Теләче Информ

Көтмә инде син мине!

- Ял көнендә бер танышым йомыш белән киләсе иде, - дип сөйләде базарда очраган Әсма апа. - Бу көнне йокымны туйдырырга исәп тоткан идем,пенсиядә булсам да, эшләп йөрим бит әле, әмма кеше көткәндә ничек әвәләнеп ятасың инде?! Иртән-иртүк торып, чәйләп алганнан соң, җиң сызганып эшкә керештем. Иң элек өйдә атна...

- Ял көнендә бер танышым йомыш белән киләсе иде, - дип сөйләде базарда очраган Әсма апа. - Бу көнне йокымны туйдырырга исәп тоткан идем,пенсиядә булсам да, эшләп йөрим бит әле, әмма кеше көткәндә ничек әвәләнеп ятасың инде?! Иртән-иртүк торып, чәйләп алганнан соң, җиң сызганып эшкә керештем.

Иң элек өйдә атна буе җыелган тузаннарны сөртеп чыктым, шулай ук келәмнәрнең тузаннарын суыртып, идәннәрне юып чыгардым. Чәйнек-кәстрүлләрне ялтыратып ышкыдым, шау чәчәктәге гөлләремнең корыган яфракларын өзгәләдем, тәртипсез яткан кайбер әйберләрне урыннарына куйдым. Кунак аз тора, күп сыный дигәндәй, үз күзләрем өйдәге бар нәрсәгә ияләнсә дә, чит кеше сынап, тикшереп карый, мин күрмәгәнне күрергә мөмкин бит. Берәр почмакта үрмәкүч ятьмәсе (монысын арттырып әйтүем инде) күзенә чалынса, эш харап!

Безгә беренче тапкыр гына килүе, шуңа өстәлгә кәнфит-печенье, татлы кайнатма ише генә сый куеп булмас дип, камыр ризыгы әзерләргә тотындым. Уңгандырмы-юкмы: үземә бик тәмле кебек тоелды. Шуннан соң, бераз тынычланып, танышымны көтәргә тотындым. Тик менә яз көне ни җаның белән өйдә кул кушырып утырмак кирәк: көрәк-тырма алып, ян бакчага чыктым. Һәркемгә мәгълүм: андагы эшнең очы-кырые юк. Танышым килер алдыннан чылтыратыр әле дип, кесәмә телефонны тыктым. Тик күпме генә колак салсам да, телефон тавыш бирмәде.

Көн шулай эш белән үтә торды, түтәлләр казыдым, яшелчә орлыклары чәчтем, әмма, кем әйтмешли, гел "энә өстендә" булдым: кайчан килер, ник килми инде? Кичкә таба түзмәдем: үзенә чылтыраттым.

"И-и, малай, бүген вакыт булмады инде, иртәгә әбәзәтелне киләм, яме", - дип ышандырды ул.

Икенче көнне йокыдан торуга ук, үзем дә сизмәстән, урамга күз төшердем. Ашыгыч эш булмаганда, кем инде ял көнне иртән-иртүк өеннән чыксын, дип уйласам да, тынгысыз күңелне йөгәнләп буламыни! Бераздан тагын бакчага чыктым. Бу юлы никадәр тырышсам да, акрынрак кыймылдарга туры килде: кичә шактый арыткан. Шулай да, өйгә кереп, тәнәфес ясап, капкалап-чәйләп ала торгач, байтак эш башкардым кебек. Үзем урамда машина кычкырткан тавышны ишеткәч тә, сискәнеп китәм, телефон чылтырагач та: "Әлү, синме бу, Фәгыйлә?" - дип сорарга ашыгам. Юк, ул түгел, туган-тумача хәлне белешә икән. Көн кичкә авышканчы шулай дерт-мерт йөрдем.

Аптырагач, кабат үзенә чылтыраттым. "И-и, малай, мәшәкатьләр килеп чыкты бит, көтмә инде син мине!" - диде танышым. Менә сиңа мә! Телефонны куйдым да, шулчак көн буена сузылган киеренкелегем бетеп, җебеп төштем. Кәнәфигә чумып, берникадәр хәл алып утырдым. Көтеп торудан һәм куып җитүдән дә авыр нәрсә юк, ди бит рус халкы. Һай, дөрес икән!

Авыл апасын тыңлап торды Галиябану ХУҖИЕВА.

Реклама

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: