Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күзең төшсә үги кызыңа... (булган хәл)

Вакыйга Апас районының бер авылында, узган елның февраль аенда була. Ул көнне шәхси эшмәкәрдә шофер булып эшләүче 42 яшьлек Илдар Зиннәтов машина ачкычларын хуҗасына тапшырып кайта. Эшсез калуны күршедәге адашы белән шәпләп "юалар" болар. Әмма хәмер генә ирнең эч пошуын басмый. Кичке якта лаякыл исерек килеш өенә кайтып керә ул....

Вакыйга Апас районының бер авылында, узган елның февраль аенда була. Ул көнне шәхси эшмәкәрдә шофер булып эшләүче 42 яшьлек Илдар Зиннәтов машина ачкычларын хуҗасына тапшырып кайта. Эшсез калуны күршедәге адашы белән шәпләп "юалар" болар. Әмма хәмер генә ирнең эч пошуын басмый. Кичке якта лаякыл исерек килеш өенә кайтып керә ул. Һәм язылышмыйча гына яши торган хатынына бәйләнеп тавыш куптара...

СЕРЛӘР АЧЫЛА

Ир белән хатынның кычкырышуы йоклап яткан 5 һәм 13 яшьләрендәге кызларны да уята. Балаларның олырагы, Илдарга үги тиешле Айгөл (исеме үзгәртелде) әнисен яклап телләнә башлый. Хатынны үзенә хыянәт итүдә гаепләп тузынучы ир-атка җавап йөзеннән, аның үзенең дә чит апалар белән уйнашлык кылуын өч тапкыр тәрәзәдән күрүен әйтеп сала! Бусы бер хәл, алга таба кызып киткән бала әнисен өнсез иткән сүзләр ычкындыра - әти дип йөрткән кешенең үзен дә җенси якынлык кылырга мәҗбүр итеп килүен ирештерә!

Әлеге хәбәрдән соң өйдә чынлап торып мәхшәр чыга. Ахыр чиктә, "бичара" ир-ат күршесе фатирына кереп, яңадан эчәргә керешә. Төннең икенче яртысында гына өенә кайтып егыла ул.

Айлар буена сакланып килгән сернең ачылуы тормышында кискен борылыш ясар, төгәлрәге, аны бик озакка таш капчыкка илтеп тыгар дип башына да китерми ул. Икенче көнне, ягъни 20 февральдә эш эзләргә дип район үзәге Апаска чыгып китә. Төштән соң күрше авыл мәктәбендә укучы үги кызына шалтыратып, каршы алырга киләчәген әйтә. Күрәсең, аны җайларга ниятли. Ләкин куркынган кызый бу хакта әнисенә хәбәр итә. Анысы мәктәп янына такси белән килеп туктый.

Ир заты яхшыга өметләнә. Ана белән кыз халык арасында сүз чыгарырга теләмәс, үзен кызганырлар, ахыр чиктә куркырлар дип уйлый. Күптән түгел генә төрмәдән кайткан Илдар белән Айгөлгә 7 яшь чагында таныша алар. 2009 елда уртак кызлары туа. Тиздән Казанны калдырып, Апас районындагы бер авылга кайтып урнашалар. Ир кеше Арчада кеше чәнчеп 4 елга утыртылуын, ләкин 1 ел да ике айга алданрак азат ителүен сөйләп мактанырга, үзе өчен кеше үтерүнең берни тормавын искәртергә ярата.

Әмма яклаучысыз хатын-кызлар алдында әтәчләнергә күнеккән затның кикриге бу юлы тиз шиңә. 21 февральдә Апас районы эчке эшләр бүлегенә гариза керү белән богаулыйлар аны.

"ҮЗЕНЕҢ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН БУЛДЫ"

Гаебен кире кагуның файдасыз икәнен чамалый Зиннәтов. Чөнки кызга суд-медицина экспертизасы үткәреләчәген һәм аның нәтиҗәсе ничек буласын яхшы белә. Чыннан да, эксперт кызның гыйффәтлелек ярасы бозылган гына түгел, ә бөтенләй юк дигән белешмә бирә. Бу инде җенси якынлыкның берәү-икәү генә булмавына ишарәли. Зиннәтов аларның төгәл санын әйтә алмый, чама белән 16дан да ким түгел дип белдерә. Әмма тикшерү барышында бу санның шактый артык булуы ачыклана.

Үги кызчык белән 2014 елның июнь аеннан бирле якынлык кылып килүен таныса да, Зиннәтов гаебен йомшартып күрсәтергә керешә, ягъни беренче күрсәтмәләрендә алар гүзәл җенес теләге белән булды дип бара.

Әмма алга таба күрсәтмәләрен үзгәртә ул. Кызчыкны көчләп җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итүен таный. Бу хакта беркемгә дә әйтмәскә кушуын, куркытуын да раслый.

Әлеге явызлыкларның барысы да эш көнендә, кечкенә кыз балалар бакчасында, хуҗабикә эштә чакта кылына. Үзе "ГАЗель" машинасында иртән һәм кичен сөт ташыганга, көндез өйдә була Зиннәтов. Сәгать 2дән соң Айгөл дә укудан кайта торган була.

Мисал өчен, 2015 елның 18 феврален, бозыклыкларның соңгысы кылынган көнне алыйк. Әти кеше үги кызына шалтырата да тизрәк кайтырга куша. Кыз өйгә кереп мәктәп формасын җиңелчә киемнәргә алмаштырган арада аның әнисе белән хәбәрләшеп, анысының өйдә кайчан пәйда булачагын белешә. Көтмәгәндә килеп кереп фаш итеп куюыннан шикләнә чөнки. Бар да тыныч икәненә ышангач кына кызга ишекне бикләргә куша...

Тикшерү барышында җинаятьчел гамәлләрнең кайчан булуы һәм аларның төгәл саны телефон шалтыратулары буенча ачыклана. Чөнки Зиннәтовның һәр очракта да шалтыратып алдан кызны ашыктыруы, аннары хатыныннан "хәл-әхвәл сорашуы" мәгълүм була. Кәрәзле телефон операторыннан алынган мәгълүматлар барысын да тәгаен күрсәтә.

Ул гына да түгел, кыз күп кенә якынлыкларның көнен-вакытын үзе дә хәтерләп кала. Мәсәлән, 2014 елның көзге каникул вакытында булган өч очракны, ноябрь азагында 13 яше тулган көнне кылынган якынлыкны әйтеп тора. Кыскасы, рәхәткә чыга адәми зат: төнлә хатыны, көндез аның кызы белән мавыга. Шул рәвешле, тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллин аңа барлыгы 40 тапкыр кылынган җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә.

13 ЕЛГА ТӨРМӘГӘ

РФ Җинаять кодексында 14 яше тулмаган затларны көчләгән өчен 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Апас район суды 1972 елгы И.Зиннәтовны 13 елга колониягә озатырга карар кылды. Әлеге срокны ул бик хәтәр мәхбүсләр, шул исәптән, гомерлеккә хөкем ителгәннәр тотылучы аеруча кырыс режимлы зинданда уздырачак.

Наил ВАХИТОВ, Апас районы

wallhere.com фотосы

http://nashcheremshan.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев