Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Land Cruiser автомобиле оттыгыз» дигәнгә ышанмагыз

Чувашиядә Чабаксарда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атка «Land Cruiser автомобилен оттыгыз», дигән хәбәр килгән. Имеш, бу кеше лотереяда машина откан, үзенең җиңүче икәнлеген сайттагы исемлектән дә тикшерә ала. Ир-ат үзен исемлектән тапкач, шикләнмәгән дә, машина урынына 6 миллион сум акча алырга булган. Мошенниклар аңа моның өчен 80 мең сум комиссия...

Чувашиядә Чабаксарда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атка «Land Cruiser автомобилен оттыгыз», дигән хәбәр килгән.

Имеш, бу кеше лотереяда машина откан, үзенең җиңүче икәнлеген сайттагы исемлектән дә тикшерә ала. Ир-ат үзен исемлектән тапкач, шикләнмәгән дә, машина урынына 6 миллион сум акча алырга булган. Мошенниклар аңа моның өчен 80 мең сум комиссия күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Нәтиҗәдә, ир-ат «комиссия»не дә күчергән, машинасыз, акчасыз да калган. Әлегә мошенникларның кем икәнлекләрен ачыклый алмаганнар.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев