Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кыш көне кошларны да онытмыйк - җимлекләр куйыйк

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларның берсе - песнәкләргә кыш көне азык табу...

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларның берсе - песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, алар кеше яши торган урыннарга килә. Салкын кыш айларында без аларга җимлекәр куябыз микән? Бу уңайдан райондашларыбызның фикерен белештек.

Илсөяр Шәйхиева, Шәтке урта мәктәбенең биология фәне укытучысы:

- Ел саен мәктәптә ноябрь аенда "Җимлек" операциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән 40 җимлек ясалып, агачларга урнаштырылды.

Фәүзия Минһаҗева, Айдар авылы:

- Тәрәзә ачып, кошларга көн дә ипи куям. Песнәкләр көн дә килә. Аларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.

Гөлназ Минһаҗева, Олы Кибәхуҗа авылының "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе:

- Безнең балалар бакчасындагы агачларда җимлекләр тора. Ел саен без аларны яңартып, өстәп торабыз. Быел да бакчабызга йөрүче балаларга кошларга җимлекләр куярга кирәклеген аңлаттык. Бу көннәрдә сабыйлар әти-әниләренең ярдәме белән җимлекләр ясый. Балалар белән бергәләп бакчага чыгып, җимлекләргә ризык куябыз.

Наилә Миңнебаева, Теләче авылы:

- Балалар бакчасына алып баручы җимлекне ясарга кызым Алинәгә әтисе булышты. Илназ улым үзе җимлекләр ясый. Балалар кошларны бик кызганалар. Көз аенда күпләп балан, җимеш җыеп куйган иделәр. Хәзер шул җимешләрне, ипи валчыкларын, көнбагыш һәм терлек майларын кошларга көн дә аз-азлап салалар.

Алан урта мәктәбе укучылары да бу көннәрдә җил, бураннардан соң, кошларга куелган җимлекләрне рәткә китерү белән мәшгуль. Әлеге мәктәп укучылары кошлар өчен куелган җимлекләрне яңартып торуны үзләренә максат итеп куйган.

Кадерле укучыларыбыз! Әйдәгез, кошларга җимлекләр ясап элеп куйык. Бу эшне балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, мәктәп укучыларына гына йөкләмик.

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев