Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көзнең кояшлы бер көнендә...

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Без бу шигарьне һәрдаим алга куеп эш итәбез. Балаларның сәламәтлеген тагын да ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан төрле чаралар еш оештырабыз. 16 сентябрь көнне дә, өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасында, бөтендөнья йөгерү көненә багышланган "Көзге кросс" үткәрдек. Кросста - өлкән һәм мәктәпкә әзерлек...

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Без бу шигарьне һәрдаим алга куеп эш итәбез. Балаларның сәламәтлеген тагын да ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан төрле чаралар еш оештырабыз. 16 сентябрь көнне дә, өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасында, бөтендөнья йөгерү көненә багышланган "Көзге кросс" үткәрдек. Кросста - өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләр катнашты. Табигать тә безне үзенең матур кояшлы көне белән сөендерде. Ә балаларга килгәндә, алар бу көнне бик көтте. Урта төркемгә йөрүче балалар кросста катнашучыларга көч биреп торды. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда тәбрикләп, беренче, икенче, өченче урыннар алучыларга медальләр, ә кросста катнашучы һәр группага рәхмәт хатлары тапшырдык. Бу чараны оештыруда районыбызның "Батыр" спорткомплексына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Һәрвакыт шулай аңлашып эшләсәк иде.
Гөлназ Вәлиәхмәтова,
Өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасының физик тәрбия бирү педагогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X