Теләче Информ

Әлфия Миңнуллина: «Мин Әлмәндәрне космонавт итүгә генә каршы»

Иң күп күп куелган драматург, кискен чыгышлары белән истә калган депутат, «Кызыл тышлы дәфтәр»е белән халыкның сөйкемле сөягенә әйләнгән язучы. Мондый сыйфатларны тагын да санап булыр иде. Ләкин бу кадәресеннән дә сүзебезнең Туфан Миңнуллин турында икәне аңлашыладыр. Исән булса, 25 августта аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Туфан абыйның үз куллары белән салган йортында кызы Әлфия Миңнуллина белән сөйләштек.

– Әлфия Туфановна, зур шәхес балаларына тормышта тыюлар күбрәкме, ирекме? Гомумән, әти-әниеңнең танылган кешеләр булуы комачаулыймы, әллә ярдәм итәме?

– Танылган шәхес баласы булу тормышта күбрәк комачаулыйдыр, минемчә. Кечкенә чакта аны уйламыйсың. Үсә-үсә, үзгә гаиләдә үскәнеңне аңлыйсың. Әйләнә-тирәдәге кешеләр сине я әтиең, я әниең белән чагыштыра башлый. Династия булып, әти-әнисе юлыннан киткән балага да кыен. Чөнки аңа әти-әнисе кебек талантлы түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килүе бар. Башка өлкәне сайласаң да, тирә-юньдәгеләрнең сиңа карата сораулары була. Мәсәлән, миннән еш кына, син нигә язмыйсың, яисә нигә артистка булып китмәдең, дип сорыйлар. Аларга ни дип җавап бирергә дә белмим. Һәр кешенең – үз язмышы, үз тормышы лабаса. Бу бит крестьян гаиләсендә туган бала иген игәргә генә тиеш, дигән кебек килеп чыга.

– Туфан абыйның сез белмәгән серләре бар идеме?

– Бик күп. Күзгә яшьләр килә… Чөнки хәзер мин аның архивында хатларын барлыйм һәм әтинең тормышын бөтенләй белмәгәнмен дигән фикергә киләм. Анда сер өстендә сер. Аларның күбесе күңелемә авыр тәэсир итә. Әти – минем өчен гениаль язучы. Бу җәһәттән минем шундый бер кагыйдәм бар: әгәр язучы яки композиторның иҗатын яратасың икән, аның биографиясен белмәвең хәерлерәк. Әгәр дә инде тәрҗемәи хәле белән танышып, анда күңелгә ятышсыз берәр фактка тап буласың икән, әсәрләрен кабул итү дә кыенлаша.

– Бәлки шәхесләрне ул кадәр үк өскә күтәрмәскә кирәктер? Алар да бит – безнең кебек үк адәм баласы…

– Килешәм. Шуңа күрә мин шәхесләргә бәйле пычракларны дөньяга чыгаруга каршы. Әтигә килгәндә, бигрәк тә вафатыннан соң, без аннан, чыннан да, изге Туфан ясадык. Шуңа күрә мин хәзергә ул әйберләрдән ераккарак киттем. Миңа әле күп әйберне кабул итәсе бар.

– Архив дигәннән, иҗатына кагылышлы яңалыклар бармы? Беркайчан да басылмаган әсәрләре килеп чыкмадымы?

– Әтине бәхетле язучыдыр дип уйлыйм. Чөнки үзе исән чагында ук әсәрләренең шактый өлеше басылган, пьесаларын алсак, куелган. Куелмыйча калган «Әбрәкәй» һәм «Бетсен ирләр, яшәсен хатын-кызлар» дигән пьесалары бар. Ул аларны Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиевкә тапшырган булган. Әлеге әсәрләр 2008 елда ук язылганнар, ләкин куелмыйча калганнар. Ел башында без Зимфира Гыйльметдинова белән «читка»лар оештырган идек. Ул вакытта әлеге әсәрләргә карата кызыксыну да булган иде кебек. Аннан соң илгә үзизоляция режимы керде һәм әлегә бу әсәрләр хакында берни дә ишетелми. Икенче яктан, театрлар да эшләми бит әле. Миндә, бәлки, куелыр дигән өмет бар.

Сүз уңаеннан, «Әбрәкәй» турында бер журналист: «Исеме татар менталитетына туры килеп бетми», – дигән иде. Бәлки, чыннан да, пьесаны куярга исеме комачаулыйдыр. Ләкин мин әтидән башка аның исемен үзгәртә алмыйм инде. Куючы режиссер үзгәртә икән, каршы чыкмыйм. Чөнки әсәрнең куелуы кызык булыр иде. Язылуына ничә ел үтүгә карамастан, көн кадагына туры килгән әсәр ул.

– Туфан абый соңгы әсәрләрендә нинди проблемалар күтәрә?

– Әле телгә алынган пьесалары сатира жанрында язылган. Шактый усал сатира. Үзе исән чакта аның «Үзгәрү» дигән әсәре чыккан иде. Анда аның бик күп күренешләргә карашы үзгәрүе күренә. Ерактанрак башласак, безнең әти коммунист иде. Ул карьера яки үзенә файда өчен коммунист булган кеше түгел. Ихластан инанган, балачактан шул идеяләр белән тәрбияләнгән, җыеп әйткәндә, совет пропагандасы җимеше. Тормышлар үзгәрде, ә аңа чын күңелдән инанган идеяләрдән баш тарту җиңел булмагандыр, шуңа шактый катлаулы кризис кичергәндер. Моннан тыш, әтинең бик күп фикердәшләре вакытсыз китеп барды. Илдар Юзеев, Марсель Сәлимҗанов… Ул ничектер үзеннән яшьрәк кешеләр даирәсендә калды. Икенче буын кешесенең карашлары барыбер икенче. Һәм аны болар барысы да борчыды. Бу аның 2000 нче елларда язылган әсәрләрендә ачык чагыла. Халык яратып караган «Нәзер», «Төш», «Саташу», «Сөяркә», «Дивана», «Мулла» – шул уйлануларының тармаклары. Әлеге әсәрләрдәге фикерләр исә «Үзгәрү»дә туплап җыеп бирелгән.

– «Мулла» – иң бәхетле әсәрләренең берсе. Ул күпме театрда куелды, аның нигезендә нәфис фильм да төшерелде. Төрле режиссер әсәрне төрлечә күрде. Сезгә аларның кайсы якынрак? Гомумән кабул итмәгән куелыш бармы?

– Әлбәттә, кайсыбер күренешләр эчке бер күзаллавыма туры килмәскә мөмкин. Әмма бу – субъектив фикер. Мин иҗат кешеләренә хөрмәт белән карыйм. Алар әсәрне шул рәвешчә күзаллый икән, бу – аларның эше. Мин Әлмәндәрдән космонавт ясауга гына каршы. Гомумән алганда, һәр тәҗрибәне кызыксынып карыйм.

– Туфан абыйның сезгә иң кадерле булган әсәре кайсы?

– Бөтен әсәрен дә яратам. Шунысы бар: күңелемә бик якын пьесалары бүген бераз онытылыбрак бара. Мәсәлән, «Миләүшә» трилогиясе. Чөнки ул – әтиләр буынының елъязмасы. Ә бит алар буыны хәзерге татар зыялыларының хәлен билгели. «Канкай улы Бәхтияр»не сагынам. Бигрәк тә бүген әлеге әсәр актуаль булыр иде. Чөнки күптән түгел Президентның да татарлар турындагы мәкаләсе чыкты. Җәмгыятьтә татар тарихы турында сөйләшү актив бара, ул ниндидер бер нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм. Татар халкы үсеш стратегиясен әзерләү генә түгел, үзенең үткәненә дә бердәм карашка килергә тиеш. Әлегә фикер төрлелеге сизелә. «Канкай улы Бәхтияр»гә килгәндә, анда Пугачев восстаниесендә татарларның хәрәкәте сыйнфый бәрелеш кенә түгел, милли изүдән дә котылуга күтәрелеш итеп күрсәтелә. Һәрхәлдә халыкка каһарманнарны танытырга кирәк. Хәзер мәктәптә татар тарихы бөтенләй укытылмый. Үзебезнең тарихны балаларга театр, телевидение аша гына җиткереп буладыр. Күзәтүләрдән чыгып, яшьләр тарихны бөтенләй белми дигән фикергә киләм.

– Туфан абыйның архивларын өйрәнеп, китап чыгарырга җыенмыйсызмы?

Реклама

– Андый ният булды. Әтинең туксан яшенә әсәрләренең тулы җыентыгын әзерләргә дип тотынган идем. Әле биш ел вакытым да булгач, өлгерермен кебек иде. Ләкин хәзер тарта алмам шикелле тоела. Инде хәзер басылмаган әсәрләрен китап итеп чыгарып булса, әйбәт булыр иде, дим. Тулы җыентыкны чыгарыр өчен миңа ярдәм кирәк. Әлегә ярдәм итәрлек галим күрмим. Беренчедән, нинди принципта тупларга кирәк икәнен белеп бетермим. Моннан берничә ел элек әтинең җыр китабын чыгарган идем. Шуннан чыгып, әлеге эшнең шактый четерекле булуын беләм. Мин бу эштә профессионал түгел. Параллель рәвештә Дәүләт Советында ясаган чыгышларын туплый башладым. Аларны да бер җыентыкка туплап булыр иде. Әлеге дә баягы, чыгышларын гына туплап бирсәң, ул аңлашылмаячак. Аның һәрберсенә аңлатма бирергә кирәк. Бу да минем өчен катлаулы булып чыкты. Журналист буларак эшлим, ләкин мин язганнан соң да консультантның карап чыгуы кирәк. Драматург булганганмы, миңа хәтта аның билгеле бер мәсьәләне караганда ясаган репликалары да кызыклы.

– Туфан абыйның тормышында авыр чор булдымы?

– Әтинең теле тик тормый иде, шуңа күрә авыр чорларны шактый кичерде. Өстәгеләрнең күңеленә ятышлы сүзләр сөйләмәсә дә, нигәдер аңа карата җитәкчеләрнең симпатиясе бар иде. Бәлки, үзләре әйтә алмаган сүзләрне сөйләгәнгәдер. Шуңа күрә ул кризислардан чыга алды. Аннары советлар иле таркалды һәм әти СССР депутаты булудан тукталды. Шул вакытларда ул Татарстанда беркемгә кирәкми торган кеше булып калды. Актив, кайнап яшәгән кешегә кинәт туктап калу бер дә җиңел булмагандыр. Әти ул чорны иҗат белән үткәрергә тырышты, авылда әллә ничә йорт салды. Ә депутатлык турында, ул миңа ниндидер файда өчен түгел, халык алдында чыгыш ясау өчен кирәк, дип әйтә иде. Әнә шул мөнбәре булмау аның өчен бик авыр булды. Ул халык арасында булырга, халык белән сөйләшергә яратты.

– Ничек уйлыйсыз, депутат буларак Туфан абый эшен дәвам иттерерлек кеше бармы бездә?

– Әти Ркаил Зәйдулланы үзе шикелле кеше итеп тоя иде. Гәрчә Ркаил әтигә караганда дуамалрак булса да. Акыллы, кыю кеше. Бәлки, ул, чыннан да, әтидән калган урынны биләр. Бөтен депутат «әйе» дип кул күтәргәндә, аның берүзенең кул күтәрмичә калуы да күп нәрсә турында сөйли һәм шәхесенә карата хөрмәт уята. Шунысы кызык: бик күпләр системага каршы барырга курыктылар, ә бит каршы тавыш биргәне өчен Ркаилгә берни булмады. Димәк, бик күп очракта куркаклыгыбыз, үз күләгәбездән өркүебез зур роль уйный. Әти үз фикерен әйтүдән курыкмый иде. Мин аңа: «Син каршы чыгыш ясыйсың, әмма ничектер башыңа сукмыйлар», – дип әйтә идем. Шул чакта ул: «Мин күренешне тәнкыйтьлим, беркайчан да шәхескә кагылмыйм», – дип җавап бирде.

– Әлфия Туфановна, сез – барыбер әти кызы…

– Әлбәттә инде! Әти төсе, әти холкы. Баш бирмибез, шуңа күрә эшкә дә йөрмибез…

  • Блиц сораулар

1. Туфан абыйның кызына биргән тормыш сабагы.

– Ачкычны бармакта әйләндереп уйнап торганда кисәтү ясады. Ул – җиңел холыклы кызлар шөгыле, диде. Тәмәке тартып торганда кочаклап алгач: “Беркайчан да тәмәке тарткан кешене култыклама. Я син аны култыклама, я ул тәмәкесен ташласын”, – диде.

2. Аңа үпкәләгән чак булдымы?

– Әти белән бик күп мәсьәләләрдә килешми идек. Шуның берсе – интернет мәсьәләсе. Мин интернет белән бик тиз дуслаштым һәм анда эшли дә башладым. Әти исә бик нык каршы торды. Ул аны кешелеккә начарлык китерә торган күренеш итеп кабул итте. Без бу җәһәттән гел бәхәсләшә идек. Мин аңа балта белән кеше гомерен кыеп була, шул ук вакытта йорт тергезеп тә була, дип әйтә идем. Әмма әти беркайчан да үз сүзен бирмәде. Соңгы елларда гына интернет белән күренеш буларак килеште.

3. Яраткан авторыгыз.

– Әлбәттә, Туфан Миңнуллин. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиевне дә яратып укыйм. Әмирхан Еникине иң матур телле татар язучысы дип саныйм. Үзем өчен Фатих Әмирханны яңабаштан ачтым. Үз вакытында мин аны өстән-өстән генә укыганмын икән. «Фәтхулла хәзрәт»не елый-елый укыдым. Фатих Әмирханны да, ул вакыттагы хәзрәтләрне дә кызгандым. Бүгенге хәлләрне күрсә, язучы үзе дә утырып елар иде, мөгаен.

4. Без нинди заманда яшибез?

– Күченеш чорын кичерәбез дип уйлыйм. Коронавирус та тикмәгә килеп чыккан чир түгел. Ул да – кешелекнең күченешләр заманында торуына ишарә. ХХ гасыр башында атлардан машиналарга күченү кискен чор булган бит әле, без дә – шундыйрак үзгәрү алдында. Бөтен нәрсә шуңа бара. Тормышыбыз тамырдан үзгәрәчәк дип уйлыйм. Кеше организмы да, җәмгыять төзелеше дә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадов

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: