Күзләр ни сөйли?
Күзләр ни сөйли?
Берни күрмәс булу— эчәкләр авыртканлыгын, организмга үлем янавын әйтә.
Яктылык ярсыта, ә төннәрен начар күрәсез икән, моңа барыннан да элек, Е витамины җитешмәү сәбәпле. Димәк, һәр көнне чи кишер салаты ашарга кирәк.
Кан сауган күзләр – В витамины җитмәү хакында сигнал. Бу очракта сөт һәм сөт азыклары, тупас икмәк һәм макарон азыклары яхшы дәвалау тәэсиренә ия.
Ялтыравык күзләр – кызып китү, ярсу турында сөйли.
Елый алмау, яшь чыкмау – А витамины җитешмәүдән.
Күзләрнең арлы- бирле йөрүе – курку, нерв авырулары турында сөйли.
Сирәк йомылу— калкансыман бизнең тиешенчә эшләмәвен күрсәтә.
Күзнең еш йомылуы— тамырларның начар эшләвен, калкансыман бизнең артык көчәнүен күрсәтә.
Күз тирәсе коңгырт төстә булу – бавыр авырту, эч кату билгесе.
http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17475-yaktyilyik-yarsyitamyi?-nilekt%D3%99n.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев