Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча проект турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән әңгәмә

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча пилот проекты эшли башлый. Проект нигезендә тәрбиягә алачак гаиләләрне җирле социаль хезмәтләр сайлый һәм киләчәктә аларны контрольдә тота. Әлеге проект хакында тулырак район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова белән сөйләштек. - Картлар йортында тәрбияләнүче, йә булмаса анда барырга...

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча пилот проекты эшли башлый. Проект нигезендә тәрбиягә алачак гаиләләрне җирле социаль хезмәтләр сайлый һәм киләчәктә аларны контрольдә тота. Әлеге проект хакында тулырак район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова белән сөйләштек.

- Картлар йортында тәрбияләнүче, йә булмаса анда барырга чиратта торучы өлкәннәребез күп. Теләче районы буенча гына да бүген 15 кеше картлар йортында. Кем белә, бәлки арабызда киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр табылып, өлкәннәребезгә дә гаилә җылысы бүләк итәр.

- Һәр теләгән кеше опекун була алмый бит әле...

- Әйе, опекун хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт.

- Опекунның үз гаиләсенә алган кеше милегенә хокукы бармы?

- Юк, шулай ук өлкән кеше дә гаиләгә алучыларның милеген үзенеке итә алмый. Әмма дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмчеләр өлкән гражданның кеременә исәп тота ала, ләкин картның үзенә калган өлеше 25 проценттан да кимрәк булмаска тиеш.

- Моңа өстәп, тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен акча да түләнәме?

- Әйе, инвалидлыгы булмаган яки өченче төркем инвалидлык билгеләнгән кешене тәрбияләсәң - 4 мең сум, икенче төркем инвалидны караган өчен - 6 мең сум, беренче төркем инвалидларны тәрбиягә алучыга 8 мең сум акча түләнәчәк.

- Ничек уйлыйсыз, бу проект уңай нәтиҗә бирерме?

- Республикада бер елга якынча 30 кешене гаиләләргә урнаштыру планлаштырыла. Әлбәттә, беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Шулай да башкалар язмышына битараф булмаучылар да юк түгел. Өлкәннәребезне тәрбиягә алырга теләгән гаиләләр безнең районда да булыр дип ышанасы килә. Бу мәсьәләдә сораулар туса, район социаль яклау бүлегенә килергә яки 21-3-41 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.

Әңгәмәдәш - Алинә ШӘМӘРДАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев