Теләче Информ

Кызлар иртә өлгерә, егетләр… хөкем ителә [ахырзаман галәмәте]

Балигъ булмаган затлар белән якынлык кылу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән законнар бар үзе. Әмма яшүсмерләр тотнаксызлыгын йөгәнли алмый алар. Чөнки ирекле рәвештә булган җенси мөнәсәбәтләр, башлыча, күләгәдә кала. Ләкин хокук саклау органнарына мәгълүм булып ир затларын хөкем итү белән төгәлләнгән мисаллар да күп. //Безнең гәҗит// БАЛА ӘНИ БУЛА 9нчы сыйныфны җитәкләүче...

Балигъ булмаган затлар белән якынлык кылу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән законнар бар үзе. Әмма яшүсмерләр тотнаксызлыгын йөгәнли алмый алар. Чөнки ирекле рәвештә булган җенси мөнәсәбәтләр, башлыча, күләгәдә кала. Ләкин хокук саклау органнарына мәгълүм булып ир затларын хөкем итү белән төгәлләнгән мисаллар да күп. //Безнең гәҗит//

БАЛА ӘНИ БУЛА

9нчы сыйныфны җитәкләүче укытучы ханым ябык гәүдәле укучысы А.Фролованың буй-сынындагы үзгәрешләрне сизми калмый. Өстәвенә, төшке аштан соң кәефсезләнүен күрә, тәрәзә ачып саф һава сулап торган чакларын да очрата. Интернеттагы социаль челтәрдә Альбинаның бер егет белән төшкән фотосурәтен дә күргәч шик тагын да көчәя. Әмма икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә кызый җенси тормыш белән яшәвен кире кага, тазардым дип аклана. Аның әнисе Гөлсинә исә баласының эче үсүне ниндидер шеш галәмәте ди, операция ясарга кирәк дип сөйләнә.

Әмма кызый авырлы түгелме дигән уй тынгылык бирми укытучыга. Шул көннәрдә балаларның сәламәтлеген тикшерергә килгән табибларга да пышылдый ул бу хакта. Нәтиҗәдә, укучы баланы хатын-кызлар консультациясенә җибәрәләр, ә анда 2001нче елда туган А.Фролованың көмәне 23-25 атналык дип белдерелә. Әни кешенең моны сизми йөрүе сәер, билгеле. Тикмәгә генә мәктәптә кызның ата-анасы турында: «Еш эчәләр, баланы тәрбияләү белән шөгыльләнмиләр, укуы белән кызыксынмыйлар, җыелышларга йөрмиләр», - дип тискәре бәя бирмиләрдер. Ә Альбина турында әйбәт фикердә торалар: укуы уртача, тәртибе яхшы, тәрбияле, итагатьле, диләр.

Туачак баланың атасы Лениногорск политехника көллиятенең Азнакайдагы бүлегендә укучы 18 яшьлек Ринат Вәлиев икәне тиз ачыклана. Егет сөйгәненең авырлы икәнен әйтеп әти-әнисен бер мәлгә өнсез итә. Чөнки Альбинаны да, аңа нибарысы 15 кенә яшь икәнен дә яхшы белә алар. Икенче көнне Әлмәткә барып «киленне» УЗИ тикшеренүе аша үткәрәләр. Табиблар баланың ир җенесеннән булуын әйтеп «куандыра». Өлкән Вәлиевләр малайларын теге бәхәсле закон нигезендә хөкем итәчәкләрен чамалыйлар һәм кичекмәстән шушы бәхетсезлектән котылу чарасына керешәләр.

Искәртик, гаиләләрнең икесендә дә баланы төшерү турында сүз дә булмый. Язмыштан узмыш юк, тудырырга һәм үстерергә, дип сөйләшәләр. Тырыша торгач, булачак әти кешене коткару чарасы да табыла. Бактың исә, моның өчен бары тик яшьләрне өйләнештерергә генә кирәк икән. 15 яшьлек кызны кияүгә бирү җиңел мәсьәлә түгел үзе. Балигъ булмаган яшүсмерләрнең никахын теркәп, ир белән хатын, дип игълан итәргә рөхсәтне бары тик аерым очракларда райбашкарма комитеты гына бирә ала бит. Ләкин тырышкан таба, ташка кадак кага дигәндәй, Вәлиевләр әлеге рөхсәтне алуга ирешә, 4нче мартта никах теркәлә һәм Фролова Вәлиевага әверелеп килен булып төшә, ә 13нче майда исән-сау дөньяга килгән малай аваз сала.

Яшьләр социаль челтәрдә 2014нче елдан ук аралашалар. Тәүге тапкыр узган ел башында Азнакайдагы «Чатыр Тау» боз сараенда күрешәләр дә, даими рәвештә очрашалар. Бер-берсенең әти-әниләре белән танышып китәләр. «Зурларча» яратышулар Вәлиевлар фатирында өлкәннәр эштә, Ринатның кечкенә энесе балалар бакчасында чакта була.

Әлеге гамәлләр ир-егет тарафыннан закон бозу булып саналгач, аңа каршы җинаять эше кузгатырга туры килә. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Газетдинов, башлыча, яшьләр сөйләгән буенча 1998нче елгы Ринат Вәлиев 16 яше тулмаган кыз белән барлыгы алты тапкыр җенси якынлык кылган, дип таба һәм аңа рәсми гаепләү белдереп май ае азагында эшне шәһәр суды каравына озата.

Хөкем утырышының Р.Вәлиевка карата җинаять эзәрлекләвен туктату, ягъни җаваплылыктан азат итү турында карар игълан итү белән тәмамланачагына шик юк диярлек. Моның өчен зарар күргән як - кыз һәм аның әти-әнисенең ризалыгы гына кирәк.

КӘЛӘШКӘ 14 ЯШЬ

Чүпрәле районы үзәгендә яшәүче Әлфия ханым 13 яшьлек кызының армиядән кайткан чуаш егете белән йөри башлавын ишеткәч, 1997нче елгы Владислав Марковны әрләп тә, үз ишләрен табарга өндәп тә карый. Әмма ул булачак «теща»га күрер күзгә җиткән кызларга охшаш сөйгән ярын ташламаячагын, аңа 18 яшь тулганчы көтәчәген белдерә. Турысын гына әйткәндә, холыксыз, олылар әйткәнне колагына да элмәүчән тыңлаусыз Айгөл белән сөйләшү дә нәтиҗә бирми.

Район үзәге янәшәсендәге Яңа Чүпрәледә яшәүче Владны интернеттагы социаль челтәр аша 2015нче елда ук үзе эзләп таба ул. Узган ел азагында Марков хәрби хезмәттән кайткач яңадан аралаша башлыйлар. Еш кына шугалакта очрашалар. Егет кызны өенә озатып куя да, китеп бара, чөнки кышкы салкында озын-озак йөреп булмый. Яшьләр җылы урын табу турында хыяллана һәм быел гыйнвар аенда ниятләренә ирешәләр, район үзәгендә вакытлы фатир алалар. Килешү буенча, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән тыш торак хуҗасы Алмаз Буркиевка ай саен 3 мең сум биреп барырга тиеш булалар.

Һөнәре, даими эш урыны булмаган Марков бу акчаны кайдан алырга уйлагандыр, анысы билгесез. Бары тик А. Буркиев кесәсенә бер тиен дә кермәве мәгълүм. Ульян өлкәсендә яшәүче ир-ат күршеләре, «квартирантларың» тәрәзәдән йөри, дип хәбәр иткәч, килә Иске Чүпрәлегә. Яшьләрне таба алмагач, үзе әйтмешли, «18-19 яшьләрендәге кыз»ның әнисе янына да барып карый, анысы «акчаны Марковтан сора» дип туздырып җибәрә аны. Чөнки кызы өендә яши бит, бары тик ике төн кунарга кайтмый…

Гашыйкларның тәрәзәдән йөрү сәбәбенә килсәк, бусы полиция хезмәткәрләре белән бәйле икән. Эш шунда ки, 22нче гыйнварда Айгөл, 14 яше тулган көнен дуслары белән билгеләп үтәргә дип, чыгып китә, кич дус кызында куна калачагын хәбәр итә, китап-дәфтәрләрен мәктәпкә иртә белән сеңлесенә биреп җибәрергә куша. Икенче көнне кичкә таба Эльвира апасының укуда булмавын әйтә. Шөбһәгә төшкән әни кеше полициягә хәбәр сала. Кызый беркемгә дә үзенең кайда икәнен, төгәлрәге, сөйгәне белән теге фатирда булуын белдерми, бары тик дус кызына «тишә». Ә ул исә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор кушуы буенча шалтырата. Шул рәвешле, аулак өй ишеге төбендә формалы кешеләр пәйда була, ә тегеләр тәрәзәдән чыгып шыла.

Әлбәттә, авыл җирендә озак качып йөри алмый алар. Кич белән Владислав район эчке эшләр бүлегендә 4,6нчы һәм 22нче гыйнварда иртә өлгергән кызый белән ирекле рәвештә җенси якынлык кылуын танып, рәсми беркетмә төзи. Бу хакта белеп алган Әлфия ханым һич икеләнүсез аны җинаять җаваплылыгына тартуны үтенеп гариза яза. Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән өлкән тикшерүче Д.С.Әскаров балигъ булган ир-атның 14 яше тулмаган кыз бала белән җенси якынлык кылу очрагы буенча җинаять эше кузгаткач күп тә үтми әни кешенең фикере үзгәрә. Ул булачак кияүне җәзасыз калдыруны сорап икенче мөрәҗәгать ясый, аңа дәгъвам юк, дип белдерә. Ләкин эш аның дәгъвасы буенча түгел, ә Җинаять Кодексының 134нче маддәсе кысаларына керүче явызлык кылынганга күрә ачыла бит. Шуңа күрә аның тырышлыгы исәпкә алынмый. Дамир Әскаров зарар күрүче дип табылган Айгөлнең рәсми вәкиле итеп киресен сөйләргә керешкән ананы түгел, ә Үби авылындагы «Балкыш» балалар приюты психологы Гөлназ Ханбикованы билгеләп куя.

Айгөл әлеге оешмага шушы эшләр «калкып» чыккач Әлфия ханым гаризасы буенча урнаштырыла. Анда эләккәч моңа кадәр мәктәптә начар бәяләмә бирелгән 8нче сыйныф укчысында уңай якка үзгәрешләр дә сизелә, ул тәрбия чараларында теләп катнаша, укуы, тәртибе яхшыра. Тиздән Әлфия кызын приюттан ала. Айгөл әнисе һәм үги әтисе янына кайтарыла, ә үз атасы белән аралашмый ул.

Тикшерү эшләре озын-озакка сузылмый. Яшьләр икесе тиң аулак өйдә булган мәхәббәт уеннарын бер төрле сөйлиләр, гүзәл җенес вәкиле яратышу аның теләге һәм ризалыгы белән булды, дип бара. Өстәвенә, бу өлкәдә моңа кадәр тәҗрибәсе булуын, ягъни 2016нчы ел җәендә, Ульян өлкәсенең Чардаклы районында Равил атлы егет белән «сөешүен» әйтеп бирә. Бу белдерү тикшерүче игътибарыннан читтә калмый, чөнки сүз тагын бер ир затының шундый ук җинаять эшләве хакында бара бит. Медицина экспертизасы да кызыйның күптән гыйффәтле булмавын ачыклый. Ләкин аңа артыгын ычкындырып ташлавын төшендерүчеләр табыла, күрәсең. Чөнки Айгөл бу егет һәм вакыйга турында сөйләүдән баш тарта. Шулай да әлеге мәгълүмат Ульян өлкәсе хокук саклау органнарына озатыла.

Ә Чүпрәледә булган хәлләргә нокта куелды инде. Өч җинаятьчел гамәл кылуда гаепле дип табылган Марковка 4 елга иреген чикләргә дигән җиңел җәза бирелде. Чөнки бу иректән мәхрүм итү түгел бит. 20 яшьлек егет әнисе кияүгә чыгып чит өлкәгә киткәннән бирле тәрбияләп үстергән әби-бабасы йортында, Яңа Чүпрәле авылында яши. Район үзәгендә еш була, кәләше белән дә очраша икән. Хәзер инде кеше күзенә күренүдән шүрләмичә, урам буйлап култыклашып йөриләр, ди.

Наил ВАХИТОВ

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: