Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кыйныйм, көн саен кыйныйм хатынны... (булган хәл)

Кайчан икәнен тәгаен генә хәтерләмим, сүз ара-сүз чыгып, бер авылның икмәк басуында районның авыл хуҗалыгы буенча зур бер белгече сөйләгән иде бу вакыйганы. Ул вакытта бу хәлне гаҗәпкә калып тыңладым, ә сөйләүченең төпле фикерләре, үзенчәлекле сөйләм манерасы кулыма каләм алып, шушы вакытта булганнарны язарга мәҗбүр итте. Сүз, авыл ирләренең эчеп...

Кайчан икәнен тәгаен генә хәтерләмим, сүз ара-сүз чыгып, бер авылның икмәк басуында районның авыл хуҗалыгы буенча зур бер белгече сөйләгән иде бу вакыйганы. Ул вакытта бу хәлне гаҗәпкә калып тыңладым, ә сөйләүченең төпле фикерләре, үзенчәлекле сөйләм манерасы кулыма каләм алып, шушы вакытта булганнарны язарга мәҗбүр итте.
Сүз, авыл ирләренең эчеп бетеренеп йөрүләре, моның авыл киләчәге, күмәк хуҗалыклар өчен, ә иң мөһиме - гаилә өчен нинди зур трагедия булуы турында сөйләшүдән башланды. Җор телле җитәкче кызып-кызып, бармаклары белән ишарәләп сөйли башлады. Урындагы җитәкчеләр дә, механизаторлар да, без - урып-җыю кампаниясен яктыртырга килгән журналистлар да йотылып тыңларга керештек үзен.
"Сез һаман исерекләрне яманлыйсыз да, исерекләрне яманлыйсыз. Мин үзем дә мактамыйм аларны, тик соңгы көннәрдә аеруча уйлана башладым бу темага. Исерекне яманлаганчы, аның ни өчен кулына шешә алуын уйларга кирәк, җәмәгать! Эшнең төбен аңламыйча, кешене "исерек тәре", дип, ике тиенгә чыгарып салу җиңел ул. Әле күптән түгел генә үзем белән булган бер вакыйганы сөйлим мин сезгә хәзер, нәтиҗәләрне үзегез ясарсыз.
Кичкә кырын авылга кайтып барышым. Ярты юлга җиткәч, ни күрим, "исерек" дигән даны булган авылдашым җәяүләп чайкала-чайкала каяндыр кайтып килә. Авылга кадәр әле ерак, ә бу инде хәйран гына төшергән, булмас, мин әйтәм, утыртыйм, миннән булсын изгелек. Кереп утырды бу, оялган була тагын, оялмаслык та түгел шул, егылып ыштан-күлмәкләрен пычратып бетергән, әллә аска да җибәргән шунда, машина хәмер һәм тагын әллә нинди исләргә тулды, тәрәзәне ачып куйдым да, сөйләштерергә тотындым моны. Кызык өчен түгел, кызганыч миңа Барыйны (Р.Ш. - геройларның исемнәре үзгәртелде), вакытында менә дигән ир иде бит ул, колхозның иң алдынгы механизаторы, исеме "Алдынгылар тактасы"ннан төшмәде.
Менә шундый булдыклы кешедән кинәт шушындый алкашка әйләнде дә куйды. Әле өстәвенә, фермада сыер савучы булып эшләүче хатынын җәберләп яши, хатынының көн аралаш күз төпләре кара янган булыр. Шул Рәмзияне жәлләп башладым инде сүзне, ичмасам, мин әйткәч, әзрәк хатынына гына булса да миһербанлыланмас микән дип уйладым. "Барый, - дим мин моңа, - инде үзеңә карарлык та түгел, үзеңне харап иттең, ичмасам хатыныңны җәберләп яшәмә!" Үзенчә акыл өйрәтмәкче булып башлаган идем сүзне, әй, үкендем ник башлаганга. Китте бу тезеп... Минем күзлектән Рәмзия, бик уңган-булган, сабыр хатын. Ничек кулың күтәрелсен инде шундый хатынга, ике балаларын да фәкать ул гына кеше итеп тота. Белмәсәң - сөйләмә икән шул, һәр гаиләнең - үз әттәхияте. Рәмзия белән матур гына яшәгән җирдән, әнисе озак вакыт авырып, үлеп киткәннән соң бозылды Барый. Хатын сөймәслек сәбәбе юк түгел икән шул... Барысын да сөйләп бирде миңа Барый... "Менә, Хафил Сәйфиевич, анагызны күз алдында тилмертеп үтерсә, хатыныгызны сез хөрмәт итәр идегезме соң? Юк, бер генә юньле кеше дә мондый хәлне гафу итә алмас, мин дә итә алмадым, гафу итмәячәкмен дә. Әйе, бик матур яшәдек без Рәмзия белән, әни белән дә мөнәсәбәтләре начар түгел иде, вак-төяк гаугалар булды булуын, анысын яшермим. Әни авырый башлап түшәккә яткач башланды барысы да. Мин колхозда булгач, көнозын эштә. Шуңа да, әнине кара, дип Рәмзиягә эшкә чыгарга рөхсәт итмәдем. Мин аны әнине карый дип уйладым бит, ә ул мин китүгә ишекне бикләп чыгып китә һәм мин кайтыр алдыннан гына кайта икән, өйдә булганда да әни янына килеп тә карамаган. Ничек шуның кадәр икейөзле булырга мөмкин?!
Ничә ел гомер иткән хатыныңның нинди икәнен белмә инде. Мәрхүмкәем әни дә сатмады киленен, "Карый, Аллага шөкер", дип кенә тора. Ә ул әнине карау түгел, киресенчә, тизрәк үтерергә тырышып йөргән икән. Бервакыт өйгә иртәрәк кайтып кердем, минем кергәнне сизмәделәр булса кирәк, әни урын өстендә, кычкырган тавышы ишетелә: "Килен, үләм ахры, су гына булса да бир, Алла хакы өчен", - дип тилмереп сорый Рәмзиядән. Ә теге башка бүлмәдә, ишетмәмешкә салыша. "Килен, үтермә, бир су", - дип әчыргаланып кычкырып җибәрде әнием. Шулчак Рәмзиянең ни дип әйткәнен белсәгез, ул сүзләрне дошманыңа да әйтеп булмый. "Катсаң, катмадың инде, карт тәре", - дип әйтеп ташламасынмы. Йөрәгем жу итеп китте. Әни янына йөгереп кердем, Рәмзия дә әллә-нишләп китте, калтырана-калтырана минем арттан кереп җитте. Әни балакаем шул хәлендә дә: "Озак авырып яттым, миңа рәнҗемәслек түгел шул, кичер киленне", дип аны якларга маташты. Шул көнне җан тәслим кылды, бәгырькәем. Менә хәзер үзегез уйлап карагыз, үз әниеңне шундый көнгә җиткереп, соңгы минутларында, су бирергә дә иренгән хатынга, анаңны җәберләп үтергән хатынга нинди мөнәсәбәттә булыр идегез сез? Кыйныйм, көн саен кыйныйм Рәмзияне. Ул гына аз әле аңа! Үзе дә берни әйтми, аңлый ул хатасын, кеше янында гына шундый тыйнак шул ул, бөтен кеше өчен дә мин әшәке ир, мин хатынны кыенда яшәтәм, ә Рәмзия үзе берни дә эндәшми, минем алдымдагы гаебен танып, тешен кысып түзә..."
Менә ни өчен эчә башлаган икән Барый, йөрәк ачысына чыдый алмый эчә башлаган ул... Шушы вакыйганы сөйләгәннән соң Барыйга карата булган бөтен тискәре фикерләрем эреп юкка чыкты, машинамда утырган әлли нинди исләр аңкып торган Барыйның исерек икәне дә онытылган, ә Рәмзиягә булган мөнәсәбәтем йөз процент кире якка үзгәрде. Хәзер мин Барыйны хөрмәт итәм, исерек килеш күрсәм дә, кул биреп исәнләшми китмим. Үз анамны һәм үз хатынымны күз алдыма китердем мин аның сөйләгәннәреннән соң, мондый хәлдә калган ир ни эшләргә тиеш, әле дә түзә икән, Барый. Шуңа күрә, исерекне гаепләргә тотынганчы, аның ни өчен эчә башлавын уйларга кирәк", - дип сүзен төгәлләде җитәкче әфәнде.
Әйе, гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп биредә... Язуымның максаты да әнә шул, гыйбрәт булсын өчен. Бер психолог әйткән сүзләр искә төшә. "Ничек кенә авыр булмасын, иреңне югалтсаң, яңадан кияүгә чыгып була, хатын мәсьәләсендә дә шул ук, бала югалту ачысыннан соң, тагын бер сабый тудырып юанырга була. Бары тик әти-әнине генә беркайчан да кире кайтарып яки икенчегә алыштырып булмый", - дигән иде ул. Шуңа да хөрмәт итик, кадерлик һәм беркемнән дә мыскыл иттермик кадерле әти-әниләребезне. Өлкәннәребезне кадерләүнең әҗерен үзебез күрербез.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев