Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кул көрәше ярышында катнашкан берничә укучы белән якыннанрак танышып үтәбез (+ФОТОЛАР)

27 - 28 сентябрь көнне "Батыр"да районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында үткәрелгән кул көрәше ярышлары сайтны укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Шул уңайдан без сезне әлеге ярышларда катнашып призлы урыннар алуга ирешкән укучыларның кайберләре белән таныштырырга булдык. Ярышта күп кеше катнашты, һәр үлчәү авырлыгында өчәр урын, призлы урыннар алучылар саны берничә...

27 - 28 сентябрь көнне "Батыр"да районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында үткәрелгән кул көрәше ярышлары сайтны укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты.

Шул уңайдан без сезне әлеге ярышларда катнашып призлы урыннар алуга ирешкән укучыларның кайберләре белән таныштырырга булдык. Ярышта күп кеше катнашты, һәр үлчәү авырлыгында өчәр урын, призлы урыннар алучылар саны берничә дистә. Без шулар арасыннан берничәсен очраклы рәвештә сайлап алдык. Әлеге егет-кызларга спорт белән шөгелләнү ничек тәэсир иткән, алга таба тормышларында спортка нинди урын бирергә исәп итәләр, максатыбыз шуны ачыклау.

Күбесенең фотоларын да куйдык, ә бер егетебез фотографиясен күрсәтмәвебезне үтенде.

Мәкаләне сорау-җавап формасында оештырдык, һәр катнашучы мондый сорауларга җавап бирде:

1. Армспорт белән күптән шөгелләнәсеңме? Ярышларда катнашканың бармы моңарчы? Тренерың кем? Тагын нинди спорт төрләре күңелеңә хуш килә?

2. Ничәнче сыйныфта укыйсың? Киләчәккә планнарың нинди?

Димәк, кузгалдык.

Айназир Гайнуллин. Олы Мишә авылы

1. Армспортка 7 класстан бирле йөрим, ләкин үзем көрәш белән Сабаның спорткомплексында шөгылләнәм, тренерым Илдар абый Ермолаев , мин тагын футбол , волейбол һәм баскетбол кебек спорт төрләрен яратып уйныйм.

2. Олы Мишә урта мәктәбендә 11 класста укыйм, алга таба, Алла бирса, Казандагы спорт академиясенә кереп физкультура укытучысы һәм тренерлыкка укырга җыенам.

Күргәнебезчә, Айназир киләчәк тормышын да спорт белән бәйләргә тели, шул өлкәдә профессионал булу теләге белән яна. Сүз уңаеннан, Айназир "Батыр"да узган кул көрәше ярышларында 65 кг. үлчәү авырлыгында 1 урын алган иде.

Алисә Галәвиева. Иске Җөри авылы

Безнең сорауларга Алисә болайрак җавап бирде:

1. Кул көрәше белән биш еллап шөгылләнәмдер, моңарчы да ярышларда катнашып 1 - 2 урыннар алып килдем. Спорт төрләреннән тагын волейбол белән кызыксынам. Укытучыбыз Зарипов Айрат абый, ул күп әйбергә өйрәтә.

2. Быел 11 сыйныфта укыйм, спорт академиясенә укырга керергә исәпләр.

Мәкалә башында телгә алынган ярышларда Алисә 50 кг үлчәү авырлыгында 1 урын яулауга иреште.

Нияз Аскаров. Теләче авылы

Ниязның төрле спорт ярышларында катнашканын без еш күрәбез. Кул көрәшеннән дә читтә калмады ул. Һәр көндәшен бик оста ота барып, ахырдан үз үлчәү авырлыгында 1 урын алуга иреште. Сорауларга Ниязның җаваплары:

1. Армспорт белән мин 1 ел элек ныклап шөгылләнә идем, хәзер, дөресен әйтергә кирәк, аз-маз гына. Ярышларда гел катнаша идем, әмма кул көрәшендә бу беренче җиңүем. Тренерым Айрат абый белән Рәмис абый. Тагын мин татарча көрәш белән ныклап һәм яратып шөгылләнәм.

2. Мин 10 сыйныфта укыйм. Киләчәктә тагын да ныграк шөгылләнеп кул көрәше һәм татарча көрәш спорт төрләрендә зур уңышларга ирешергә планлаштырам.

Айсылу Касыймова. Олы Нырсы

Әлеге мәкаләнең дөнья күрүендә Айсылуның өлеше зур. Нәкъ менә аның ярдәмендә мәкалә идеясе башка килде һәм тормышка ашырылды, ул башка укучыларны сораштырырга, материал тупларга ярдәм итте.

Әлбәттә, мөмкинлектән файдаланып Айсылуга да сорауларны бирдем, аның да җавапларын сезнең игътибарга тәкъдим итәм:

1. Кул көрәше белән 5 сыйныфтан бирле шөгылләнәм. Ел да ярышларда катнаша килдем. Алдынгы урыннар алып Республика күләм ярышларда да катнашып кайтырга, урыннар алырга да насыйп булды, Аллага шөкер. Бик күп спорт төрләре белән шөгылләнәм, ләкин шулар арасыннан иң яратканы - волейбол һәм армспорт. Тренерыбыз Гаязов Марат Галимҗан улы, ул безгә кул көрәше серләрен ныклап төшендерә.

2. 11 сыйныфта белем алам, укуымны бик тә спорт өлкәсендә дәвам итәсем килә - теләгем - Спорт Академиясенә керергә.

Бу атнада узган ярышларда да Айсылу үз үлчәү авырлыгында беренчелекне яулады.

Илсөяр Хәйретдинова. Олы Нырсы авылы

1. Кул көрәше белән 12 яшьләрдән бирле мавыгам. Армспорт ярышларында бик теләп катнашам, мәктәптәге кружокларына да йөри идем. Мин күп спорт төрләре белән кызыксынам, шулар арасында иң яратканы армспорт һәм бадминтон. Тренерыбыз Марат абый Гаязов.

2. 9 сыйныфта укыйм. Бу уку елын әйбәт кенә тәмамласам, 9дан соң башка җиргә укырга керергә исәп итәм. Киләчәктә табиб буласым килә үземнең.

Илсөяр дә ярышларда үз үлчәү авырлыгында 1 урын яулады.

Гүзәл Фәйзуллина. Алан авылы

1. Кул көрәше белән 11 - 12 яшьләрдән шөгылләнәм, хәзер миңа 17 яшь. Әйе, ярышларда катнашканым бар, ошый. Тренировакаларга йөрергә насыйп булмады, кул көрәше серләренә әтием белән әнием өйрәтә күбрәк. Башка спорт төрләренә килсәк, ярышларында катнашканым булмаса да, йөгерергә бик яратам.

2. 11 класста укыйм. Әлегә киләчәктә нинди юлдан китәсемне ныклап уйлыйм, берни дә әйтә алмыйм. Киләчәк тормышымның кызыклы булуын телим.

Әлбәттә инде, Гүзәл дә зур осталык белән кул көрәштереп лаеклы рәвештә үз үлчәү авырлыгында беренчелекне яулап алды.

Илмир Хөсәенов. Алан авылы

Фотосын куймавыбызны сораган спортчы нәкъ менә Илмир була инде. "Фотога төшәргә, фотоларымны интернет челтәренә куярга яратмыйм", - диде ул. Фотосы булмаса да, Илмир мисалы күпләр өчен өстәмә мотивация чыганагы була ала. Ни өчен шулай икәнлеген аның җавапларыннан соң аңларсыз:

1. Кул көрәше белән ике ел шөгылләнәм. Ярышта узган ел да катнашкан идем, әмма урын ала алмадым. Тренерым Ренат Зәйнетдинов. Башка спорт төрләреннән футбол һәм бадминтонны яратып уйныйм.

2. Быел 7 сыйныфта укыйм. Планнарым - 9 сыйныфтан соң Арчадагы Педагогик Училищега спорт буенча укытучылыкка укырга керү.

Күргәнебезчә, Илмир ике ел ныклап шөгылләнгән, узган ел уңышсызлыкка очраган - призлы урыннар алуга ирешмәсә дә күңелен төшермәгән, шөгылләнүен дәвам иткән һәм быел үз үлчәү авырлыгында беренче урын аныкы!

Нәтиҗәләр

Сораштырудан күренгәнчә, күпчелек киләчәктә дә спорт белән шөгылләнергә, тормышын спорт белән бәйләргә тели. Игътибар итегез, без сораштыруны Вконтакте социаль челтәре аша башкардык, ягъни, сораштыруда катнашучылар һәркем үз өеннән торып җаваплар бирде, бер-берсенең җавапларын алар күрмәде. Ярышлардан соң бергә җыеп ул сорауларны биргәндә бер-берсеннән күреп җавап бирергә мөмкин, әмма бу андый очрак түгел, җаваплар индивидуаль, башкалар йогынтысында әйтелмәгән, ихластан әйтелгән.

Киләчәктә башка юлдан китәргә теләүче егет-кызларга да спорт белән шөгылләнүнең файдасы зур әлбәттә. Һәркем дә спортчы яки тренер булып бетә алмый, табиблар да, башка һөнәр ияләре дә җәмгыятькә бик кирәк.

Әмма шунсы хак - район күләмендә физкультура укытучылары һәм тренерлар башкара торган фидакарь хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында - балалар спортка тартыла, сәламәт булып, чыныгып, ныгып үсә. Әлеге балаларның характерлары да көчле була, алар җиңүгә, зур үрләр яуларга омтылып, шуңа ияләнеп үсәләр. Алай гына да түгел, алга куйган максатларына ирешергә ихтыяр көче, үҗәтлек, авырлыклар алдында югалып калмау кебек сыйфатлар тәрбиялиләр үзләрендә.

Димәк, алар начар кешеләрнең йогынтысына бирешмәс, туры юлдан адашмый барып матур тормыш корыр дигән ышаныч бар. Бу фикерләр әлеге мәкаләдә исемнәре телгә алынган укучыларга гына түгел, шундый ярышларда катнашып килә торган һәр бала өчен дә дөрес, дип саныйбыз.

Ул читтән карап торганда гына җиңел кебек, ә чынлыкта һәр ярыш алдыннан күп сәгатьлек тренировкалар үткәрергә, руслар әйтмешли "через немогу" шөгылләнергә, җиде кат тир чыгарып тырышырга кирәк.

Сүз уңаеннан, күрми калган булсагыз, армспорт буенча район беренчелегенә уздырылган ярышларның нәтиҗәләрен сез биредән карый аласыз.

Раил ИЛЬЯСОВ, Айсылу КАСЫЙМОВА, махсус "Теләче" сайты өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев