Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көзен барлык авыруларга кабак бири

Кабак кишер кебек үк файдалы яшелчәләр арасында чемпионнардан санала. Кабак бета - каротинга бай. Шуңа да төсе алтынсу. Кабактагы бета - каротин - антиоксидант, ул организмны картаюдан саклый, иммунитетны ныгыта, кояшның зарарлы нурларын киметә, стресстан коткара. Бета - каротин тән тиресен яхшырта, лайлалы тышчаны вируслардан саклый. Өстәвенә бета - каротин...

Кабак кишер кебек үк файдалы яшелчәләр арасында чемпионнардан санала. Кабак бета - каротинга бай. Шуңа да төсе алтынсу. Кабактагы бета - каротин - антиоксидант, ул организмны картаюдан саклый, иммунитетны ныгыта, кояшның зарарлы нурларын киметә, стресстан коткара. Бета - каротин тән тиресен яхшырта, лайлалы тышчаны вируслардан саклый.

Өстәвенә бета - каротин - А витамины чыганагы. Әмма А витаминын кабактан организм үзенә тиешле күләмдә генә ала.

Кабак - күз күрүен яхшырта, яктыдан караңгыга килеп кергәндә дә күрүне бета - каротин яхшырта. Ә бу көзге кичләр өчен бик актуаль.

Көзен барлык авыруларга кабак бирик

Ничек әзерләргә?

Бета - каротин кабакны майлар белән термик эшкәрткән очракта әйбәт үзләштерелә. Шулай булгач, кабакны май яки каймак белән ашау мәслихәт. Бу яшелчәне суда, парда пешерергә, җылы салат ясарга, боткага өстәргә яки бәлеш эченә салырга мөмкин.

Кабак ашап ябыгырга

Бу алтын яшелчә гаҗәеп шәп сыйфатка ия: калориясе аз(25 ккал 100граммга) булуга карамастан, кабак туклыклы да, дәвалау үзенчәлегенә дә ия.

Көз фасылының безнең өчен биргән бүләген кулланырга вакыт җитте. Аш бүлмәсендә кабакның орлыгы да, йомшагы да, хәтта яфрагы да кулланыла.

Табиб кабак

Әгәр кабак сезнең өстәлдә көтеп алган кунак икән, аның составындагы микро һәм макроэлементлары сәламәтлегегезгә һичшиксез уңай йогынты ясар.

1). Матдәләр алмашы тизләнеп, артык авырлыктан котылырсыз;

2). Ашкайнату процессын яхшырта. Кабактагы клетчатка исә ашкайнату, эчәкләрдәге сырхауларга дәва.

3).Күз күрүен яхшырта. А провитаминнары кишердәгегә(ә бит кишер төп окулист санала) караганда кабакта 5 тапкыр күбрәк икән.

4).Су ңыелу, шешенүне бетерә. Организмдагы артык сыеклыкны бетерергә теләсәгез, көненә 1,5 кг пешкән кабак ашагыз.

5). Картаюдан саклый.

Диета

Сез кабак диетасына "утырырга" карар кылдыгыз ди. Диеталымы, башкача көнме, иң беренче чиратта тоз, шикәр комы, газлы суны куллануны киңәш итәбез. Каһвә яки чәйне шикәрсез, ә суны газсыз эчегез. Диеталы көннәрдә баллы җиләк җимеш ашарга ярый.

Ике атна кабаклы диетада "утырып", 8 кг авырлыктан котылып була.

1 көн

Иртәнге аш: кабак боткасы яки чи кабак, уылган кишер һәм лимон согыннан салат.

Төшке аш: кабак ашы.

Кичке аш: мичтә пешкән кабак.(каймак белән ашарга була).

2 көн

Иртәдән берәр яшелчә салаты, ботка. Төшке ашка итсез шулпа һәм кабаклы ризык. Кичкә алма пешереп сыйлана аласыз.

3 көн

Иртәгезне салат һәм ботка белән башлап, төшке ашка фрикаделькалар белән кабаклы аш әзерли аласыз. Шулпага киптерелгән икмәк салырга мөмкин.

4 көн

Икенче көннең менюын кабатларга мөмкин. Кичке ашка кабаклы рагу әзерләсәгез була.

Кызык факт: Беренче америкалылар кабакның башын ачып, эчен чистартканнар да, эченә сөт, тәмләткечләр, бал салып, көлдә пешергәннәр. Мондый рецептны нигә кулланып карамаска ди?

Көзен барлык авыруларга кабак бирик

http://yzoem.ru/hu-abik/k-zen-barlyk-avyrularga-kabak-birik/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев