Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Кабан дуңгызы ите — икеләтә хәрәм"

Татарстанның Арча районы Кишет авылында берәүләрне җитди сорау кызыксындырган - "кабан дуңгызы суйган идек, шуның итен ашасак, бу хәрәм булмасмы", дип борчылганнар. Моңа җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы. "Кабан дуңгызы ите дуңгызныкы булганы өчен дә, ерткыч ите булганы өчен дә - хәрәм!"...

Татарстанның Арча районы Кишет авылында берәүләрне җитди сорау кызыксындырган - "кабан дуңгызы суйган идек, шуның итен ашасак, бу хәрәм булмасмы", дип борчылганнар. Моңа җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.

"Кабан дуңгызы ите дуңгызныкы булганы өчен дә, ерткыч ите булганы өчен дә - хәрәм!" - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Ә кабан дуңгызларын үзеңдә асрарга ярыймы икән? Аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов: "Кыргый җәнлекләрне һәм кошларны асрау закон белән тыела, - ди. - Арча районында андый хәл Яңасалада һәм тагын бер-ике авылда булган иде. Гаеплеләргә беркетмә төзеп, штрафка тарттык, тоткындагы кабан дуңгызлары иреккә җибәрелде. Кабан дуңгызы суюлары турындагы хәбәр буенча да тикшерү үткәрәчәкбез".

Кабан дуңгызларына бәйле теманы дәвам итеп, Арча районы газетасы тагын бер актуаль мәсьәләгә - транспорт юлына кабаннар чыгу сәбәпле, һәлакәтләр килеп чыгуга да игътибар юнәлтә. Мәсәлән, 31 октябрь кичендә Лесхоз бистәсен бераз үткәч, бер җиңел машина кабан дуңгызы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, урман җәнлеге җан биргән, машинага зур зыян килгән, машина эчендәге кешеләр хастаханәгә озатылган...

"Хәзер юлларда күз күреме начар, юлда бозлавык та булырга мөмкин, юлга теләсә кайсы вакытта кинәт кенә җәнлекләр йөгереп чыгу ихтималы зур. Шуңа урманнар тирәсендә аеруча игътибарлы булу сорала", - дип кисәтә аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов бу уңайдан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев