“Күзләре күрмәгәч, аңа хаҗга нәрсәгә барырга иде инде?”
“Ишеттеңме, Ранил белән Гүзәлия быел хаҗга барганнар бит”. Элекке күршем Рузилә уртак танышларыбыз турында әйткән бу хәбәрдән бер мәлгә аптырап калдым. Аннан соң күңелемнән үзем үк җавап та бирдем: “Алардан булыр!”
Ранил һәм Гүзәлия газета укучыларыбызга да яхшы таныш. Алар турында моннан ике ел элек (ә аңа кадәр берничә ел элек Ранилнең үзе турында) язган идек инде. Бер-бер артлы кабатланган инсультлар нәтиҗәсендә инвалид калган, сукырайган, әмма, бирешмичә, тормышта бик күп уңышларга ирешкән Балтач егете Ранил Гыйльванов турындагы ул язмаларны газета укучыларыбыз бәлки хәтерли дә торгандыр. Аңа ул чакта бер психолог: “Син бик бәхетле”, – дигән була. Ә ул гаҗәпләнә. “Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый… Ничек инде бәхетле булыйм?!” – дип аптырый. Бары еллар үткәч кенә, шул психолог әйткәнчә, тормышындагы хаталарны төзәтеп, бөтенләй башкача яшәргә өйрәнгәч кенә аңлый ул аны. Бер нәрсәдән зарланмый, үзен инвалид санамый, кимсенми, үз ишләре, сау-сәламәт кешеләр белән күп аралаша башлагач кына аңлый.
– Без, адәм балалары, шундый бит: кечкенә генә авырлык килсә дә, дөнья беткәндәй кыланабыз. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, шул елны авыл хуҗалыгы институтына укырга керә алмагач, мин дә моны бик авыр кичердем, бик зур сынау итеп кабул иттем… Чүп кенә булган лабаса. Армиядән кайткач, КАИга укырга кердем. 1999 елның 1 июлендә диплом якладым, – дип искә ала Ранил ул елларны.
Ә 6 июльдә – практикадан кайткан беренче көнне егеткә беренче инсульт була. Өч тәүлек аңсыз ятса да, сул ягы параличланса да, ул чакта әле күзләренә зыян килми. Шул ук елның 1 ноябрендә кабат инсульт кичерә. Бу юлы инде 35 көн комада була. Тереләсенә беркем ышанмый, реанимация бүлмәсенә мулла чакырып, ясин чыгалар. Ә Ранил… үзенә 24 яшь тулган көнне күзләрен ача. Тик бу юлы инде алар көн яктысыннан мәхрүм калган була. Әти-әнисе Таһир һәм Рузилә, энесе Шамил генә бирешергә теләми. Район үзәгеннән башка беркая чыгып йөргәне булмаган Таһир абый, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына барып, Мәскәүдәге данлыклы Бурденко институтына юллама алуга ирешә. 2000 елның гыйнварында аны носилкага салып Мәскәүгә алып китәләр, авыл фельдшеры Миләүшә Камалиева, бар эшен ташлап, шунда кадәр озата бара… Ун көннән баш миенең эченә үк кереп, йокы артериясенә ясалган операция уңышлы чыга. Әле бит егерме көннән туган авылына кайтуы – терелеп бетү дигән сүз түгел. Аны аякка бастыру бик озак, акрынлык белән генә бара. Әмма күмәк тырышлык бушка китми: Ранилнең уң ягы тулысынча элекке хәленә кайта, “коляскага утырмыйм!” дигән егет, таяк белән булса да, аякка баса, бераздан анысын да ташлый.
Инде өйдәгеләр яңа көрәшкә керешә. Беркем дә тәвәккәлләп алынмаса да, алар улларының сукыраюы белән килешергә теләми. Бәхетләренә, язмыш аларны Майя Кәримовна Акмаева исемле табибә, медицина фәннәре докторы белән очраштыра… Бүген ул, кеше ярдәменнән башка да йөри алам, ике күзем белән дә көн яктысын шәйлим, уңы белән, шәүлә итеп кенә булса да, күрәм, ди.
Юк, моның белән генә дә тукталмый егет: аның эшлисе, кирәкле кеше буласы килә. Авылда беренче дипломы белән нишләсен инде, икенче югары белем алырга туры килә. Дистанцион укып, 2011 елда юрист белгечлеге ала. Әле аңа кадәр Казанда айлар буе яшәп, сукырлар җәмгыяте каршындагы китапханәдә укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәнә.
Дипломың бар дип кенә ул елларда Ранилне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый. Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка керә. “Эшли алырсыңмы?” – дип сорый башлык. “Эшлим, эшем булса, өйләнәм дә әле мин”, – ди Ранил. Аның өчен махсус Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештыралар. Акрынлап үзенең клиентлары барлыкка килә…
2015 елның көзе иде. “Гөлсинә апа, без әти-әни белән кыз сорарга барабыз, теләктә тор, яме”, – дип шалтыратты ул миңа. Инде 5 декабрь көнне туган көне белән котлыйм дисәм, “Бүген безнең туй”, – дип сөендерде…
– Гүзәлиянең беренче никахтан туган кызлары бар бит, Алия белән Гөлия мине ничек кабул итәрләр дип бик кайгырган идем, тиз арада бербөтен гаиләгә әйләндек. Мин аларның өчесенә дә бик рәхмәтле, – диде Ранил, бераздан очрашкач.
– Гүзәлия машина йөртә, эшкә илтеп куя, килеп ала, ул булмаганда, кызлар да авырсынмый… Өйләнгәнче үк Балтачтан фатир сатып алган идем бит. Башта ике ай Чепьяга йөреп эшләдем. Аннан бүгенге башлык Рамил Нотфуллинга, хәлемне аңлатып, гариза яздым. Бик тиз уңай хәл итте. Консультацияне Балтачка күчерделәр, “Факел” клубыннан бик матур, заманча бүлмә бирделәр. Клиентларым да күп, без бит түләүсез ярдәм күрсәтәбез, шуңа бөтен районнан киләләр.
…Егерме елдан артык утларда-суларда чарланган менә шушындый Ранил икәнен белсәм дә, хаҗга бардылар дигәч, анда әзерлексез генә барып булмый бит дип, әлеге сәфәр турында сорашыр өчен таныш номерларны җыям.
– Әйе, андый могҗиза булды шул, – дип сөенечен яшерми Ранил. – Казанда яшәүче эшмәкәр дустым Фатыйма ханым моннан биш ел элек намазга басуыма сәбәпче булган иде инде. Үткән ел көзлектә сөйләшеп утырганда ул миңа: “Ранил, хаҗга барасың килмиме? Әйдә сине хаҗга җибәреп кайтарыйк әле”, – диде. Күңел кузгалса да, күп уйландым, язгы якта гына җавап бирдем. “Үзеңә иң җайлы-уңайлы турны сайла, мин бөтен чыгымнарны да үз өстемә алам”, – диде ул.
Җәмәгатем Гүзәлия белән нәзарәттәге Хаҗ сәфәрен оештыручылар янына барып белешкәч, бөтен нәрсәне эченә алган, хәтта корбан чалу да кергән стандарт дигән турга тукталдык. Бер кешегә бәясе 245 мең сум иде. Фатыйма ханым минем өлешне берсүзсез күтәрде. Әмма беренче группа инвалид булганга, мине озатучыдан башка чит илгә чыгармыйлар иде. Шунлыктан Гүзәлиягә акча җыярга керештек. Гаиләдә өчебез эшли (олы кызыбыз Алия эшләп укый), бөтен чыгымнарны киметсәк тә, вакыт бик аз калганлыктан, акчаны җыеп бетереп булмавы ачыкланды. Бер җомга намазына баргач, “Раиф” мәчете имамы Илшат хәзрәт белән киңәшләштем. Ул шунда ук: “Кайгырма, булышабыз”, – диде. “Раиф” мәчете, анда йөрүче кардәшләр, туганнар, авылдашлар, Арбор, Арбаш мәчетләре, хәтта безнең барасын белгән таныш һәм таныш булмаган кешеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Өйдә кызлар белән Гүзәлия токмач басып, самса пешереп сатып та, беркадәр акча эшләде. Шулай итеп, өч ай эчендә без бу акчаны туплый алдык.
Аллаһның рәхмәте белән, илле кешелек төркемебезгә җитәкче булып Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев туры килде. Ул безгә бөтенесен алдан өйрәтеп, аңлатып куя, без һәр нәрсәгә әзер булганлыктан, хаҗ кылуда бернинди авырлык күрмәдек, сизмәдек. Бу сәфәр шул дәрәҗәдә хисле, шул дәрәҗәдә могҗизалы булды – анда алган кичерешләрне сөйләп тә, әйтеп тә аңлатып булмый. Миллионнарча кешеләр арасында Кәгъбәтулланың эченә кереп, Ибраһим пәйгамбәр “эзе”нә кагылып догалар уку, теләкләр теләү бәхете бик сирәкләргә генә эләгә, хәтта сау-сәламәт кешеләргә дә аны үтәү могҗизага тиң. Ә мин кердем, бу йоланы үтәп, догалар укып, теләкләр теләдем.
Тагын бер могҗиза: без 17 көн Мәккә шәһәрендә яшәдек. Биредә кунакханәгә ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым бүлмәләргә кертелә. Рамил хәзрәт тырышлыгы белән җәмәгатем Гүзәлия белән икебезгә бер бүлмәдә яшәү насыйп булды. Бу миңа бик уңайлы булды.
Кайберәүләр: “Күзләре күрмәгәч, аңа хаҗга нәрсәгә барырга иде инде?” – дип уйларга мөмкин. Андыйларга җавабым: мин күзлеләр күреп бетермәгәнне дә күрдем! Шуның өчен дә хаҗ бит ул! Җәмәгатем Гүзәлия дә бөтенесен сөйләп, аңлатып барды, бүген дә бөтенесе күз алдымда кебек…
Миңа шушы могҗизаны насыйп иткән Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен! Юлыма игелекле, мәрхәмәтле, юмарт кешеләрне чыгарды, төркемебездә дә берсеннән-берсе ярдәмчел кешеләр булды. Аларның барчасына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын! Барлык кешеләргә дә хаҗ сәфәрендә булырга, шушы могҗизаларны күрергә, күңелләре аша кичерергә язсын!
…Сокланырсың да, уйланырсың да…
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев