Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Кызым миннән бөтенләй баш тартты…» [гыйбрәт]-"Татар Тодау"

- Әле ярый өемнән куып чыгармыйлар. Шунысына рәхмәт укырсың. Юкса балаларымны бер дә әшәкелеккә өйрәтеп үс­термәдем. Кеше булсыннар дип тәрбияләдем, - дип сөйли Казанның Карьер бистәсендә яшәүче Сания апа. - Гомерем буена заводта эш­ләдем. Яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таптым. Алардан соң туган игезәкләрем, 6 айлык булгач, үлеп...

- Әле ярый өемнән куып чыгармыйлар. Шунысына рәхмәт укырсың. Юкса балаларымны бер дә әшәкелеккә өйрәтеп үс­термәдем. Кеше булсыннар дип тәрбияләдем, - дип сөйли Казанның Карьер бистәсендә яшәүче Сания апа. - Гомерем буена заводта эш­ләдем. Яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таптым. Алардан соң туган игезәкләрем, 6 айлык булгач, үлеп киттеләр. Сабыйларым өчен көн-төн еладым. Кулга алып сөярлек иде бит инде. //Ватаным Татарстан//

Тик мин күрәсе хәсрәт моның белән генә бетмәгән икән. Балалар хәсрәтеннән айнып та бет­мәдем, иремне машина бәреп китте. Аны аякка бастырыр өчен бик күп тырыштым. Шул чакта туганнарым миннән бөтенләй баш тартты. Илдусныкылар да килеп йөрүләрен туктатты. Ике кечкенә бала белән көн-төн эшләдем. Ярый әле, күршем Мария түти булышып торды. Тик ничек кенә тырышсам да, Илдусны терелтеп булмады. Өч ел интегеп ятканнан соң, ул безне калдырып китте. Ә аннары мине, димләп, Биектау рай­онының бер авылына кияүгә бирделәр. Бер дә өйләнмәгән, яше кырыкка җитә торган кеше иде.

Башта балаларымны кабул итәм дисә дә, соңыннан алар артык кашык булды. Мин аларны кыерсытырга ирек бирмәдем, әйберләремне төядем дә аерылып кайттым. Ул вакытта балалар кул арасына керә башлаганнар иде инде. Шулай итеп, без җир алып, йорт сала башладык. Кызым да, улым да бик булышты. Тик гаилә корыр вакытлары җиткәч, алар үзгәрде дә куйды. Улы Фаил әллә ничә кат өйләнеп карый. Беренче хатыны белән балалары булмаганга аерылышалар, икенчесе үзе ташлап китә. Өченчегә үзбәк кызын алып кайта. Ә ул күрмәгәнне күрсәтә.

Баштарак, мин намаз укыйм дигән булса, соңыннан аның кыланмышларына исләре китә болар­ның. Яшьләр Сания апа белән бер түбә астында яшәсәләр дә, кереп-чыгып йөри торган юллары башка, ишекләре аерым була. Бервакыт Фаил әнисе янына күчеп чыга. Баксаң, Гөлнара өйгә ир-ат алып кайткан икән. Менә шундый хәлләрне дә күрәләр алар. Әмма хатынны куып чыгара алмыйлар. Ул аларга пропискага кереп, үз куышын булдырып куя. Фаил дә тик тормый. Йортның әнисе яшәгән өлешенә марҗа ияртеп кайта. Яше сиксәнгә җитүче әби түзә алмый. Гөлнарага үлемтеккә дип җыйган акчаларын биреп, йорттан баш тартуын сорый. Тик моннан соң да йортта тынычлык урнашмый. Марҗа килен китми дә, рәтләп яшәми дә. Фаилне үзгәртә дә куя. Хәзер ул әнисенә теләсә нинди сүз әйтүдән дә курыкмый, рәнҗетә, кайчак кул да күтәрә икән.

- Кызым миннән бөтенләй баш тартты. Кияү дә: "Йортын безгә яздыртса - карыйбыз, юк икән - ялгыз яшәсен",ди икән. Аларга бик булыштым. Ике балаларын үстерештем. Картайгач, кирәксезгә әйләндем. Өстәл янына килеп утырып булмый инде. Ашаганымны карап торалар. Нәрсә эшләсәм дә, гаеп табалар. Улым күз карашы белән ашап бетерер иде. Тик бирешмим әле. Килен дә эш яратмый, кунак чакырырга, үзе каядыр барырга ярата. Мине кешегә санаучы да юк. Бер көнне өйдәге утларны кабызмакчы идем, киленем: "Якты кирәк булса, урамга чык", ди. Менә шундый тормышта яшәп ятам. Югыйсә гомерем буена җаным-тәнем белән балаларым өчен тырыштым. Алар кеше булсын дип, икешәр эштә эшләдем бит. Ә хәзер алар мине рәнҗетүдән дә курыкмый. Аң­ларлар әле, әмма ул вакытта соң булыр. +

Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА

http://tatar-today.ru/2018/01/24565/Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев