Теләче Информ

Үксез кызлар җәбер күрә [ахырзаман галәмәте]

Җенси җинаятьләргә дучар булучыларның күпчелеген балигъ булмаган затлар тәшкил итә. Алар арасында үги ата тарафыннан мәсхәрә кылынган кызлар да күп. КАГЫЛГАН, УНДҮРТ ЕЛГА ЯБЫЛГАН С.Искәндәров кеше үтермәгән, көчләмәгән, югыйсә. Шуңа күрә Чүпрәле район судының 34 яшьлек бу ир-атны 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карары күргән-белгәннәрне хәйран калдырды. Хатынына җиңел...

Җенси җинаятьләргә дучар булучыларның күпчелеген балигъ булмаган затлар тәшкил итә. Алар арасында үги ата тарафыннан мәсхәрә кылынган кызлар да күп.

КАГЫЛГАН, УНДҮРТ ЕЛГА ЯБЫЛГАН

С.Искәндәров кеше үтермәгән, көчләмәгән, югыйсә. Шуңа күрә Чүпрәле район судының 34 яшьлек бу ир-атны 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карары күргән-белгәннәрне хәйран калдырды. Хатынына җиңел тән җәрәхәтләре ясаган, аңа үтерү белән янаган һәм 13 яшьлек үги кызы белән законда көчләү түгел, ә көчләү гамәлләре дип аталучы бозыклыклар эшләгән өчен хөкем ителде ул. Кырыс җәза, иң беренче чиратта, соңгысы өчен бирелде.

Мондый хәлләр, башлыча, ир кеше генә түгел, баланың үз анасы да юньсез булган гаиләләрдә килеп чыга. Җинаять эшендә район үзәге Иске Чүпрәледә яшәүче Сергей белән Надежданың яшәү урынында тискәре бәяләнүе әйтелә. Моны иң әүвәл, рәтләп эшләмиләр, эчәләр дә тавышланалар, дип аңларга кирәк. 2014нче елда Искәндәров хатынын кыйнап, мәҗбүри эшләргә дә хөкем ителгән, төркем белән урлаган өчен 17 яшендә 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, аннан соң да угрылыклар кылып тотылган кеше. Берничә ел элек үзеннән сигез яшькә өлкәнрәк Надежда белән язылышмыйча гына тора башлаганнар. 1975нче елгы хатын-кызның 17 яшендә беренче иреннән тапкан өлкән кызы Екатеринага хәзер 24 яшь, күрше авылда аерым яши ул. 2004нче елда Канашта туган Вера икенче ирнеке. Сергей белән уртак кызлары кечкенә әле.

30нчы май кичендә, Вера сүзе белән әйткәндә, «сожитель» өйгә, гадәттәгечә, салмыш һәм 375 граммлы «Усадская»ны кыстырып кайта. Икәүләп әлеге шешәне бушаткач, өлкәннәр арасында низаг куба. Ир кеше үги баланы куып чыгара, кечкенә кызы алдында хатынына берничә тапкыр тимер урындык белән суга. Вера канга батып идәндә яткан әнисен күргәч, күршеләргә йөгерә. С.Хөснетдинова Надежданың олы кызларына шалтырата.

Екатерина полиция чакырта. Шешенгән-күгәренгән хатынга сырхауханәдә ярдәм күрсәтелә.

Икенче көнне участок инспекторы А.Җәләлов, тән җәрәхәтләрен ачыклау өчен, Надежданы Иске Шәйморзага суд-медицина экспертына алып китә, аны ике кызы да озата бара. Юл уңаенда Вера янында утырган апасына үги атаның сәер кыланмышларын сөйләргә керешә. Моны әнисе һәм рульдә баручы полиция хезмәткәре дә ишетә, әлбәттә. А.Җәләлов Искәндәровның үсмер кызның күкрәкләрен, хәтта җенес әгъзасын тотуы һәм башка гамәлләрендә җинаять чалымнары булуын аңлый, әлбәттә. Һәм бу хакта эчке эшләр бүлегенең тиешле хезмәтләренә җиткерә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Л.Хәлиуллова эшнең асылына тиз төшенә. С.Искәндәровны җавапка тартуны сорап, гаризаны Екатерина яза, бер күзе бөтенләй, икенчесе яртылаш томаланган Надежда яза алмый чөнки. Әлеге хәл явыз ирне тәмам «батыру» ниятеннән хатын-кызлар уйлап чыгарган мәкерне хәтерләтә үзе. Чөнки бу хакта сүз шактый вакыт узгач һәм ир кеше хатынны кыйнап ташлагач кына чыга бит. Чүпрәледә шулай дип лаф оручылар да булмый түгел. Ләкин кыз сөйләгәннәр нахакка охшамаган. Икенчедән, 1нче июнь көнне С.Искәндәров үзе дә полициядә үги кыз белән кылган гамәлләрен сөйләп бирә һәм тәүбә итү, гаебен тану турындагы беркетмә язып калдыра. Әлбәттә, авыл кешесе ул чакта көчләү, ягъни табигый ысул дип аталучы алым белән җенси якынлык кылмагач, үзенең исерек акылсызлыкларының ни дәрәҗәдә авыр җинаять икәнен аңламый. Экспертиза да җенси яктан җитлеккән Вераның кызлык пәрдәсе бөтен дип белдерә бит. Ә инде РФ Җинаять кодексындагы 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә кысаларына эләгүен төшенгәч, ир үги кызга кагылуын гына түгел, хатынын кыйнавын да кире кагарга керешә. Хәер, ике айдан соң соңгыларын таный. Эксперт Надежда тәнендәге биш җәрәхәтнең икесен сәламәтлеккә җиңел зыян китерү дип таный. Бу киресен сөйләп торырга мөмкинлек калдырмый аңа.

Ә менә бернинди дә эзе калмаган җинаятьчел гамәлләрен ахырга кадәр танымый ул. Ләкин тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров зарар күрүче дип табылган кыз бала, кайбер шаһитлар күрсәтмәләре нигезендә, һәм, әлбәттә, С.Искәндәров үзе язган тәүбәле беркетмәне исәпкә алып, аңа дүрт җинаятьчел очрак, шул исәптән, 14 яше тулмаган кызга карата ике тапкыр җенси бозыклыклар кылуда рәсми гаепләү белдерә.

Җинаять эшендә ошбу оятсыз йөгәнсезлек җентекләп сурәтләнә, ябык ишекләр артында узган хөкем утырышларында да бу хакта ачыктан-ачык сөйләнелә. Кыскача гына безгә дә тукталып үтәргә туры килә аларга. Юкса, 1983нче елгы ир уртасы кешенең ни өчен 14 елга утыртылуы аңлашылып бетмәс. Тикшерү материаллары һәм хөкем карарыннан күренгәнчә, 28нче апрельгә каршы төн уртасында исерек Сергей йоклап яткан Вераны уятып, авыл йортының ал бүлмәсеннән алып чыга һәм «иркәләргә», бозык гамәлләр кылырга керешә, телефонына төшерә, үзенең ярамаган җирләрен тоттыра. Берәр сәгатьтән ул үги кызны яңадан аулак якка чыгара, фотолар начар чыккан, дип, тагын төшерергә керешә, җенси тәкатьсезлеген дә баса, бу хакта әнисенә әйтсә, теге рәсемнәрне интернетка урнаштыру белән яный. Үги атадан курыккан бала тавыш чыгарып ярдәмгә чакырмый

Икенче «кәмит» 9нчы май кичендә була. Ул көнне ирле-хатынлылар кечкенә кызларын алып, күршедәге Иске Элмәледә яшәүче туганнарына кунакка бара. Вера өйдә кала. Бу юлы да эчмичә һәм ызгышмыйча гына булмый. Ир кеше Иске Чүпрәлегә кайту өчен такси чакырта, үзе урамга алданрак чыга да юк була. Бактың исә, башкалар саубуллашкан арада Сергей тиз килеп җиткән машина белән өенә кайтып киткән була. Надежданы хуҗалар җигүле ат белән озатып куя. Сергейга туган тиешле Елена алар өендә кинәт пәйда була һәм исерек ирнең үги кызны сыйпаган-назлаган чакка туры килә. Вера мич артына яшеренеп, чишелгән төймәләрен эләктереп куя, апасына Сергейның кыланмышларын сөйләп тә ала. Ләкин Лена тавыш куптармый. Екатеринага шалтыратып, сеңлесен үзе янына алып китәргә куша, сәбәбен аңлатып тормый. Әйтелгәнчә, без капчыкны 30нчы майда ир хатынны дөмбәсләп ташлагач кына тишеп чыга.

14 яше дә тулмаган кызга карата кылынган менә шушы бозыклыкларына аның әнисенә күрсәткән рәхимсезлекләрен дә өстәгәч, 14 ел гомерен кырыс колониядә үткәрергә тиеш дип табыла инде ул. Яклау эзләп Татарстан Югары судына да мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин үзләрен яклый алмый торган балаларга каршы җинаять кылучыларга закон рәхимсез бездә.

ҮГИ АТА ГАЕБЕН КИРЕ КАГА

Казанның Идел буе район судында 12 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепләнүче 1987нче елгы Виталий Ерофеев эшен карау озакка сузылды. Чөнки яклау һәм гаепләү якларының фикере тамырдан аерыла монда.

Бөгелмә якларында туып-үскән Виталий армия хезмәтеннән кайткач, шул райондагы тикшерү изоляторына эшкә урнаша. Яшь хезмәткәр буларак Казанга укырга килгәч, җәзаны үтәтү федераль хезмәте системасында эшләүче Мария белән таныша, соңрак Казандагы изоляторда эшли башлый, үзеннән өлкәнрәк һәм 2003нче елгы кызы булган хатын белән язылыша. 2012нче елда уртак малайлары, өч елдан кызлары туа.

Балда-майда йөзмәсә дә күп балалы гаилә мохтаҗлык күрми. Мариянең әнисе янында да, түләүле фатир һәм Иске Таулык бистәсендә шәхси йортта да яшиләр. Ләкин ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр юньле булмый. Хәер, без җинаять эшендәге күрсәтмәләр буенча фикер йөртәбез. Аларда Виталий усал, үги кыз, хатынына карата рәхимсез, үз балаларына да салкын караучы һәм эчә торган юньсез итеп сурәтләнә, аның чит хатыннар белән хыянәт кылырга маһир булуына аеруча басым ясала. Мария исә эчкече генә дә түгел, ә наркоман, өендә наркоманнар җыеп ятучы эштән чыккан кеше, хыянәтче итеп күрсәтелә. Әлбәттә, болар 5-6 ел бергә яшәгән ир белән хатын аерылышкач һәм үги атаның кыз баланы көчләү очрагы буенча җинаять эше кузгатылгач, димәк, тәмам дошманлашкан кешеләргә бер-берсен каралтырга кирәк булгач әйтелгән сүзләр. Ләкин барысын да нахакка чыгарып булмый аларның, чөнки башка шаһитлар тарафыннан расланганнары да күп. Әйтик, хатынның салгалавын, аерылышкач, тагын да ныграк эчә башлавын яисә, сөяркәсе гаиләне таркатырга йөрүен әйтеп, ир затын хыянәттә гаепләп сөйләүчеләр бар.

Әлбәттә, әлеге күп санлы күрсәтмәләр мәгънәсе, ахыр чиктә, үги кызны көчләү мәсьәләсенә кайтып кала. Кызның әйтүенә караганда, 2016нчы елның 30нчы августы, бәйрәм көнне аларның Иске Таулыклардагы вакытлы торагына кунаклар җыела, алар шашлык кыздырып, башлыча, ишегалдында сыйлана, салют караганнан соң аңа кечкенә энесен йоклатырга кушыла, сабый бала янында ул үзе дә йокыга тала, үги ата көчли башлагач уянып китә. Шул рәвешле, янәшәдәге ишегалдында бер төркем кеше, шул исәптән, хатыны гөрләшкәндә Виталий кара эшен башкарып өлгергән булып чыга.

Соңрак җинаять эшенә шаһит булып теркәлгән кунаклар берни ишетмәгән, күрмәгән булып чыга. Мария ул кичтә кызыннан кан китүен, моны хатын-кызларда ай саен була торган хәл дип уйлап игътибар бирмәвен белдерә. Таныш-белешләр арасында Виталийның исерек чагында Вераның кызлыгын югалтуын, хәтта аның белән «йоклавы» турында сөйләнүләрен әйтүчеләр бар. Болар барысы да сүзләр генә, билгеле. Икеләнергә урын калдырмый торган дәлилләр, ягъни биологик калдыклар алынмый. Чөнки инде 13 яшен тутырган кызчык 7-8 айдан соң гына тикшерелә бит. Гинеколог аның гыйффәтлелек ярысы күптән ертылган, кайчан икәнен ачыклау мөмкинлеге юк, дип белдерә. Кыз, башка ир затлары белән якынлык кылганым булмады, дисә, үги ата моны кире кага. Вера яшьтәшләре белән күптәннән җенси тормыш белән яши, дип белдерә, алай гына да түгел, мәктәп бәдрәфендә «яратышкан» «егетне», ягъни атасы Кавказ милләтеннән булган бер малайны атый, үсмер кызның әлеге яшертен якынлыклар теркәлгән көндәлеге дә бар ди ул. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илдар Гасимов игътибарсыз калдырмый боларны. Чыннан да, үсмер кыз блокнотында диалог рәвешендә кулдан язылган «әсәрләр» була, аларда 6нчы сыйныфларда күренекле теге малай белән «секс» булуына ишарә ясаучы сүзләр дә бар. Ләкин экспертлар һәм укытучылар замана яшьләре «фанфик» дип йөртә торган мондый язмаларны үсмерләрнең хыялый уйдырмасы дип белдерә. Тикшерә торгач, моның чыннан да шулай икәненә Илдар Гасимов та инана.

В.Ерофеев гаебен кире кага. Хәтта 30нчы августта өйдә түгел, эштә идем, дип күрәләтә ялган да оештыра. Иң әүвәл, хәбәрнең хокук саклау органнарына бары тик быел апрель аенда гына барып җитүенә басым ясый ул. Чыннан да, Мария бу хакта октябрь аенда ук белдем, үги ата белән әйткәләшкән чакта кызы 30нчы август хәлләрен әйтеп кычкырды, дип белдерә бит. Әлеге хәбәр таныш-белешләргә дә «саркып» чыга. Ләкин әни кеше полициягә йөгерми. Хатын өч баласын әнисе янына илтә, судка аерылу турында гариза бирә, Виталий туган якларына кайтып шофер булып эшкә урнаша.

Без капчыкны апрельдә тишеп чыга. Уртак машиналарына сатып алучы тапкан Виталий, шушы мәсьәләне хәл итү ниятеннән Казанга килә. Ләкин алдан сөйләшеп куелган булса да, балаларны да, хатынны да таба алмый. Хатынны «оперлар» эзләп таба. Ул исә «Горки» полиция бүлегенә кызы Вераны да ияртеп килә һәм икәүләп В.Ерофеевны көчләгән өчен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза язалар. Виталийны шул көнне тоткарлыйлар, тиздән суд карары белән сак астына алына, үзе эшләгән изоляторга озатыла ул.

И.Ф.Гасимов аңа 14 яше тулмаган затны көчләүдә рәсми гаепләү белдерде. Соңгы сүзне суд әйтәчәк, билгеле. Аңа кадәр кем хаклы икәнен ачыклыйсы бар әле. +

Наил ВАХИТОВ,

Казан - Чүпрәле - Казан

http://tatar-today.ru/2017/11/23218/Татар Тодау

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: