Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Лесной бистәсеннән күләмле ФОТОРЕПОРТАЖ

Районыбызның төрле авылларындагы тормыш шартлары, халыкның көнкүреше белән сезне даими таныштырып барырга тырышабыз. Бүген сүз Лесной бистәсе турында булыр. Лесной бистәсе элек-электән урманчылык хуҗалыгы үзәге булып тора. Биредә "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесы Ленин участок урманчылыгының идарә бинасы урнашкан, такта яру цехы эшләп килә. Баш урманчы - Сәгъдиев Алмаз Нәкыйф...

Районыбызның төрле авылларындагы тормыш шартлары, халыкның көнкүреше белән сезне даими таныштырып барырга тырышабыз. Бүген сүз Лесной бистәсе турында булыр.

Лесной бистәсе элек-электән урманчылык хуҗалыгы үзәге булып тора. Биредә "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесы Ленин участок урманчылыгының идарә бинасы урнашкан, такта яру цехы эшләп килә. Баш урманчы - Сәгъдиев Алмаз Нәкыйф улы:

Алмазның ярдәмчесе Назыйф Дәүләтшин:

Ленин урманчылыгында барлыгы 32 кеше хезмәт куя. Аларның күбесе шушы бистәдә яшәүчеләр.

Игътибарыбызны беренче чиратта такта яру цехы җәлеп итте. Биредә ике сменада 16 кеше эшли. Без килгән көнне беренче сменада Илсур Сабирҗанов (бригадир), Павел Шалканов, Артем Шишкин, Рәшит Мөхәрләмов, Рәмзия Сабирҗанова, Виталий Бламыков, Лидия Бламыкова, Ольга Шишкина һәм Роберт Журавлев эшли иде.


Илсур Сабирҗанов (бригадир), Павел Шалканов, Артем Шишкин, Рәшит Мөхәрләмов, Рәмзия Сабирҗанова, Виталий Бламыков, Лидия Бламыкова, Ольга Шишкина һәм баш урманчы Алмаз Сәгъдиев


Кран белән идарә итүче Роберт Журавлев эш вакытында

Цехта бүген агач контейнерлар өчен материал әзерлиләр, төп көчне шуңа юнәлтәләр.

Эшчеләр эш хакыннан канәгать, авылда шундый җитештерү цехы эшләп торганга алар бик шат. Алмаз Нәкыйф улы әйтүенчә, такта яру цехының хәзерге икътисади авыр шартларда эшләп килүе Саба урман хуҗалыгы җитәкчелеге, аерым алганда, Гыйззәтуллин Васил Нурулла улының тырышлыгы нәтиҗәсе.

Цехта эш бара:

Ленин урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тирә-якны яшелләндерү, текә ярлар ишелмәсен өчен яр буйларын ныгыту максатыннан, агач утырту эшләрендә актив катнашалар. Узган ел 105 гектар терасса җиренә (яр буйлары) һәм 125 гектар тигез урыннарга агач утыртылган. Алга таба тагын 105 гектар җиргә агач утыртырга планлаштырыла.

Урманчылыкта ике егерь - Газинур Сибагатов һәм Илфат Гарифуллин җәнлекләрне күзәтү-саклау эшләрен башкара. Арча, Питрәч, Теләче урманнары Ленин участок урманчылыгына карый.

Хәзер ау сезоны ачылды, шулай ук котыру чиренә, Африка чумасына каршы профилактик чаралар даими үткәрелә.

Җәйге чорда урманчылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә янгынга каршы күләмле профилактик чаралар алып бара. Урман янгыннары чыкмаганмы, учак ягучылар юкмы икәнен ачыклау максатыннан, даими патрульләр оештырыла. Эшнең нәтиҗәсе уңай - узган берничә елда урманнарда янгын чыгу очраклары күзәтелмәгән.

Лесной бистәсендә медпункт, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәчет, мәдәният йорты эшләп тора.

Фельдшер-аккушер Наҗия Фәсхиева, клуб мөдире Гөлия Вахмина, оста тракторчы Рәис Мофаззаловларны күп еллык фидакарь хезмәтләре белән халык ихтирамын яулаган шәхесләр буларак аерым искә алып үтү урынлы булыр. Мәчеттә көн саен 7 сыйныф укучысы Илдус Сабирҗанов азан әйтә.

Лесной бистәсе зур авыл булмаса да, киләчәге өметле. Күп еллар баш урманчы булып эшләгән Ринат абый Галимовка (урыны җәннәттә булсын) бик рәхмәтле бистә халкы. Утыртылган агачлар, халык өчен тудырылган уңайлы шартлар (мәчет, мәдәният йорты, авыл эчендәге асфальт юл һ.б.) - легендарь лесничийның эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.

Леснойның киләчәге яшь җитәкчеләр - баш урманчы Алмаз Сәгъдиев, аның ярдәмчесе Назыйф Дәүләтшин һәм бистә яшьләре кулында. Алар да сынатмас дигән ышаныч зур.

Сүз ахырында: Лесной бистәсендә идарә бинасы янәшәсендәге машина кую урынында үсеп утыручы гөлҗимеш агачы көз дип тормаган, чәчәк атып куйган:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X