Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Үлеп терелгәннән соң, бөтенләй башка кеше булып яши башладым”

Дөньяда бернинди очрашу да очраклы гына булмый: йә ул сынау, йә Аллаһының бүләге. Тәнзилә апа белән танышып китүебезне мин нәкъ менә икенчеләр рәтенә кертәм. Үз-үземә урын, күңелемә тынычлык таба алмыйча бәргәләнгән, бернидә гамем калмаган көннәр иде ул. Редакциябезгә бер апа шылтыратып, үзен Тәнзилә абыстай дип таныштырды. Аның: "Газеталарыгыздагы гыйбрәтле язмаларны...

Дөньяда бернинди очрашу да очраклы гына булмый: йә ул сынау, йә Аллаһының бүләге. Тәнзилә апа белән танышып китүебезне мин нәкъ менә икенчеләр рәтенә кертәм. Үз-үземә урын, күңелемә тынычлык таба алмыйча бәргәләнгән, бернидә гамем калмаган көннәр иде ул. Редакциябезгә бер апа шылтыратып, үзен Тәнзилә абыстай дип таныштырды.

Аның: "Газеталарыгыздагы гыйбрәтле язмаларны укып барам. Бик авыр язмышка дучар булучылар, тормышның ачысын-төчесен татып яшәүчеләр бар. Мин үзем дә үлемнән калган кеше бит", - дигән сүзләре җитә калды, Тәнзилә апаның үзен күреп сөйләшәсем килде. Ул көнне ничек җыенып чыгып киткәнемне дә сизмичә калдым.

Казан уртасындагы бер бистәдә җыйнак кына авыл өе. Капканы ачып, елмаеп каршы алган Тәнзилә абыстайга һич кенә дә "әби" дип әйтеп булмый, аңа берәү дә сиксән бер яшь бирми. Чиккән калфагы өстеннән бөркәнгән ак яулыгы, күзгә күренмәс нур бөркелеп торган мөлаем йөзе, җайлап кына сөйләшүе белән җәлеп итте ул мине. "Бабай белән менә шушында яшибез инде без", - дия-дия Тәнзилә апа мине өйгә чакырды. Юкка гына догалы йортның түре якты димиләр: биредә һәр почмактан җылылык бөркелеп тора. Гаилә җылысы, күңел җылысы...

Балачак хыялы
Тәнзилә апа тумышы белән Балык Бистәсе районыннан. Күп балалы гаиләдә үскән кыз, җиде класс тәмамлап, ундүрт яшендә авылдан калага чыгып китә. 1953 елда мех берләшмәсенә урнашып, фабрика мәктәбендә кисүчелек һөнәрен үзләштерә. Югары белем алып югары үрләр яуларга теләгән кызның хыялларын чынбарлыкка ашырырга ул чактагы тормыш авырлыклары мөмкинлек бирми. Гап-гади кисүче булып эшләүче кыз, үҗәтлеге, тырышлыгы белән күтәрелеп китә. Исеме мактау тактасыннан төшми, газеталарга язып чыгалар, төрле премияләр белән бүләклиләр аны, исеме-рәсеме Республиканың "Хезмәт даны" китабына да кертелә. Егерме биш ел Коммунистлар сафында тора. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, утыз ел мех берләшмәсендә эшләгәннән соң, Тәнзилә апа Татсоюзга инженер булып урнаша. Өч тапкыр халык контроле председателе булып сайлана.

Ничек кенә булмасын, балачак хыялы Тәнзилә апаның гел күңелендә яшәп килә. Тәки үз дигәненә ирешә ул: кияүгә чыккач, биш ел укып югары белем ала. "Балаларым белән бергә укыдым", - дип шаярта үзе яшьлек елларын исенә төшереп. Кече улы беренче сыйныфка укырга кергәндә Тәнзилә апа беренче курска барган.

Тормыш корып җибәрүләрен дә тәкъдир эше дип атый ул. Шулай булмаган очракта, егерме дүрт яшьлек кыз бер ай таныш булган егеткә кияүгә чыгар идеме? Юк, бу адымы өчен һич кенә дә үкенми Тәнзилә апа, киресенчә, картын яратып "Пар канатым" дип атый. "Ә мәхәббәт?" - дип сорыйм кызыксынып. Моңа да җавабы бар Тәнзилә апаның:
- Аллаһы Тәгалә адәм баласына өч сыйфат бирә: иман, намус, сабырлык. Булачак иремдә нәкъ шушы сыйфатларны күрдем мин. Ул мине хөрмәт итте, без бер-беребезне саклап-яклап яшәдек. Мәхәббәт әнә шулдыр инде ул. Өзгәләнеп ярату, шашыну кебек хисләр белән беркайчан очрашканым юк дисәм дә ялгыш булмас.

Сабырлык
Ир гаиләсенә тугызынчы кеше булып килеп кергән Тәнзилә апа. Беренче шатлыклары - уллары туган. Әйтергә кирәк, кайнана-кайната йортында бик күп авырлыклар белән дә очрашкан ул. Каенсеңелләре белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, әллә аерылып кына китим микән дигән чаклары да булган. Нишләтәсең, иң сабыр кешенең дә түземе төкәнә шул. Нәкъ әнә шул вакытта ире нык терәк була ала: әти-әнисенә дә каты бәрелми, хатынын да яклап чыга. Уртак фикергә килеп, иренең эш урыныннан бирелгән фатирга күченә алар. Икенче уллары тугач, өч бүлмәле фатир алалар.

Еллар, агымсу кебек, үз җаена ага да ага. Әмма сынауларның иң зурысы алда көткән була әле.
- Алтмыш яшем тулган көннәрдә гаиләбезгә зур югалту килде, - дип авыр сулый Тәнзилә апа. - Кече улыбызны атып үтерделәр. Ялгышлык белән булдымы, башка берәү белән бутадылармы - бу хәлләрнең ничек килеп чыгуын ачыклый алмадылар. Олы улым мине зиратка алып килде, "Әни, менә шушында җирлибез" дип, казылган каберлекне күрсәтте. Шул вакытта башымны кабергә сузып: "Я, Раббым, калдыр баламны, мине үз яныңа ал" дип кычкырганмын. Ничек мине зираттан алып чыгып киткәннәрен хәтерләмим. Тора-бара үземне кулга алырга тырыштым. Сабырлык булырга тиеш, мин мөселман бит, янымда ирем белән улым бар, дия-дия үземне юаттым.

"Үлеп терелдем"
Лаеклы ялга чыгарга ике-өч ай калган көннәр. Тәнзилә апаның эштән кайтып килеше була, трамвайдан төшкәч, машина бәреп китә аны. Кагыйдә бозучы машина шоферы бер авыл егете була. Трамвайда хезмәттәшләре туры килеп, шундук хастаханәгә илтәләр. Дүрт сәгать комада ята ул. Хастаханәдәге хәлләрне менә ничек сөйли Тәнзилә апа:
- Күзләремне ачтым. Берни аңламыйм. Тынчу, бөркү, күз алдым томанлы. Булган җиремә китәсем килә. Аңыма килгәнче Хаҗга баруымны, Кәгъбәтулланы күрдем. (Тәнзилә абыстай ул теләген дистә елдан соң тормышка ашыра - хаҗ кылып кайта). Шундый тыныч, рәхәт иде. Ә монда аңлатып булмаслык авырлык. Мин кайда соң, дип кычкырам. "Сез хастаханәдә. Башыгызга операция ясыйбыз", - диләр. Ике җирдән башымны тектеләр.

Палатага чыгаргач, яныма бер хатын-кыз килде. "Һай бу апаны ник бер дә карамыйлар икән, бөтен мендәре кып-кызыл кан бит, үзе гел "Бисмилла"сын пышылдап ята ул", - ди бу. Аның әйткәннәрен ишетәм, үзем җавап бирә алмыйм, селкенеп тә булмый. Бөтен көчемне җыеп: "Сеңлем, уразада идем мин, су гына бирегез", - дидем. Рәҗәп аеның өч көн уразасын ниятләгән идем мин ул чакта. Теге хатын тагын да хафага төште: "Аллаһы Тәгалә юк микәнни ул, булса, моның кадәр җәфалар күрсәтмәс иде бу апага", - ди. Сеңлем, кил әле монда, минәйтәм. Син ничек эләктең монда? Бер дә дөрес сүз әйтмисең син, дим. Безнең тәкъдиребез шундый булган, безне Аллаһы Тәгалә сыный, без сынау астында. Ире һәм ике баласы белән юл һәлакәтенә эләккәннәр болар. Сеңлем, син миңа ярдәм итәрсең, мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен дидем. Яткан килеш булса да намаз укырмын дип, тәһарәт алырга су белән чылатылган чүпрәкләр алып килүен сорадым. Аның ярдәме белән намаз укыдым. Соңыннан кычкырып-кычкырып: "Әй, Аллам, аягыма бастырсаң, гомерем булса, мин синең җиреңдә биргән үләннәрне таныр идем, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәр идем", - дип сорыйм икән. Үзем мин боларны хәтерләмим. Палатадагы барча кеше мине шаккатып тыңлаган.

Ике ай дигәндә култык таягы белән өйгә кайттым. Әлеге һәлакәттән соң мин инвалид булып калдым. Өйдә дөм сукыр кайнана. Балалары кайсы-кая таралып беткәч, туксанга җиткән кайнанам йортта берьялгызы яши иде, аны үзебезгә алдык. Олы улымның хатыны эшкә киткәнче ашарга әзерләп калдыра иде, ә мин кайнананы, азапланып булса да, ашаттым. Култык таягы белән аны бәдрәфкә дә, юындырырга да йөрттем. Йоклап китсәм, берәр нәрсә кирәк булса, мине төртеп уят дип, янына бер таягымны куя идем. "И-и, кызым, алты бала үстердем, әмма синнән күргән хөрмәтне берсеннән дә күрмәдем. Мәңге риза-бәхил мин сиңа. Менә шушы шакылдап торган таякларыңны ташлап, үз аякларың белән йөреп мине җирләсәң иде, улым белән тигез, озын гомер итегез, бәхетле булыгыз", - диде миңа кайнанам. Һәм шулай булып чыкты да: аягыма бастым, берничә атнадан кайнанам күзләрен мәңгелеккә йомды. Үземә сиксән бер, картыма сиксән биш яшь тула, Әлһәмдүлилләһ. Ике әниемнең дә хәер-фатыйхасы, Аллаһыдан сорап кылган догаларым яшәтә безне.

"Башка кеше булып яши башладым"
Тәнзилә апаны "Халык табибы" дип тә йөртәләр. Ул ясаган дару, мазьлардан шифа алган кешеләрнең исәбе-хисабы юк. Бу хакта ул үзе дә чын күңеленнән сөенеп сөйли:
- Авылда йортыбыз бар. Картым белән авылга кайтабыз да, урман-болыннарга чыгып, дару үләннәре җыябыз. Үләннәр турында китаплар, газеталар укып, шактый мәгълүмат тупладык. Үләннәрдән дарулар ясап, башта туган-тумачаларны дәваладым. Аннан соң туганнарымның танышлары ярдәм сорап килә башладылар.

Берсендә, күршем керде. "Бер бик якын кешебезнең, туганыбызның гаиләсе таркалырга тора, балалары юк аларның. Кая гына бармадылар, кемгә генә күренмәделәр, бала таба алмыйсың дип кайтарганнар", - диде. Үтенеп, ялварып минем ярдәм итүемне сорады. "Сеңлем, туганың иртәгә үк килсен", - дидем. Күңелем белән сиздем: ул бала алып кайтачак. Үлеп терелгәннән соң мин бөтенләй башка кеше булып яши башладым, сиземләү сәләтем ачылды бит.

Күршемнең туганы - яшь кенә хатын - икенче көнне үк елый-елый килеп керде. Иң башта догалар белән өшкердем. Аннан соң үзем үләннәрдән ясаган даруларны бирдем дә: "Минем әйткәннәремне үтәсәң, нинди дога укырга кушсам шуны укысаң, син бала табасың. Бернинди чит дарулар эчмә", - дидем. Һәр даруның куллану тәртибен аңлаттым. Кычкырып елап җибәрде. Алга таба яшәргә өмет бирүче күз яшьләре иде ул.

Берничә айдан аның әнисе килеп керде. Өшкертергә җимешләр алып килгән. Озак та үтмәстән, шылтыратып, кызының бала көтүен хәбәр итте, тик менә сакланырга хастаханәгә салганнар икән. "Бер дә борчылмагыз, кыз алып кайтырсыз, бала исән-сау туачак", - дидем. Дөрестән дә кызлары туды, Тәнзилә дип исем куштылар.

Адашым
Сеңлем аша минем турында белешеп, яныма Тәнзилә исемле хатын килде. Шулкадәр бетерешкән, аягында көч-хәл белән басып тора. Ничек килеп җиткән икән бу монда кадәр дип аптырадым хәтта. Табиблар аналыгында яман шеш дигән диагноз куйганнар Тәнзиләгә. Кулында операциягә юллама. Аның да озакламый тереләчәген сиздем бит мин. "Кайгырма, Аллаһы боерса, бу чирдән котыласың", - дип юаттым. Шешкә каршы дип өшкереп ясаган мазьны бирдем аңа, ничек файдаланырга кирәкне өйрәттем.

Тукталышка кадәр Тәнзиләне озата чыктым, автобуска утырткач, шоферны да кисәттем, әлеге хатынның хәле начар дидем.
Байтак кына хәбәре булмыйча торган иде, көннәрнең берендә Тәнзилә шылтыратып: "Минем шеш шартлап, үлек булып аналыктан акты ахры, тик шеш капчыгы калды бугай, - ди. - Даруым бетте, тагын ясап бирмәссең микән?" Кил дидем. Мазь белән тампон куеп, анысыннан да котылды Тәнзилә. Хатын-кыз табибына баргач, аптырап: "Нишләттең шешеңне?" - дип сораганнар. "Әбигә бардым", - дигән адашым. "Вәт әби-и", - дип башларын чайкап, бер-берсенә карап торалар ди табиблар.

Тәнзиләне генә түгел, сеңлесен дә дәваладым. Ул хәлләргә унбиш еллап вакыт узгандыр, икесе дә исән-саулар, эшләп йөриләр.

"Мин күрәзәче түгел!"
Кайчак, адәм баласы яхшылыкны аңламый шул. Кылган изгелекләренә каршы яманатлар да шактый ишетергә туры килгән Тәнзилә апага. Күңелен борчып торган сорауларына җавап эзләп, хәзрәт янына барган ул. Йөзенә карап, язмышын әйтеп биргән дә: "Әйтегез, мин кем? Мине кем дип таныйсыз? Берүк күрәзәче дия күрмәгез. Үлеп терелгәннән соң шундый сәләтем ачылды, үз-үземне бернишләтә алмыйм", - дип елаган.

"Сез күрәзәче түгел. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер өлеш ул, үзегезне кимсетмәгез", - дигән хәзрәт.
Әлеге сәләтен кәсеп итеп алмаган, бары тик якыннарын аякка бастыру өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә теләгән Тәнзилә абыстайга бик күпләр якын итеп, хөрмәтләп Ак әби дип дәшәләр. Биш ел мәдрәсәдә укып диплом алган, өч ел мәчеттә дин нигезләрен укыткан ул. Картына дүрт мәртәбә инфаркт булгач, кызганыч, укыту эшен туктатырга туры килгән.

- Мулла кызы мин, - ди Тәнзилә абыстай. - Нәселебез белән динле кешеләр. Хәреф таный белмәгән чактан ук әти безгә догалар өйрәтте. Җитәкче урыннарда эшләсәм дә, дин тыелган еллар булуга карамастан, беркайчан да диннән аерылмадым. Җыелышлардан соң табынга чакырсалар, өстәл яныннан торып киткәндә, йә чәчемне рәтләгән булып, йә маңгаемны сыпырып куйган булып, "Амин" тотып китә идем. Иң авыр чакларда да догадан калмадым.

Тәнзилә апа белән байтак сөйләшеп, серләшеп утырдык. Күңелне бушатырга, җанга тынычлык алырга, дога белән сихәтләнергә нәкъ аның кебек Ак әбиләребез кирәк икән.

Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА

Себерке
№ --- | 02.06.2017

http://matbugat.r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев