерлыкны үз кулларына ала башлаган хоккейчылар - Федор Малыхин, Владимир Ткачев, Альберт Яруллин да бер-бер артлы имгәнде. Әллә Билалетдиновка, чал башын түбән иеп, Зиятны кире кайтарттырасы инде.


..."Ак Барс" даими чемпионатны 5 февральдә - "Металлург" (Новокузнецк), 16сы - "Барыс" (Астана) һәм 18е - "Лада" (Тольятти) командаларына каршы уен белән тәмамлый. Көндәшләрнең икесе инде плей-оффка эләгү мөмкинлеген күптән югалтса, әлеге зонага ыргылучы "Барыс" та казанлылар өчен җитди каршылык күрсәтә алмас кебек. Шуңа да "Ак Барс"ның плей-оффка үтүе шик тудырмый. Әмма ничәнче урыннан чыгар, кайсы команда белән очрашыр - анысы зур сорау. Шунысы гына тәгаен анык: "Ак Барс" үз тарихында беренче тапкыр Гагарин Кубогы өчен көрәшне чит мәйданда башлаячак.

Көндәшләрнең дә кайсын сайларга белмәссең: "Металлург", "Салават Юлаев"ка бу сезонда өч уенда оттырдык, "Сибирь" алдында да тез чүккән булды, "Авангард" белән җиңүләрне тигез бүлешсәк тә, соңгы җиңелү хәтергә уелып калды - 0:3. "Адмирал"га исә ерак урнашуы буенча гына түгел, быел безне ике уенда да откан команда буларак та шикләнеп карыйбыз. Кыскасы, күрәселәр алда әле!..

Бүген, 3 февральдә, "Ак Барс" үз бозында Новосибирскиның "Сибирь" командасын кабул итә. Плей-офф иртәгә башланса, "Ак Барс" нәкъ менә әлеге көндәше белән очрашыр иде. Шуңа да бүгенге матч "Ак Барс"ның нәрсәгә сәләтле булуына ачыклык кертәчәк. Ахыр чиктә, җиңелүләр сериясенең дә 5 матчтан артуын теләмибез. Якын тарихка күз салсак, бу сезонда көндәшләр 25 сентябрьдә Новосибирскида очрашкан иде: казанлылар өстәмә вакытта оттырды - 4:5. Димәк, бер уңайдан үч алырга да җай чыккан. Көтәбез...

Фәрит Салихов
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев