Үлгән ире турында: "Ходаем нигә үз янына баланы алмады икән..."
Күп еллар элек бергә эшләгән хезмәттәшем ире, ике яшьлек баласы белән мотоциклда юл һәлакәтенә юлыкты. Ире шунда ук үлгән, ә үзе берничә ай сырхауханәдә ятып, аякка басты. Бәхеткә баласының бер җире дә имгәнмәгән булып чыкты.
Эшкә килүгә, хәлен сорагач ачыргаланып:
— Ходаем нигә үз янына баланы алмады икән. Мин әле берничә тапкыр дөньяга сабый китергән булыр идем. Ә Рәфкәтем кебек ирне мин беркайчан очратмаячакмын. Ул җир йөзендә бердәнбер иде, — дип елады.
Моны тыңлап торып, без шаккаттык. Ничек инде тупырдап торган, «әнием» дип кулларын сузган нарасыеңа ни дип үлем теләп була.
Икенче очрак та хезмәттәшем белән булды. Бусы инде бүтән хатын. Озак кына балага уза алмыйча изаланды ул. Ниһаять кырык яшенә якынлашканда ире белән икесенең шатлыкларының иге-чиге булмады. Ир бала туасы билгеле булды. Озак кына саклануда ятты хатын. Шулай булса да баласын тудырыр алдыннан гомере кыл өстендә калган. Иренә кемнең тормышы өчен — баланыңмы, хатыныңмы икәнен төгәл язып, гариза кәгазенә кул куйдырганнар. Ир: «Бала», — дигән. Шулай эшләгәннәр дә. Табиблар бала гомере өчен көрәшкәннәр.
Ике очрак. Икесе дә газаплы сорау куя алдыңа. Авылда күршебездә Рәхим абый яшәде. Хатыны Сара апа аз сүзле, гел башын түбән иеп йөрер иде. Рәхим абый картайгач калтыравык чире белән авырый башлады. Сара апа вафат иде инде бу вакытта. Килене аңа, ашаганда бөтен өйне пычрата дип, табынны аерым, мунчада әзерли дип сөйлиләр иде. Бәлкем дөрес тә булгандыр. Фәния апа артык чиста хатын иде.
Мин өйләнгәч, капка төбендә утыручы Рәхим абый үз янына дәшеп:
— Исеңдә тот, хатыныңны беркайчан да рәнҗетмә. Балалар алар үскәч инде синеке булмый. Аларның үз тормышлары, дөньяга үз карашлары. Ходайдан тигез гомер бир дип сора. Сара апаң исән булса, мин мондый кадерсез тормышта яшәмәгән булыр идем.
Хатынымны беренче күрүдә үк яраттым. Озак очрашып та йөрмәдек. Өйләнештек. Без бер районнан да, бер авылдан да түгел. ВУЗда да бергә укымадык. Яши-яши бер-беребезнең холкына яраклашырга тырыштык. Мин аны әле дә яшьлегемдә сөйгән кебек яратам. Олыгайса да, үзен-үзе каравы нәтиҗәсендә чибәр ул. Пешергән ризыгы тәмле. өебездә пөхтәлек-чисталык. Без гел бергә булырга тырышабыз. Хәтта кибеткә дә бергә йөрибез. Бергә табигатькә чыгабыз. Мин гомер буена Рәхим абыйның сүзләрен исемдә тоттым. Чыннан да тигез картаюга ни җитә.
Вил РӘШИТОВ. Казан
Татарстан яшьләре
matbugat.ru
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев