Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Лондонга юл – “Алгарыш” аша

Газетабызның апрель ае саннарының берсендә Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйлә Камил кызы Хәмидуллинаның, җәй айларында Англиягә тәҗрибә үзләштерергә барачагы турында хәбәр иткән идек. Һәм менә бу көн килеп җитте. Ләйлә 26 июль көнне Англиянең башкаласы Лонданга укырга китеп 8 август көнне туган якларга әйләнеп кайтты. Аның белән күрешеп,...

Газетабызның апрель ае саннарының берсендә Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйлә Камил кызы Хәмидуллинаның, җәй айларында Англиягә тәҗрибә үзләштерергә барачагы турында хәбәр иткән идек. Һәм менә бу көн килеп җитте. Ләйлә 26 июль көнне Англиянең башкаласы Лонданга укырга китеп 8 август көнне туган якларга әйләнеп кайтты. Аның белән күрешеп, чын инглиз чәе артында, Лондон, биредәге яшәү шартлары, уку турында сөйләштек.

- Ләйлә, иң элек үзеңне бу зур эшне башкарып чыгуың белән котлыйм әле. Хыялың тормышка ашты дип әйтә аласыңдыр хәзер...
- Әйе, чыннан да хыяллар кайчан да булса тормышка аша икән! Беренче чиратта мин бу теләкне тормышка ашыруда булышлык күрсәткәннәре өчен ТР хөкүмәтенә, мәгариф һәм фән министрлыгына һәм әлбәттә безнең район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Чөнки укытучыларга хөкүмәт тарафыннан, чит илдә тәҗрибә үзләштерү хокукы бер бездә генә бар. Лондонга килгәч тә, миннән Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге дусларым телефон аша: "Ничек бардың анда?" - дигән сорауны еш бирделәр. "Алгарыш" дәүләт программасы кысаларында икәнлекне аңлаткач, алар бик гаҗәпләнде. Конкурсның сайлап алу туры яз аенда булса, май аенда Мәскәү шәһәренә визага бардым. Шулай итеп июль азагында Татарстанның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Буа, Яшел Үзән шәһәрләреннән 15 кеше чит илгә юл тоттык.
- Самолетта беренче тапкыр очтыңмы һәм Лондон сезне ничек каршы алды?
- Әйтергә кирәк очкычка беренче тапкыр утырдым. Поездларга утырып йөргәнем булсам да, һавада очу ботенләй икенче икән! Бераз куркытты әлбәттә. Әмма чит илдә тәҗрибә үзләштерү теләге көчле иде. Без Казан - Истанбул- Лондон маршруты белән очтык. Лондон безне үзенең салкын һәм яңгырлы һава торышы белән каршылады. Шуңа да Самолет һава шартлары начар, томанлы булу сәбәпле дүрт тапкыр Лондон өстеннән әйләнеп, җиргә төшү маневры ясады. Менә бу минутта чыннан да куркыныч булды! Лондонда безне «Excel English Language School», ягъни без белем алган телне үзләштерү мәктәбеннән бер уктыучы каршы алды. Барыбыз да бер автобуска утырып, Александр парк дигән җирдә төштек. Биредә инде без яшәячәк гаиләләр көтә иде. Алар һәрберебезне машиналарына утыртып өйләренә алып китте. Бу минуттан без бары тик инглиз телендә генә аралаша башладык.
- Бу урында аерым тукталыйк әле. Сез нинди йортларда һәм кемнәрдә яшәдегез?
- Алга китеп шуны әйтәм Лондонда халык туристлардан акча эшли. Ягъни килгән студентлар һәм кунакларны үзләрендә яшәтә, ашата. Безгә дә алдан гаиләләр белешенгән иде. Мин үзем Хелен Коле дигән бер бик әйбәт апада тордым. Бик тәмле ашатты, яхшы мөгамәләдә булды. Килешү буенча без торган гаиләдә иртәнге һәм кичке ашны ашаттылар, ә төшке ашны үз хисабыбызга ашадык. Ашауга килгәндә күбрәк духовкада пешкән ризыкларга, төрле яшелчә салатлары, соусларга өстенлек бирелә. Хуҗабикә Европа кухнясыннан булган ризыкларны әзерләргә тырышты. Һәм әлбәттә һәр көнне десерт. Лондонда этикет бик көчле. Өстәл артында бәйрәмчә затлы приборлар белән генә ашыйлар. Шуңа да кичке ашлар өчәр сәгатькә сузыла. Һәм тагын бер әйбергә гаҗәпләндем, биредә кичке тугыздан соң кухнялар ябыла. Без бит инде чәйне ашаганнан соң бераздан эчербез, дип калдырырга яратабыз. Ә монда вакытлы-вакытсыз ашау юк. Олыларга да, кечкенә балаларга да кагыйдәләр бер.
- Бу гаиләдә үзең генә яшәдеңме?
- Татарстаннан килгән иптәшләрем барысы да төрле гаиләләргә урнашты. Минем белән бу йортта тагын Мәскәү шәһәреннән килгән Дима исемле егет, Мөхәммәд исемле гарәп һәм чехлы Питер яшәде. Лондонда бик көчле укыту мәктәпләре. Шуңа да бирегә укырга дип килүчеләр күп.
- Ә сез укыган мәктәп ниндиләрдән санала? Уку процессы үзе ничек барды?
- Без укыган мәктәп шәхси мәктәп санала. Биредә бик көчле укытучылар укыта. Без татарстанлылар үзебез генә укыдык. Параллель рәвештә безнең белән тагын Аргентина, Төркия, Франция, Япониядән килгән студентлар һәм укытучылар бар иде. Япониядән укырга дип килгән Тошика исемле апага 74 (!) яшь иде. Көненә өч пар дәрес укыдык. Дәресләр иртәнге тугызынчы яртыдан алып көндезге өченче яртыга кадәр дәвам итте. Ике дәрес чит тел, бер дәрес укыту методикасы буенча барды. Биредәге дәресләр уен формасында бара. Берникадәр Сингапур методикасына да охшаш, әмма җиңелрәк формада үтә. Лондонда укытучыларның вакыты бары тик укытуга гына китә, бездә күбрәк кәгазь эшенә кайтып кала...
- Ләйлә, яңа уку елы тау артында түгел, килеп тә җитте. Чит илдә туплап кайткан тәҗрибәң, үзеңнең укыту методикаңда чагылыш табармы?
- Әлбәттә, мин бу алымнарны дәресләрдә кулланачакмын. Үзем өчен кабатлап әйтәм, бик күп тәҗрибә туплап кайттым. Чит телләрне укытучы өчен күңелдә барыбер, гомергә бер генә булса да, чит илдә укып кайту теләге яна. Яңа уку елына яңа көч туплап кайттым дисәм дә ялгыш булмас. Инде хәзердән үк үткәрәчәк дәресләремне күзаллыйм. Уку азагында безгә махсус сертификатлар тапшырылды. Әгәр "Алгарыш" программасы киләсе елларда да эшләсә, районыбызның чит телне укытучыларына бу программада катнашып, җиңүләрен теләр идем.
- Ә үзең Лондонда яши алыр идеңме?
- Юк, Лондонда мин яши алмас идем. Әйтәләр бит, кунакта рәхәт, өйдә әйбәтрәк дип. Биредәге яшәү шартлары безнекеннән бик нык аерыла. Без монда иртүк эшкә ашыгучы, каядыр кабаланып чабучы халыкны күрмәдек. Барысы да үз җаена, үз көенә бара. Халык Лондонда күбрәк үзе өчен яши. Алар яшәүдән тәм табалар. Кибетләр иртүк ачыла. Хәтта гади каһвә эчү өчен дә халык иртә баштан чират тора! Безне уку белән беррәттән социаль программа кысаларында, укудан соң шәһәр буйлап экскурсияләргә йөрттеләр. Шуңа да шәһәр белән якыннан танышу насыйп булды, Аллага Шөкер. Бер көн метрода эшчеләрнең забастовкасына эләктек. Алар хезмәт шартларын яхшыртуны һәм хезмәт хакларын арттыруны сорап пикетка чыккан иделәр. Ике көн метро эшләмәде. Автобуслар биредә ике катлы. Тагын шунысы гаҗәп - урамда бер генә бала да күрмәдек. Лондонда белеүбезчә королева идарә итә. Аның резеденциясен махсус сакчылар саклый. Монда да булып, яшәгән йортын күрдек. Ул өйдә вакытта флаг өскә күтәрелеп тора икән.
- Ләйлә, инде исән-сау туган якларга әйләнеп кайттың, якыннарың сагынганнардыр үзеңне…Кызларыңны, тормыш иптәшеңне калдырып китү җиңелләрдән булмагандыр?
- Минем өчен иң авыры чыннан да гаиләмне калдырып китү булды. Ике атна вакыт кына булса да, барыбер дә, алар өчен борчылдым. Аллага Шөкер, кызларым ышанычлы кулларда, әти-әнием һәм әтиләре тәрбиясендә калды. Мине аңлаганнары өчен аларга да зур рәхмәт. Якыннарым белән гел телефоннан һәм скайп аша аралашып тордык. Экскурсияләр вакытында кибетләргә дә еш йөрдек. Биредәге кием-салым сыйфат ягыннан бик яхшы. Бәяләре бездәге шикелле үк булганнары да, арзанраклары да бар. Шулай итеп Лондон күчтәнәчләре белән өйгә кайттым мин.
- Ләйлә әңгәмә өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә тормышыңда мондый уңышлар булып торсын!
Әңгәмәдәш - Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев