Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көз һәм кыш айларында янгыннан ничек сакланырга?

Көз һәм кыш айларында янгын чыгу ихтималы зур. Әмма янгынны булдырмый калырга да мөмкин. Моның өчен фәкать янгын куркынычсызлыгы буенча элементар таләпләрне генә үтәргә кирәк. Шунысы мөһим: бер генә йортта да искергән, борып ялганган электр чыбыклары булырга тиеш түгел, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәүче электр саклагычлары - жучоклар (электр...

Көз һәм кыш айларында янгын чыгу ихтималы зур. Әмма янгынны булдырмый калырга да мөмкин. Моның өчен фәкать янгын куркынычсызлыгы буенча элементар таләпләрне генә үтәргә кирәк. Шунысы мөһим: бер генә йортта да искергән, борып ялганган электр чыбыклары булырга тиеш түгел, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәүче электр саклагычлары - жучоклар (электр санагычы бөкесенә электр үткәрү өчен ясап куйган бакыр чыбык) куярга ярамый. Беркайчан да төзек булмаган розеткалар файдаланырга, электр чыбыкларын борып-төйнәп ялгарга, аларга обойлар ябыштырырга, каплавычлар белән капларга рөхсәт ителми. Стена аша электр чыбыгы үткәргәндә, өстәмә фарфор втулка белән изоляцияләгез, электр җиһазларын беркайчан да караучысыз калдырмагыз, аларны тиз янып китүчән материаллар (челтәр, пәрдә) янына куймагыз, кәгазь һәм тукымадан эшләнгән әйберләр белән капламагыз.

Авыл җирендә яшәүче йорт хуҗалары өй тирәсендә, чиләк, баскыч, янгын сүндергеч, багор, лом тотарга тиеш. Кыйммәт булмаган бу кирәк-яракларны күршеләрегез белән үзара бүлешеп тә сатып алып куя аласыз.

Соңгы елларда мичләрнең дөрес урнаштырылмавы аркасында янгын чыгу очраклары артты. Ягу сезоны башланыр алдыннан мичнең, төтен юлының тәртиптә булуын тикшерергә, әгәр ярылган урыннар булса, аларны сыларга, корымланган булса, чистартырга кирәк. Шулай ук мичне һәм төтен торбаларын да агартырга онытмагыз.

Ленар Тимерханов, район янгын күзәтчелеге баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев