Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күз яшьләрең булып мин тамам (БУЛГАН ХӘЛ)

- Безнең Наилебезнең һушын алган кыз син буласыңмы инде ул, Фәридә? - Әйе, мин булам, - дип җаваплады Фәридә ихаталарына килеп кергән таныш түгел кешеләргә сынамчыл карап: - Кем дип дәшәргә дә белми торам бит әле үзегезгә. - Мин Наилнең әнкәсе булам... - Ә мин - энесе.... - Кайсы Наилнең?...

- Безнең Наилебезнең һушын алган кыз син буласыңмы инде ул, Фәридә?
- Әйе, мин булам, - дип җаваплады Фәридә ихаталарына килеп кергән таныш түгел кешеләргә сынамчыл карап: - Кем дип дәшәргә дә белми торам бит әле үзегезгә.
- Мин Наилнең әнкәсе булам...
- Ә мин - энесе....
- Кайсы Наилнең? - дип сорыйсы иткән иде дә Фәридә, шып туктап калды. Чигә чәчләре агара төшкән иргә төбәлеп карау белән ул анда яшьлек мәхәббәте Наилнең йөз чалымнарын шәйләп алды. Димәк... болар.... Күңеленә килгән уйдан йөрәгенең дөп-дөп тибә башлавын тоемласа да, үзен тиз кулга алды. Кулына тоткан керләрен тиз генә таска салды да:
- Әйдәгез, узыгыз, - дип кунакларны өйгә дәште...
- Син... ни... Фәридә, аптырама инде безне килүгә, дип, ипләп кенә сүз башлады ак яулыклы апа дога кылып өстәл янына килеп утыруга. - Наил үлгәннән бирле җаныма тынычлык таба алганым юк. Ичмасам, сине - улымның яшьлек мәхәббәтен барып күрсәм, син безгә Наил турындагы хатирәләреңне сөйләсәң җиңелрәк булып китмәсме икән, дип килдем. Бала хәсрәткәйләреннән дә авыррак берни дә юк икән ул, кызыкаем, бу дөньяларда. Наилкәем-күз нуркаемсыз яшәүләре бигрәкләр дә авыр шул... - дип, авызын яулык очы белән каплап, күз яшьләрсез генә сыктарга кереште апа.

Фәридә дөрес ишетәмме бу сүзләрне дигәндәй, тораташтай , бер тын басып торды да, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып:
- Наил үлде...мени...? - дип сорады, аннары дивар буйлап шуышып идәнгә чүгәләде.
- Белмәгән идеңмени, бәбекәем?
- Юк-у-ук, ишетмәгән идем! - дип күкрәктән чыккан тавыш белән җавап бирде Фәридә.

Бу мизгелдә аның җирне тырный-тырный елыйсы, "Наилем! Мин бит сине генә ярата идем!" - дип бар җиһанга ишетелерлек итеп кычкырасы килде. Ул ике кулы бенә битен каплады да сулкылдап елап җибәрде.
- Җә, җитте, еламагыз инде, күз яшьләре генә Наилне кире кайтара алмаячагын аңлагыз. Бар, булмаса, Фәридә чәеңне куеп җибәр. Әнкәйнең дә тамагы кипкәндер.

Менә чәйнек тә кайнап чыкты. Фәридә калтыранган кулларын чак тыңлатып чәй ясарга кереште. Үзе чәй ясады, үзе: "Наилем, бәгырькәем! Нишләп мине калдырып якты дөньякайлардан киттең?!" дип өзгәләнде. Юк, ышанмый иде ул сөйгәненең үлеменә, һич кенә дә ышанмый иде. Кара җир куенына кереп ятарга тиеш түгел иде бит аны Наиле. Һич кенә дә бу якты дөньяны ташлап китәргә тиеш түгел иде. Соңлап булса да кавышсы иде бит алар. Кавышып бәхетле гомер кичерәселәре иде. Тукта, Фәрит абыйсы белгәндер ләбаса дустының үлеме турында? Эш буенча еш кына очрашып торалар иде ләбаса алар. Нишләп әйтмәде икән? Әллә ишетеп тә, сеңлемнең болай да әрнүле күңелен яраламыйм дип әйтмәде икән?
Фәридә үзе чәй эчте, үзенең ике бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Хәтере йомгагы әкрен генә сүтелеп, аны үткәннәргә - Наилле яшьлек елларына таба алып китте.

* * *
- Авылга кайтасыңмы, Фәридә? Кайтсаң, иртәгә авылга автобус кайта, - дип тулай торак бүлмәсенә керә-керешкә хәбәрен салды Фәрит.
- Кайтам, абый, кайтам! Нишләп монда ятыйм ,ди? Әнкәйне дә, әткәйне дә, авылны да өзелеп сагындым, кайтам гына!
- Ярар, алай булгач, тугызга институт янына килерсең, ак "пазик" булыр, яме. Мин сине автобус кырында көтеп торырмын.
- Ярар абый, ярар, мин риза, мең риза.

Иртәгә Фәридә институт буена килеп җиткәндә автобус кузгалырга тора иде инде. Автобуста, шофер белән абыйдан башка, тагын бер егет утыра. Таныш булмаган егетне күрүгә, тәне буйлап эсселе-суыклы дулкыннар йөгереп узуын тойганда булды Фәридә. Шулай да салондагыларга моны-моны сиздермәде: алдагы урыннарның берсенә барып утырды.
Ул кереп утыруга, автобус кузгалып та китте. Абыйсы шофер егет белән сөйләшеп кайта, теге егет тә вакыт-вакыт күз кырые белән генә Фәридә ягына караштырып ала.
Бер сәгатьләп шулай бер-берсен күзәтеп кайтканнан соң, егет түзмәде:
- Ярты юлны сөйләшмичә кайттык, инде яртысын сөйләшеп кайтыйк, - дип, кыз янына күчеп утырды һәм, "Наил булам" - дип, үзе белән таныштырды. Бер уңайдан республиканың төньяк-көнбатыш районнарының берсеннән булуын, абыйсы белән бер төркемдә укуын, аларның авылына ике туган апасына кунакка кайтуын да әйтеп бирде.

Автобустан төшкәндә абыйсы: "Я, ничек, ошадымы?" - дип сорап куйды. Фәридә "әйе" дигәнне белдереп баш какты. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Беренчедән, күңеле язгы күбәләктәй каядыр очарга талпына, икенчедән, абыйсы егет белән танышуга үзе үк ризалык биреп тора. Кыз балага бәхетле булыр өчен күп кирәкмени инде?!
Кичке җиделәр тирәсендә ишек каккан тавыш ишетелде. Наил икән. Абыйсы янына килгән. Әнисе шундук чәй табыны кора башлады. Булганы белән кунак егетне сыйлады. Ашлап-чәйләп алуга клубка чыгарга җыена башладылар. Чыгып китәр алдыннан Наил Фәридәгә күтәрелеп карады да:
- Син дә клубка чыгасыңмы? -дип сорады.

Бу сорауны ишетүгә кызның йөрәге күбәләк кебек лепердәп куйды.
- Чак кына соңрак, дус кызым килгәч чыгам, - дип, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, җаваплады ул.

Алар чыгып китеп, биш минут вакыт үттеме-юкмы, тагын ишек каккан тавыш ишетелде. "Гөлнара дустым килгәндер", дип йөгереп чыкса, күтәрмәдә 7нче сыйныфтан бирле артыннан йөргән егете - Марат басып тора. Наил белән очрашудан куркып, ул егетне клубка алып бармаска булды Фәридә. Икетуган абыйларында аулак өй буласын белгәнгә күрә , Маратны шунда алып китте.
Күпмедер вакыт үтүгә аулак өйгә абыйсы белән Наил килеп керделәр. Наилне күрүгә кызының йөрәге жу итеп китте. Башында тик бер генә уй бөтерелде: "Нишләргә?" Наилгә барып сүз кушар иде, Маратны үпкәләтүдән курка. Чөнки аның кебек егет дөньяда юк. Бәйрәмнәргә нинди генә бүләкләр бирми дә ул Фәридәгә, аңа багышлап нинди генә шигырьләр язмый!
Шул кичне Фәридә бик начар бер адымга барды: Маратның үзенә булган саф-садә хисләрен аяк астына салып таптап, Наил белән аулак өйдән чыгып китте.
Икенче көнгә дә килде Наил. Үзе белән гитарасын да алып килде. Гитарада уйнап җырлаганын ишеткәч, Фәридә аңа тагын да ныграк гашыйк булды. Чөнки аның җырлары гади генә түгел, ә нәкъ ул ярата торган моңлы җырлар иде.

Өченче көнне иртән, шул ук автобуска утырып, Уфага киттеләр алар. Өйдән алып килгән әйберләрне урнаштыруга, кабат очраштылар. Күңелләрендә актан-ак, сафтан-саф мәхәббәт карларының ява башлавын үзләре дә сизмәделәр. Наил көн дә Фәридә янына килеп йөрде. Бүлмәдәш егетләре авылга кайтып киткән чакларда Фәридә үзе аның бүлмәсенә барды. Бер ялгызлары гына калган чакларда кызга ямьсез кагылу түгел, ул темага шаярып кына да сүз башламады Наил. Менә шунда Фәридә аның искиткеч тәртипле һәм тәрбияле егет икәнлеген аңлады, аны тагын да ныграк ярата һәм хөрмәт итә башлады.

Ә бер көнне Наил килмәде. Кичке тугызга кадәр көтте дә, түзмәде, аны эзләп, тулай торагына китте Фәридә. Баруын барды, тик Наилнең бүлмәсе бикле булып чыкты. Шимбә көн бит, бәлки, берәр кая чыгып киткәннәрдер, дип, абыйсы яшәгән бүлмәнең ишеген шакыды кыз. Абыйсы нинди сорау белән килүен шундук аңлап алды. Нәрсәдер эшләп утырган җиреннән башын күтәрмичә генә:
- Наилнең бер үпкәсенә операция ясалган. Шуңа күрә ул язлы-көзле берәр ай дәваханәдә ятып чыга. Әле дә ул шунда кереп ятты, - диде.
Фәридәгә бу сүз аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Абыйсыннан сөйгәненең кайсы дәваханәдә ятканлыгын белде дә, туры шунда йөгерде.

Ул килеп кергәндә Наил карашын түшәмгә төбәп ни хакындадыр уйланып ята иде. Фәридәне күрүгә үзенең халәтеннән кыенсынгандай өстендәге юрганын ияк астына кадәр үк күтәреп куйды. Шунда Фәридә дә аның йөзенең тартылып-ябыгып китүен шәйләп алды һәм, түзмәде, күкрәгенә капланып елап җибәрде.

Шул кичне аңа Наил барысын да сөйләп бирде. Иң азактан: "Башка очрашмыйк" дисәң дә бер сүзем дә юк", - дип өстәде.
Фәридәнең мәхәббәт бураннарына кереп адашкан йөрәгенә бу чир генә киртә була ала диме соң инде? Юк, әлбәттә! Фәридә, һәр көнне, нинди дә булса ризык пешереп, Наил янына дәваханәгә килә, шәфкать туташлары куып кайтарып җибәргәнче аның янында утыра башлады.

Институтны тәмамлап кулына диплом алуга Наил Нефтекамадагы бер заводка, ә Фәридә үзләренең авылындагы балалар бакчасына эшкә урнашты. Шулай бер көнне эш белән район үзәгенә барырга туры килде кызга. Гөнаһ шомлыгына каршы, автобуска соңга калды. Аптырап, кайтканда попуткага чыкты. Көтә, көтә, машина юк кына бит. Шулвакыт янына "Химлаборатория" дип язылган бер машина килеп туктады. Шофер егет ишеген ачты да: "Фәридә , әйдә, утыр!" - дип эндәште. "Мине кем шулай танып эндәшә икән?" - дип егетнең йөзенә текәлеп караган иде, руль артында күрше авыл егете Хәмит утыруны күреп алды Фәридә. Шуңа һич икеләнмичә машинага кереп утырды. Машинадан төшкәндә Хәмит: "Бүген сезнең янга килсәм буламы?" - дип сорады. Мондый сорауны көтмәгән Фәридә: "Юк, кирәкмидер", -дип җаваплады. Чөнки ул Наил килергә тиешле шимбә көн иде.

Кичке сигез тулып китүгә Наил дә килеп җитте. Чәйләп алганнан соң алар клубка чыгып киттеләр. Анда барып туктауга күрше авыл ягыннан ниндидер машинаның гүли-гүли килүен ишетеп калгандай булды Фәридә. "Хәмит!" дигән уй яшен тизлегендә миен ярып узды. Шуңа да:
- Әйдә, моннан китәбез, - дип Наилгә эндәште. Ә ул, үч иткәндәй:
- Тукта инде, машина тавышы ишетелә бит. Хәмиттер ул. Аның белән күрешеп китим инде, - дип кызның сүзенә каршы төште.
- Үтенепләр сорыйм синнән, әйдә, китик инде, - диюен сизми дә калды Фәридә. Наил дә юләр егет түгел. Эшнең нидәлеген шундук аңлап алды һәм, бер сүз дә әйтмичә, машинасына кереп утырды. Юлда барганда ул үзенең Хәмит белән таныш булуын, аның кызларны пирчәткә сыман алыштырырга яратканлыгын да Фәридәгә читләтеп кенә әйтеп узды.

Ничек итсә итте, ул кичне аларны очраштырмады Фәридә. Якшәмбе көндез Наил эшенә китте, ә кичкә инде тагын Хәмит килеп җитте. Икенче, өченче көнгә дә килде. "Килмә, минем егетем бар", - дип әйтеп караса да килде.

Бер көнне кичләтеп кенә йортларына Хәмит килеп керде. Керде дә лап итеп бәләкәй яктагы диванга барып та утырды.
- Күз көеге булып нишләп утырасың? Бар, кайтып кит, - диде Фәридә аңа дорфа гына.
- Егетеңне көттереп утыртма. Бар, әзрәк һава сулап кер, - дип киңәш итте әтисе. Фәридәнең Хәмит белән сафа һава суларга чыгып китми чарасы калмады.

Тора-бара яшертен рәвештә генә Хәмит белән очрашып йөрүләрен Наил дә сизеп алды, эштән сорап китеп, сәгать бишкә үк килеп җитә башлады.
Бер көнне бөтенләй көтелмәгән хәл булды: Хәмит, әти-әнисен ияртеп, Фәридәне сорарга килде. Алар бусаганы атлап керү белән: " Мин әле кияүгә чыгарга җыенмыйм", - дип, кырт кисте Фәридә. Хәмитнең үртәлүдән йөзе кып-кызыл булды. Шуңа карамастан, икенче көнгә ул тагын янына килде. Өченче, дүртенче көнгә дә килүдән туктамады. Әтисе белән әнисе, әллә аны кызгануданмы, әллә башка сәбәптәнме: "Бик акыллы, бик ипле егет бит. Нигә тәкъдимен кабул итмисең?" - дип, Фәридәне аңа кияүгә чыгарга кодалый ук башладылар. Әмма Фәридә Наилне сөйгән йөрәгенә боерык бирә алмады.

Тора-бара абыйсы да сеңлесенең күңеленең Хәмиттә түгел, Наилдә икәнлеген сизеп алды. Көннәрдән бер көнне әтисе белән әнисен каршысына утыртты да:
- Соңыннан, әйтмәдең, дип миңа үпкәләрлек булмагыз. Күреп торам, Фәридә Хәмитне түгел, Наилне үз итә. Ләкин шуны белегез: Наилнең бер үпкәсенә операция ясалган, - дип чынбарлыкны ачып салды.

Бу сүзне ишетүгә әтиләре:
- Чирле кешегә бирергә кыз үстермәдем! - дип урыныннан ук сикереп торды.
Әти сүзе - Фәридә өчен закон иде. Шулай булса да:
- Мин бит Наилне өзелеп яратам, ул да минем өчен җан атып тора. Хәмиткә карата андый хисләрем юк", - дип әтисенә каршы әйтергә батырчылык итте. Ул моңа каршы:
- Аңла, кызым, чирле кешедән чирле бала туа. Бу - беренчедән. Икенчедән, үпкә чире ул - бик яман чир. Яшьлегеңне дәваханә юлын татпап үткәрәсең киләмени? - дип сорады.
Бу юлы инде Фәридә әтисенә каршы сүз әйтмәде, эндәшми-нитми генә басып торды

Көннәрдән бер көнне Хәмит килде дә: " Ике-өч минутка гына чыгып кер әле. Сөйләшәсе сүз бар иде", - дип кызны тышка чакырып алды. Фәридә, аны-моны уйламыйча гына, капка төбендә торган машинага чыгып утырды. Чыгып та утыруы булды, Хәмит кузгалып та китте. Шунда гына Фәридә аның үзен урларга килгәнлеген аңлап алды. Кычкырып еларга, "Төшереп калдыр!" - дип ялварырга тотынды. Ә Хәмит, гүя ишетмәде, юлга туп-туры карап, эндәшми-нитми генә бара бирде. Шунда Фәридә түзмәде:
- Тукта! Туктамасаң, сикерәм! - дип, ишек тоткасына үрелде.

Хәмитнең бу сүзгә дә тәэсире булмады. Фәридә аптырап тормады: ишекне ачты да, машинадан сикерде. Шунда гына туктады Хәмит. Машинасынннан сикереп төшеп Фәридәне җирдән күтәреп торгызды да: "Нишлисең, син? Үләсең киләмени?" - дип, җан ачуы белән кычкырып җибәрде һәм башка бер сүз дә эндәшмичә кызны кире өенә кайтарып куйды.
Шушы хәлдән соң ул бер атна буе күзгә-башка күренмәде. Ләкин яратуы өстенрәк булып чыкты, күрәсең. Атна үтүгә тагын янына килеп җитте. Шулай шимбә - Наил, башка көннәрдә Хәмит белән очрашулар дәвам итте.

Бер көнне Хәмит "Иртәгә киләлмим" - дип әйтеп китте. Фәридә моңа шатланып, караңгы төшәр-төшмәстән үк йокларга ятты. Тик, нишләптер, ул кичне йоклап китә алмыйча җәфаланды.
Йокысызлыктан интегүе юкка булмаган икән. Уникеләр тирәсендә капка төбенә бер җиңел машина килеп туктады. Ул арада капканың шыгырдап ачылганы ишетелде. Әнисе дә йокламаган булып чыкты. Ишек ачарга ул чыгып китте. Ачык ишек аша:
- Рәфинә апа, зинһар өчен Фәридә биш кенә минутка чыгып керсен әле. Әйтәсе сүзем бар иде , - дигән тавышның Фәридә Наилнеке икәнлеген танып алды һәм тиз генә киенергә тотынды. Шулчак әнисе гомер булмаганча: "Чыкмыйсың!" - дип каршына килеп басты. "Тыңламасаң, хәзер әтиеңне уятам", - дип тә өстәде. Шулай итеп, Фәридә ул кичне Наил янына чыга алмыйча калды.
Соңыннан белде, Наил ул көнне бер туган абыйсы белән Фәридәне урларга килгән булган икән. Шимбә көнне килгәч, бу хакта Наил үзе әйтте аңа. Шулчак, шайтан теленнән тарттымы:
- Мин урланып кияүгә чыкмаячакмын! Урлап алып китсәң дә кире кайтачакмын! - дип сөйгәненең хәтерен калдырды Фәридә.
Наил моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, моңсу күзләрен сирпеп карап кына куйды.

Ә бер көнне Фәридәнең исеменә Наилнең туган авылыннан кызлар кулы белән язылган бер хат килде. Фәридә, күңелсез хәбәр буласын тоемлагандай, калтырана-калтырана гына конвертны ачты һәм, тын алырга да куркып, андагы юлларны укый башлады: "Фәридә, исәнмесез! Мин беләм, Наил сезнең янга барып йөри. Ләкин ул минем белән дә очраша бит. Озакламый безнең балабыз булачак". Шушы юлларны укуга, кызның күзләрен яшь пәрдәсе каплап алды һәм ул хатны арытаба укый алмады: диванга йөзтүбән капланып сулкылдап елап җибәрде. Елап туйгач, хатны кабат кулына алды. Урысчалатып язылган: "Не строй свое счастье на несчастье других" дигән юлларны укуга тәненә каз тәпиләре калкып чыкты, йөрәге баягыга караганда да көчлерәк тибәргә тотынды.
Шушы бер җөмлә Наилгә булган актан-ак, сафтан-саф хисләрен челпәрәмә китерде аның, иртәнге чыктай саф сөюен бер мизгелдә кап-карага әйләндерде. Хат хуҗасын юллап, ул күрсәткән районга да бармады ул, аңа җавап хаты да язмады, ә тотты да Хәмиткә кияүгә чыгарга ризалыгын бирде.

Бу хәбәрне ишетеп, шул ук кичтә Наил килеп җитте һәм, каршына тезләнеп, ике кулын тотты да, елый-елый:
- Сине бәхетсез итеп күрәсем килми, Фәридәм. Үтенепләр сорыйм синнән: миңа да, Хәмиткә дә чыкма. Мин әйткән иде, диярсең, Хәмиткә кияүгә чыксаң, гомерең буе бәхетсез булачаксың син,- диде.

Фәридә аңа бер сүз дә дәшмәде, ә бары алдагы көнне килгән хатны гына сузды. Ул аны бер тында укып чыкты да, сөйгәненең күзләренә күтәрелеп карап:
- Син шушыңа ышандыңмы? - диде.

Фәридә дәшмәгәч, хат авторының үзен күптәннән яратып йөрүе, үзеннән берничә яшькә олырак булуы, әнисе белән бер коллективта эшләүе хакында әйтте. Иң соңыннан: "Йөрәккә боерык биреп булмый, мин бит сине генә яратам, Фәридә. Әгәр дә син мин әйткән сүзләргә ышанмыйсың икән, димәк, син миңа ышанмыйсың", - диде. Ләкин Фәридәнең күңелендә шикләнү барлыкка килде. Әти-әниемнең аңа кияүгә чыгарга ризалык бирмәячәген, теге хатны да күз уңында тотып: "Син башкача минем янга килмә инде", - диде. Наил Фәридәнең әйткәннәрен бер сүз дә эндәшмичә тыңлады да, гитарасын кулына алып, әкрен генә җырлап җибәрде:
Сагынганда аккан суга кара,
Сулар булып шаулап мин агам.
Ярларына дулкын кага димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.
Сагынганда болытларга кара,
Зәңгәр болыт булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява димә,
Күз яшьләрең булып мин тамам.
Сагынганда яуган карга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра димә,
Сине адаштырган мин һаман.

Үзе җырлады, үзенең күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Аңа кушылып Фәридә дә еладым. Җырлап бетерүгә Наил кызны кочагына алды. Бер-берсенә сыенып, сәгатьтән артык сүзсез утырдылар алар. Аннары Наил торып басты да: "Гомерем буе йөрәгемдә тик син генә булырсың, Фәридәм ", - дип кызны кайнар күкрәгенә кысты һәм, иреннәреннән суырып үбеп, күзләренә бер тутырып карады да, борылып китеп барды. Соңгы очрашулары да, соңгы тапкыр күрешүләре дә шул булды.

Күпмедер вакыт узуга Фәридә Хәмиткә кияүгә чыкты. Ләкин Наиленең кызларныкы кебек сызылып киткән кашларын, коңгырт күзләрен, елмаебрак торган нечкәрәк иреннәрен бервакытта да оныта алмады. Аны еш кына төшләремдә күреп саташты. Беренче баласы - кызчыгым дөньяга килгәч тә, аныкы түгеллеген белсә дә, йөзендә Наилнең чалымнарын эзләде.
Еллар узган саен Хәмитнең Наилем кебек йомшак күңелле, аның өчен җанын ярып бирергә әзер кеше түгеллеген аңлады, көннән-көн аннан читләшә, ераклаша барды ул.
Фәридә кияүгә чыгып күпмедер вакыт үтүгә, Наил үзе дә гаилә корып җибәрде. Иң кыены шул: Наил теге кайчандыр Фәридәгә хат язган кызга өйләнде.

Бер көнне абыйсы Уфага запас частькә барган җиреннән Наилдән хат алып кайтып бирде. Хатта Наил кулы белән: "Фәридәм! Мин ул кызга авырлы булганы өчен өйләнмәдем. Кабаттан башка бер кешене дә сине яраткан кебек ярата алмаячагымны белгәнгә күрә, мин үземне яраткан кеше белән тормыш юлын бергә үтәргә булдым" - дип язылган иде. Наил хат язып кына калмады, Фәридәне күп тапкырлар очрашуларга да чакырды. Абыйсы аның сәламнәрен минуты-сәгате белән кайтарып тапшыра торды. Ләкин Фәридә, икесенең дә гаиләле булуын сәбәп итеп, ул очрашуларның берсенә дә бармады.

Яраткан егетеннән аертып өйләнсә дә, Хәмит аңа гаилә һәм хатын-кыз бәхете бүләк итә алмады. Унбиш ел бергә яшәгәннән соң юллары аерылды. Фәридә ике баласы белән бер ялгызы торып калды.

* * *
- Наил, сиңа бер әйтә яңалыгым бар, Фәридә ире белән аерылышты бит.
- Кит аннан, шуламыймы? Мин дә өч ел элек үк хатын белән аерылыштым бит. Әле бер ялгызым гомер кичерәм. Килсәм, кабул итәр микән сеңлең? Ничек уйлыйсың, Фәрит?
- Итәр, итәр. Нишләп итмәсен ди? Ярата бит ул сине. Өзелеп ярата. Их теге вакыта ук кавышкан булсагыз шунда. Җир җимертеп яшәп яткан булыр идегез.
- Никахыбыз сәгате сукмый торган булгандыр.
- Болай булгач, суктарабыз аны, суктырабыз! - Кара, Фәридәгә әйтми тор, яме. Бүген Уфадан кайтып запчастьләрне тапшырам да иртәгә Фәридә янына килергә чыгам. Сюприз ясыйм әле үзенә.

* * *
Наил запчастьләрен тапшырды да, машинасына кереп утырды. Нәрсәнедер исенә төшереп кире чыкты һәм йөгерә-атлый юл аша урнашкан "Чәчәкләр" кибетенә кереп китте. Биш минут үттеме-юкмы, бер кочак кызыл розалар күтәреп килеп тә чыкты. Эченнән генә "Фәридәмне - йөрәк парәмне сөендерим әле", - дип уйлады.

Йөрәге читлегеннән чыгардай булып җилкенеп куйды Наилнең. Җилкенмәслекмени! Сөйгәне белән очрашачак бит ул! Унбиш ел буена күрешмәгән сөйгәне белән!

Нәрсәгә бу кыш быел бик иртәли икән? Күр инде, күр, юл түгел, ә шыр боз гына бит бу. "Ярар "тимер аты"мны артык нык куаламам инде. Әкрен генә барырмын" дип уйлап бетерүе булды, каршына килгән "КамАЗ" машинасы салулап китте дә, үз ягыннан чыгып, аның каршына килә башлады. Наил бар көченә тормозга басты. Тик... соң иде инде... каты бәрелүдән "Москвич"ының уң як ишеге ачылып китте дә, пассажир урынында яткан чәчәкләр карлы-бозлы юл өстенә чәчелде. Наилнең соңгы сулышын тоючылар да, "Фәридәм мин сине генә өзелеп сөям!" сүзләрен ишетүчеләр дә шулар - кызыл розалар булды....

Венера МӘҖИТОВА

"Сөембикә" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев