Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хуш, мәдәният елы! Исәнме, Әдәбият елы!

2014 ел - Россиядә мәдәният һәм сәнгать елы буларак, мәдәният хезмәткәрләре өчен аеруча мөһим һәм җаваплы ел булды. 28 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләренә багышланып үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә узган елның үзенчәлекләре, табыш югалтулары турында сөйләштеләр, алдагы көннәргә бурычлар билгеләделәр. Әүвәл хисап доклады белән район мәдәният...

2014 ел - Россиядә мәдәният һәм сәнгать елы буларак, мәдәният хезмәткәрләре өчен аеруча мөһим һәм җаваплы ел булды. 28 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләренә багышланып үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә узган елның үзенчәлекләре, табыш югалтулары турында сөйләштеләр, алдагы көннәргә бурычлар билгеләделәр.
Әүвәл хисап доклады белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов чыкты. Алда торган бурычларны яктыртып һәм узган елга йомгак ясап, үзәкләштерелгән китап-ханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева, Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекәев, Шәтке авылы китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина һәм Лесной авылы клубы мөдире Гөлия Вохмина чыгыш ясады.
Шөкер, җыр-биюне юлдаш иткән үзешчәннәребез халык сәнгате смотрларында һәм фестивальләрендә актив катнашалар - мактаулы урыннар алалар. "Мизгел", "Нур" вокаль ансамбльләре, "Агыйдел", "Нардуган","Сударушка" фольклор ансабльләре, "Умырзая", "Балкыш", "Сюрприз" бию төркемнәре район, республика сәхнәсен бизи. Аерым коллективларның, җитәкчеләрнең эше мактауга лаек булса да, бериш клуб-берләшмәләрнең тиешле югарылыкта эшләмәве күзәтелә. Бу ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан төзелгән рейтингта да ачык чагыла. Түбән Саурыш авылында өр-яңа клуб төзелүе, Алан, Теләче авылы мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелүе халыкка зур куаныч китергәндер. Быел Олы Кибәхуҗа авылында 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзеләчәк. - Яңа биналарыбызны буш тору - җинаятькә тиң гамәл. Аларда иҗат коллективлары шаулап-гөрләп эшләргә тиеш. Билгеле бервакыт узгач, эшегезгә нәтиҗә ясачакбыз, - дип белдерде үзенең чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов.
Мәдәният һәм сәнгать елында мәдәниятчеләре-без тарафыннан аз хез-мәт куелмаган, анысы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар катнашында узган район, Казан һәм Әстерхан Сабантуйлары, республиканың Икътисадый Советы утырышы, "Созвездие - Йолдызлык - 2014" фестиваленең зона туры, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән республика семинарлары һәркайсыбызның күңеленә зур, мөһим вакыйга буларак кереп калды. Әмма шушы күләмле эшләребез арасында хезмәтебезгә күләгә төшерә торган җитешсезлекләр дә бар. Әлеге дә баягы "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленә әзерлегебез ташка үлчим, даими эшләп килүче әзерлекле, көчле ШТМ командасы юк, елга бер булса да, Халык театры спектакль чыгара алмый, Сәнгать мәктәбенең сәнгать юнәлешендә укырга китүче укучылары юк дәрәҗәсендә. Болар - бүгенге көннең көнүзәк проблемалары. Өч сәгатькә сузылган киңәшмәдә җитәкчелек тарафыннан болар хакында бәйнә-бәйнә әйтелде.
Мәдәният һәм сәнгать елына быел алмашка Әдәбият елы килде. Шушы уңайдан, әлеге елга старт буларак, 7 февраль көнне, район мәдәният йортында бертөркем якташ язучыларыбыз катнашунда зур кичә уздырылды. Әлегедәй җылы, матур кичәләр һәр клубта, һәр китапханәдә узар дигән ышаныч бар. Чөнки төбәгебез әдәбият әһелләренә бик бай. Шушы байлык белән дә без әлегедәй кичәләрне үткәрмәсәк, потыбыз бер тиенгә калачак. Бу очракта матур әдәбиятны пропагандалаучы китапханәчеләрдән зур эш сорала. Моннан тыш, быел мәдәният хезмәткәрләре алдында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау, җәен Казанда үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге чараларында уңышлы чыгыш ясау бурычы да тора.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X