Теләче Информ

«Үлемнән калгач, 15 минут үтүгә кабат бәке тиштем»

Балыкка китеп югалучылар, суга батучылар турында гел язып торабыз. Кышкы суыкларда бәке тишеп, боз өстендә утыручыларны «эт итеп» сүгүчеләр дә бар. Янәсе, өч тиенлек балык өчен гомерләрен куркыныч астына куялар! Әмма гаиләсе дә, туганнары да күпме генә битәрләсә дә, балыкчы бу һөнәреннән баш тарта алмый. - Аның ләззәтен әйтеп аңлатып...

Балыкка китеп югалучылар, суга батучылар турында гел язып торабыз. Кышкы суыкларда бәке тишеп, боз өстендә утыручыларны «эт итеп» сүгүчеләр дә бар. Янәсе, өч тиенлек балык өчен гомерләрен куркыныч астына куялар! Әмма гаиләсе дә, туганнары да күпме генә битәрләсә дә, балыкчы бу һөнәреннән баш тарта алмый.


- Аның ләззәтен әйтеп аңлатып булмый. Мәсәлән, хатын-кызлар берни алмаса да, кибетләр буйлап карап йөрергә ярата, шуннан рәхәтлек ала. Безнең балыкка йөрүебез дә шуның кебек, - ди Ирек Иштирәков.

Ирек - башкала егете. Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган. Менеджер булып эшләсә дә, 30 елдан артык балыкчы "стаж"ы бар. Бу шөгыль аларның нәселләрендә. Кечкенә Ирек балачакта елга-күлгә әтисенә ияреп йөрсә, хәзер исә үзенең улы да шуның белән "җенләнгән".



- Мин җәйләрне Теләче районының Кече Нырсы авылында әби-бабайда үткәрә идем. Беренче тапкыр балыкка баруым да шунда булды. 6 яшьләр чамасы иде. Агач сапка кара кәтүк җебе тартып, кармак ясап бирделәр. Шатлыгымнан башым күккә тиде. Бармак кадәр бер балык та эләкте бит әле. Ә җәйге каникулда әти җыелмалы кармак алып кайтып биргәч, аяк астындагы җирне тоймыйча елгага чапканым хәтердә, - ди Ирек.

Ул инде өч дистә ел эчендә шактый шомарган. Хәтта кайсы сулыкта нинди балыкны очратасын да яхшы белә. Мәсәлән, судак балыгы булган елгада ак балык табарга була. Кәрәкә балыгы каптырсаң, аның янында чуртан да бар дигән сүз. Балыкны каптыру өчен аны сыйлый да белергә кирәк. Ирек бу яктан җаен белә. Ак балык суалчан, камыр, ипи, ашлык ярата икән. Ерткыч балыклар эләктерергә уйласаң, вак балык, ит, май алып барырга онытмаска кирәк.

Бу эштә шактый тәҗрибәсе булса да, буш кул белән кайткан көннәре дә була Ирекнең. Барган җирдә балык булмаска яки җимне яратмаска мөмкин икән.



Һәвәскәр балыкчының балык каптыру географиясе шактый киң. Идел, Кама, Мишә, Казансу елгаларына, күлләргә йөри. Аның белән бергәләп, үз гомерендә тоткан рекордлы уңышларны да санадык. Аларның һәрберсен Ирек яттан белә. Мәсәлән, 2 кило 600 граммлы корбан балыгын, 3 кило 100 граммлы судакны, 6 кило 500 граммлы чуртанны, 1 кило 200 граммлы бершны, 900 граммлы алабуганы, 3 кило 600 граммлы сазанны, 3 кило ярымлы карпны, кило ярымлы агарчакны ничек онытасың? Хәер, соңгысын Ирек трофейга санамый, аның ике-өч килолысын тотучылар да бар икән.

- Кайчан балык тоту рәхәтрәк дигәндә, бер генә чорны да аерып әйтә алмыйм, - ди Ирек. - Һәр фасылның үз ләззәте. Җәен көймә белән китү, яр буенда тоту, кышын боз өстенә чыгып бәке тишү... Мин аны гитара кылын чиертеп, көй чыгаруга тиңләр идем. Монда да шул гитара кебек балык эләктерү кылын табарга кирәк. Балыкка бару минем өчен мәзәктәге кебек дуслар белән җыелып, күңел ачу түгел. Мин анда бары тик бер генә максат белән китәм.

Кеше бу эшнең тәмен белеп алса, аннан арына алмыйдыр. Әкренләп ул чиргә, яшәү рәвешенә әйләнә. Моннан биш-алты ел элек язгы бозда ике боз кисәге арасында кала Ирек.



- Бер мизгел эчендә булды ул хәл. Кар машинасы белән дуслар чыгып өлгерде, мин икенче якта калдым. Боз тирбәлеп тора. Күз ачып йомган арада үлем белән яшәү арасында тойдым үземне. Исән калдым дип, кулың селтәп кайт та кит бит инде. Юк! 15 минут үтүгә кабат бәке тишеп, балык каптырырга утырдым, - дип елмая Ирек.

Язын балык уылдык чәчкән вакыттан алып җәй башына кадәр балык тоту тыела. Бары тик ярдан, ике энәгә генә каптыру рөхсәт ителә. Ирек суның ничә градуска җылынуыннан чыгып та, кайсы балыкның уылдык чәчә башлавын белә.

- Уылдык чәчү - балыклар өчен стресс. Шуннан соң азрак тернәкләнгәч, балыклар күп эләгә, - ди ул.



Җәен атна саен ук булмаса да, кышын ялларны көтеп ала Ирек. Алдарак әйткәнебезчә, аңа хәзер 9 яшьлек улы да ияргән.

- Улым балыкка беренче тапкыр 6 яшендә барды. Уңышлы көн булды ул. Бик бай урынга туры килдек. Бу көнне бер капчык судак балыгы тотып кайттык. Шуннан соң малайда кызыксыну барлыкка килде дию генә аз. Алып бармасам, күз яше белән елап кала, - ди бәхетле әти.

Ирек балык тотам дип көне буе эссе кояш астында утыручыларны аңламый. Җәен балык фәкать таң алдыннан, су салкынча булганда гына уйный. Су җылына башлагач, салкын эзләп төпкә китә. Гомумән, җәйге челләдә балык каптыруның сәгате бик санаулы.



Дуслары балыкка җыенып, Ирек бара алмый калса, һич уфтанмый. Үзләренә дә: "Мин тотасы балык суда әле, сез аны барыбер эләктерә алмыйсыз",- дип кала. Шулай булып чыга да. Дуслары көне буе йөреп тә, рекордлы табыш белән кайтмый. Икенче юлы исә Ирек бармаган көннең әҗерен икеләтә чыгара. Шуңамы, аны "балык белән сөйләшми аңлашасың" дип үртиләр.

Балыкны тоту гына түгел, аны чистартып, әзерләү дә бик җиңел бирелә Иреккә. Бу җәһәттән ул, оригиналь рецептлар белән гаиләсен сөендерергә дә ярата. Бер барганда әллә никадәр балык тотып кайтса да, ел буе балык кына ашап тормыйлар. Бу - рационны төрләндерү чарасы гына, ди ул.

Балыкчылар арасында балык ашарга яратмаучылар да бар. Мондыйлар турында, урманчының утыны юк, диләрме әле? Бу аңлашыла да. Балыкчы өчен балык каптыру, беренче чиратта, тамагын кайгырту түгел, ә ләззәт алу чарасы бит.

Реклама

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: