Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Лилия Хөснетдин кызы балаларга бик кирәкле чит телләрнең нечкәлекләрен аңлатучы

Профсоюз җитәкчебез Мортазина Лилия Хөснетдин кызы - иҗат потенциалына ия тәҗрибәле педагог. Ул - тирән белемле инглиз теле укытучысы, 13 ел буе авыр һәм шул ук вакытта бүгенге көндә бик кирәк булган чит телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы. Яңаны кабул итүгә, укытуда аеруча мөһим алымнар эзләүгә һәрчак әзер булган хезмәттәшебез -...

Профсоюз җитәкчебез Мортазина Лилия Хөснетдин кызы - иҗат потенциалына ия тәҗрибәле педагог. Ул - тирән белемле инглиз теле укытучысы, 13 ел буе авыр һәм шул ук вакытта бүгенге көндә бик кирәк булган чит телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы. Яңаны кабул итүгә, укытуда аеруча мөһим алымнар эзләүгә һәрчак әзер булган хезмәттәшебез - Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелүче "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе. Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлары өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде ул.

Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белгән кыз 2003 нче елда районыбызның Үзәк урта мәктәбендә инглиз теле укыта башлый. Эшләү дәверендә ул үзен тәҗрибәле, белемле педагог итеп таныта. "Гаилә һәм эш - бәхет ачкычы", диләр. Шушы алтын ачкычны югалтмыйча, алга таба да яңа үрләр яуларга язсын үзенә.

Гөлчәчәк Хаҗиева, Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев