Теләче Информ

"...Үлгән егетләрнең берсен төшемдә күрдем..."

Адәм баласы үкенмичә яши алмыйдыр инде ул, күңелне тырнап торган берәр нәрсә килеп чыкмыйча тормый. Дөньясы, заманасы шундый дигән булып, бар гаепне алар өстенә аудармакчы булабыз, әмма күбесе үзебездән тора бит. Кайвакытта шундый хәлләр дә килеп чыга, ниләр генә эшләсәң дә, берни дә үзгәртеп булмый, соңга калынганны белү - тагын...

Адәм баласы үкенмичә яши алмыйдыр инде ул, күңелне тырнап торган берәр нәрсә килеп чыкмыйча тормый. Дөньясы, заманасы шундый дигән булып, бар гаепне алар өстенә аудармакчы булабыз, әмма күбесе үзебездән тора бит. Кайвакытта шундый хәлләр дә килеп чыга, ниләр генә эшләсәң дә, берни дә үзгәртеп булмый, соңга калынганны белү - тагын да үкенечлерәк.

Бергә укыган дуслар белән дә гел аралашып-күрешеп булмый, һәркем үз юлы белән китеп бара да дөнья куа, башкасына вакыт юк. Телефон-интернет заманы, хәбәрләш бит инде, кем комачаулый? Бөтен эшеңне ташлап, сабакташларны күрәм әле дип йөгерсәң дә, файдасы юк икән инде хәзер - кайберәүләр бакыйлыкка ук күчеп өлгергән.
Илнарны (Яңа Чишмә) җирләгәндә, башта шундый уйлар бөтерелгән иде. Алма кебек ике сабые калды. Бер-ике ел үткәч, Лениногорскидан «Нияз үлгән» дигән хәбәр килеп иреште. Соңгы күрешүдә: «Өйне салып бетердем инде, эше күп калмады», - дип сөйләгән иде. «Тәки салдыңмы?» - дим. «Салдым шул, хәтерлисеңме, бу турыда синең белән бәхәсләшеп утырган идек укыганда, - ди Нияз. - Җиңдем мин сине бу бәхәстә», - дип көлә.
Сүзендә торды Нияз, авылга кайтты, мәктәптә эшләде, йорт-җирне яңартты. «Хәтерлисеңме» дип биш ел эчендә булган кызыкларны искә төшереп сөйләшеп кенә булмый. Түбән Камадан Илназ бездән берничә курс югары укыды, әмма бергә йөрелде, студент чоры бергә узды. Безнең әлеге өлкән дустыбыз да бакыйлыкка күчеп өлгергән инде. Нурлаттан тагын бер Илназ бар иде (тегесе - олысы, бусы - кечесе, үзләренә дә шулай дип йөрелде). Район газетасында эшләве, өйләнүе турында сөйләгән иде бервакыт, хәбәрләшеп торыйк, бу якларга килсәң, хәбәр ит, дигән иде Илназ. Һәрвакыттагыча, җитди итеп.
Тормыш ыгы-зыгысы белән берникадәр аралашылмады, социаль челтәрдә эзләп таптым бу егетне. Гаиләсе белән төшкән фотоларын карыйм, гел шул, бер дә үзгәрмәгән, матур гына мыеклы Илназ (безнең арада бердәнбер мыеклысы ул иде). Интернеттагы бите буйлап аскарак төшәм, ә анда «Тыныч йокла, урының җәннәттә булсын...» дигән язулар... Эсселе-суыклы булып киттем, тагын бер сабакташ безнең арада юк икән. Кул астында гына булган шушы интернетка кереп, нигә соң элегрәк табылмаган ул? Нигә бер тапкыр булса да утырып сөйләшелмәгән? Ул чакта үкенечсез булыр иде шул...
Бүген менә шул егетләрнең берсен төшемдә күрдем. Төшне алдап сөйләргә ярамый, диләр, ничек бар - шулай язам. Ниндидер трибунада утырабыз, имеш, моның үлгән икәнлеген дә беләбез, тик сорарга яхшы түгел бит. Ә ул, безнең уйларны укыгандай, үзе башлады сүзне:
- Кайттым мин «тегеннән», иртәрәк икән әле миңа.
Сораулар күп, бирергә яхшысынмыйм. Ә ул янәшәгә үк килеп утырды, гадәттәгечә матур гына елмайды. Гел шул түгәрәк, көләч йөз.
- Курыкма, мин куркыныч түгел. Ә тегендәгеләрнең йөзен күрсәң син, - дип сөйли дус. - Менә мондыйлар күбесе (йөзен бер якка чытып куйды, бу чакта куркыныч иде ул).
- Өеңә кайттыңмы соң әле син? - дип сорыйм.
- Юк әле, кеше кыяфәтенә керергә кирәк бераз, берәрсе аша алдан хәбәр итәргә.
- Ә тегендә ничек соң?
- Нәрсәсе ничек? Анда да мондагы кебек, тегендә бер төркем оешкан, монда - икенчесе, берәүнең дә исеме юк.
Төш төш инде, ул сөйли, аның сөйләгәннәре минем күзалдыннан кинодагы кадрлар кебек үтә тора. Бер төркем халык автобус тукталышы кебегрәк, картоннан ясалган корылмага керә, икенчеләре чыга, өсләрендә - аклы-сорылы кием. Ышыкланыр урын юк, киемнәрен башларына хәтле күтәреп ябынганнар.
- Кемнәр соң болар? - дип сорыйм дус егеттән.
- Без әле тегендә дә, монда да барып җитмәдек, көтәбез, халык нишләргә белмичә аптырап йөри.
- Ничек сөйләшәләр?
- Сөйләшмиләр, уйларны укыйлар. Без монда нәрсә булганын да белеп торабыз, - тирә-юньне бераз күзәткәннән соң әйтеп куйды: - тегендә нәрсәләр буласын белсәләр, бу халык болай йөрмәс иде. Мондагы тормыш - бала-чаганың ишегалдында комда уйнаганы кебек. Ә тегендә куркыныч...
Мин аларга ничек ярдәм итеп булганын сорашам, укылган догалар ярдәм итәме, дим.
- Догалар анда бонус кебек, - ди.
Безнең заманныкы бит, заманча сөйли. Тагын нәрсәләр сөйләшеп беткән булыр идек, төшем шунда бүленде. Мондый төшләр сирәк була, әйтерсең лә яхшы сыйфатлы кино карап утырдым мин. Режиссеры кемдер аның, әмма дустым авызыннан кайбер нәрсәләрне анык иттереп әйттерде: әрвахлар бездән дога өмет итә. Арабыздан иртә киткәннәргә без шулай булса да ярдәм итә алабыздыр инде, монысын да үкенечкә калдырмыйк.

    Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН
    Шәһри Казан

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: