Реклама
Көзге депрессиягә күпләр җиңел карашта. Җәйге яллардан соң барлык көшеләр дә бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да сөендереп тормый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эч поштыра. Әмма табиблар депрессиянең сәбәпләре күпкә җидтирәк дип белдерә. //Tatar today// Көзге депрессиянең исеме юкка гына шулай бирелмәгән. Чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ...
Көзге депрессиягә күпләр җиңел карашта. Җәйге яллардан соң барлык көшеләр дә бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да сөендереп тормый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эч поштыра. Әмма табиблар депрессиянең сәбәпләре күпкә җидтирәк дип белдерә. //Tatar today//
Көзге депрессиянең исеме юкка гына шулай бирелмәгән. Чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә сиздерерлек тәэсир итә. Иң беренче чиратта, көн озынлыгының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерә. Нәтиҗәдә, кешенең активлыгы кими. Шуңа да, депрессияне яктылык тераписе белән дәвалылыйлар, я булмаса серотонин барлыкка китерә торган махсус дарулар билгелиләр.
Көзен кеше яңа мәшәкатьләр барлыкка килә: балалар мәктәпкә китә, яллардан соң янә эшкә чыгарга кирәк, укулар башлана. Борчулар арта, кеше яңа режим белән яши башлый. Кинәттән барлыкка килгән конфликтлар, стресс та депрессиягә сәбәпче була.
Шуны да онытырга кирәкми, депрессия нәселдәнлек белән дә тыгыз бәйләнгән. Кайбер кешеләр тумыштан ук махсус геннарга ия. Шунлыктан, кемдер депрессияләргә тиз бирешә, ә кемдер әлеге чорны җиңеллек белән үткәреп җибәрә.
Көзге депрессиянең төп сиптоматикасы түбәндәгеләр:
Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә әлеге сиптоматика җиңел дәрәҗәдә икән һәм әлеге халәттән чыга алуыгызга ошанасыз икән чираттагы киңәшләр файдалы булыр:
Әгәр дә көзге депрессия сезне ел да борчуга сала икән, яхшы белгеч белән киңәшләшеп, профилактика чараларын кулланырга кирәк. Бу очракта, махсус дарулар һәм психотерапия ярдәмгә килә. Сезнең эмоциональ халәтегез сәламәтлегезгә нык бәйле, шуңа да әлеге сорауга карата җидти булыгыз. Вакытында дәваланмаган депрессия җидти авыруларга һәм үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Үзегезне саклагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз