Теләче Информ

Безнең чор кумиры

3 сентябрь көнне районыбызда совет чорының иң атаклы хоккейчыларының берсе, капкачы Третьяк Владислав Александрович булып китте. Эшлекле сәфәре вакытында ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре белән берлектә "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, Теләче хоккей...

3 сентябрь көнне районыбызда совет чорының иң атаклы хоккейчыларының берсе, капкачы Третьяк Владислав Александрович булып китте.
Эшлекле сәфәре вакытында ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре белән берлектә "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, Теләче хоккей мәйданчыгында, "Батыр" спорт комплексында һәм Теләче сәнәгать мәйданчыгында булды, аларның эшчәнлекләре һәм хезмәт коллективлары белән танышты. Азактан, ул "Батыр" спорт комплексында спортчы балалар һәм районыбыз хезмәтчәннәре белән очрашты, алар белән гамьле әңгәмә корды, үзенең тормышыннан алынган кызыклы тарихи хатирәләрне сөйләде.
Әйе, Владислав Александрович, кайчандыр, үз чорының легендасы, совет балаларының кумиры иде. Малай чакта кайсыбыз гына Третьякка ошарга теләмәде дә, аның кебек танылган спортчы буласы килмәде икән!? Чыннан да, без малай-шалайлар аларга охшарга тырышып, (алар дигәнем, Петров, Макаров, Михайлов, Харламов, Бальдерис, Хомутов һәм башкалар) ничәмә-ничә таяк сындырмадык та, кар көртендә ничәмә-ничә алка югалтмадык. Дөрес, Третьяк кебек танылган хоккейчы була алмадык, анысы. Әмма күңелдә аңа охшарга тырышу инстинкты, җиңү рухы беркайчан да бетмәде. Шунысы игътибарга лаек
Владислав Александрович яшьлегендә бозда ут уйнатса, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты, анда физик тәрбия, спорт һәм туризмны үстерү комитеты әгъзасы буларак зур хезмәт куя. Аның Татарстанга, башлыча Кукмара һәм Теләче районнарына ясаган эшлекле сәфәрен дә депутатлык эшчәнлеге белән бәйләп карарга кирәк. Әйе, депутат буларак, аны нәкъ менә төбәкләрдәге физик тәрбия, спорт һәм туризмның үсеше кызыксындыра. Безнең хоккейчыларыбыз, көрәшчеләребез һәм спортчы балалар белән бик теләп аралашты ул. Хәтта беришләре белән кул да көрәштерде, теннис та уйнады. Үзен бөек хоккейчы дип тормады. Ул бит өч тапкыр Олимпия, ун тапкыр дөнья чемпионы, бер тапкыр Канада Кубогы иясе, тугыз тапкыр Европа чемпионы булып танылган шәхес. СССР беренчелеге турында әйткән дә юк инде. Ул көнне һәркем аның белән фоторәсемгә төшәргә, автограф алып калырга тырышты. Кем әйтмешли, кем өлгерде, кем юк... Зур ашыгычлык белән китеп барды безнең яраткан кумирыбыз. Баксаң, юмор хисенә ия, үтә җанлы әңгәмәдәш тә икән ул. Безнең күңелләрдә ул әнә шундый якты, ихлас кеше булып истә калды. Үзенең чыгышында ул балалар белән әңгәмә корып, хезмәтне яратырга өндәде, барлык ирешелгәннәрнең артында зур хезмәт ятуын әйтте.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: