Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Җүләргә каласы көннәрем алда булган икән әле…» [булган хәл]

Хәрби кешегә кияүгә чыкканда ни көтәбез без? Ватанны да, үз язмышыңны да ышанып тапшырырлык чын ир-егетнең мәхәббәте ышыгында нәфис гөл булып үсеп утырачагыбызнымы? //Сөембикә// «Чын ир-егет» бит ул - аның сүзе нык, иңнәре чыдам, йөрәге тугры! Ул көчле, намуслы, гомерлеккә сайлап алган ярын ул, бар авырлыклардан аралап, кадерләп йөртә. Кулыңны...

Хәрби кешегә кияүгә чыкканда ни көтәбез без? Ватанны да, үз язмышыңны да ышанып тапшырырлык чын ир-егетнең мәхәббәте ышыгында нәфис гөл булып үсеп утырачагыбызнымы? //Сөембикә//
«Чын ир-егет» бит ул - аның сүзе нык, иңнәре чыдам, йөрәге тугры! Ул көчле, намуслы, гомерлеккә сайлап алган ярын ул, бар авырлыклардан аралап, кадерләп йөртә. Кулыңны аңа бир дә, күзеңне йомып, тормыш юлыннан курыкмыйча атла! Минем бу хыялга ихлас ышануым үз-үземне алдау гына булган икән бит…

Тормышыгызның ниндидер бер ялгыш сукмактан кереп киткәнен бөтен барлыгыгыз белән тоеп, чарасыз булып, нишләргә белмичә юл уртасында басып калганыгыз бармы сезнең? Һәм иң мөһиме - нәрсәнедер үзгәртергә көч тә, теләк тә, мөмкинлек тә юк килеш… Артка борылып карыйсың да, гаҗиз булып, аңларга азапланасың: кайда, кайсы тирәләрдә ялгыш җибәрдем соң? Әгәр бу халәт сезгә дә таныш икән, хәлемне күз алдына китерәсездер…

Парашюттан сикерәм! Башка вакыт булса икеләнер, уйлар идем әле, ә монда кинәт тәвәккәлләдем: ниндидер карарга килә алмыйм, сорауларыма җавап тапмыйм икән, бәлки, минем өчен барысын да күкләр хәл итәр?

Һәм менә ул көн килеп җитте… Курыктым, хәтта бик курыктым дип әйтү дә аз булыр… Әмма кире борылырга соң иде инде. Эчемдә нинди утлар янганын берәүгә дә сиздермичә, бик кыю күренергә тырышып, өстемә комбинезон, башыма шлем киеп, инструктор артыннан самолет трапына атладым. Нәрсә язса - шул булыр: сикерәм дигәч, сикерәм! Йөземә ясалма елмаю чыгарып, шашкан күз карашы белән упкынга таба атладым…

Юк, минем моңарчы болай беркайчан кычкырганым юк иде! Күкләрдә ачыргаланып яңгыраган кыргый бу тавышым тынлыкны бозып, җирнең дә тынычлыгын алгандыр. Менә шушылайлар итеп кычкыра аламдыр дип беркайчан уйлаганым булмады. Монысы - беренче ачышым иде.

Ниһаять, мин җирдә! Аяк-кулларым исән булуы, сулый, җиргә басып атлап китә алуым үзе үк миңа бу мизгелдә чиксез зур бәхет булып тоелды. Ачышы­ның икенчесе - шушы иде.
Тирә-юньдә гаҗәеп бер тынлык иде бу минутта. Тансык тынлык. Әйтерсең, табигать тә минем уйларымны укый, әйтерсең, ул текәлеп күзләремә карап тора…
Иң беренче тапкыр кайчан ялгышканымны кинәт шунда аңладым мин…

Өлкән сыйныфларда укыган елым иде ул. Мин тырышып тырышып дәресләргә әзерләнәм, бераз гына буш вакытым булса, спорт белән шөгыльләнәм. Ә дус кызларым барысы да диярлек инде беренче мәхәббәт утында яна, мин шәһәр буйлап яраткан велосипедымда җилдергәндә, алар күз төшкән егетләре белән очрашуга ашыга… «Ташла велосипедыңны, төш, безне оятка калдырма», дип, мине ачуланырга да өлгерәләр. Төшүен төшәм дә, тик тагын чабып китәр өчен генә. Каядыр ашыккан кыяфәт ясыйм, тик үземнең бер кабаланыр җирем юк - миңа йөгерергә генә булсын. Тиздән кызлар мине үзләре белән чакырудан туктады, кул селтә­деләр, әмма моңа минем әллә ни исем китмәде: волейбол белән мавыга башлаган чагым иде.

Юк, егетләр белән бөтенләй кызыксынмадым дип әйтә алмыйм. Мин дә үземчә хыяллана идем. Юлыма чыгачак ул егет үзе шаян, үзе эшчән, үзе бик игелекле булачак дип уйлый идем.

Беркөнне тренировкада кемдер миңа арттан туп белән бәрде. Шундый каты бәрде! Ачуым чыгып, артыма борылдым. Миңа карап елмаеп бер егет басып тора, кулында туп. Аның авыз еруы мине тагын да чыгырымнан чыгарды - үзе хакында нәрсә уйлаганымның бөтенесен әйттем дә салдым…

Без шулай таныштык. Ул миннән аз гына олырак иде, мәктәпне тәмамлагач хәрби училищега укырга керде. Шул көннән башлап мин… тоташ көтүгә әйләндем: хатларын, бик сирәк кенә булган шалтыратуларын көтәм. Каникулга кайтуларын. Бу вакытта дус кызларым кинога йөрде, кичке уеннарда күңел ачты, кемнәр белән генә танышмады алар… Ә мин һаман дүрт стена эчендә утырам!

Минем шулай үз-үземне өйгә бикләп куюыма аптырам, әни берсендә ачыктан-ачык сөйләшергә ниятләде. «Кызым, синең бит аны кемдер белән чагыштырып карау мөмкин­легең дә булмаячак. Башкалар белән дә аралаш әле, кешеләрне танырга өйрән», диде ул һәм кызлар белән бер кичәгә барырга тәкъдим итте. И-и үпкәлә­дем шулчак әнигә! «Син - минем иң якын кешем - ничек шундый сүзләр әйтә аласың?!» дип еларга тотындым. Алга таба сөйләшүнең мәгънәсезлеген аңлап, әни миңа кул селтәде…

Яшел чирәмгә утырдым да үз-үземә сүз бирдем: моннан ары үз шәүләмне башкалар күзендә эзләүдән туктыйм!
Дүрт ел шулай узды. Классташ кызлар ул арада бер-бер артлы кияүгә чыгып бетте дисәм дә була. Миннән башкалар…
Ә иремнең нигә нәкъ менә миңа тәкъдим ясаганын хәзер яхшы аңлыйм. (Башка вариантлары да булгандыр, булмый калмагандыр!) Укуын тәмамлагач, аны эшкә Себергә җибәрделәр. Очсыз-кырыйсыз тайга уртасы, элеккеге тоткыннар гаиләләре яшәгән кечкенә генә бистә… Үзе теләп мондый сөргенгә китәргә кем атлыгып торсын?! Ә мин, исәр, лотерея билеты откандай, сөендем!

Безнең бәхетле гаилә тормышы башланды. Дөресрәге, минеке. Бәхетемә бернәрсә дә күләгә төшерә алмады: иремнең өйдә сирәк булуы да (ул бит җаваплы эштә эшли!), әллә нигә бер булган ялларын дуслары белән уздыруы да (аңа онытылып ял итү кирәк!)… Аннан улыбыз туды. Бала тудыру йортыннан канатланып кайттым. Иремнең кара коелып йөрүенә башта игътибар да итмәдем әле. Сабыем белән өйгә кайтуыбызның дүртенче көнендә башлады ул бу сүзне: «Сәламәтлегем белән проблемалар бар. Һәм мин моңа син гаепле дип саныйм. Дөресен әйт, кем белән хыянәт иттең миңа?»

Теләсә кайсы хатын-кыз ире әйткән чирнең сәбәбе нидә булуын шунда ук аңлар иде… Тик мин түгел шул! Күз яшьләремне йота-йота: «Кадерлем, син нәрсә инде! Мондый уй кайдан башыңа килде?» дип аклана башладым. Иремнән аз гына булса да шик­лән­дем дип уйласагыз, ялгышасыз. Юк! Кояшым бит ул минем!

Бу хәрби шәһәрчектә минекеннән дә азгын ир юклыгын шактый төшендереп аңлаттылар алар.
Әмма чирнең сәбәбе булырга тиеш иде бит! Уйлый торгач таптым мин аны! Мөгаен, бала тудыру йортында инструментлар стериль булмагандыр, шуңа бу хәл килеп чыккандыр. Әйе, шулайдыр! Икенче көнне иртүк табиб янына чаптым, шикләремне сөйләп бирдем. Гинекологның күзләрен күрсәгез икән!.. Шундый итеп карады, әйтерсең, мин чит планетадан килеп төшкәнмен… Тик ул акыллы хатын иде шул, сау-сәламәт икәнлегемә ышандырып, мине кабинетыннан җайлап кына озатты. Шактый җайлы, гөнаһсыз сәбәп иде, нишләтәсең, барып чыкмады… Әмма өйгә канатланып очып кайтып кердем: иремне акларлык сәбәп барыбер тапкан идем. «Син бит мин бала табу йортында булганда дусларың белән саунага бардың. Мөгаен, шунда иярткән­сеңдер», дидем. Иремнең миңа чын күңелдән соклануы күренеп тора иде…

Тормышыбыз үз җае белән дәвам итте. Әмма нәкъ өч айдан соң, кичен эштән кайткач, гап-гади нәрсә турында әйткәндәй, ирем кабат теге сүзләрне кабатлады һәм тагын шикләнеп миңа карады. «Син әле мине гаепләргә җөрьәт итәсеңме?! Оятың бармы синең?!» минем урында башка берәү булса, шулай дөртләп кабыныр иде. Тик мин түгел шул…

Баскан җиремнән сүзсез генә утырдым да, уйларымны эшкә җиктем - сәбәпне тагын эзләп таптым. Ирем өч ай элек тартуын ташлаган иде. Организмның моңа реакциясе шундый була аламы? Ала! Иремнең күз карашында жәлләү билгеләре чагылды кебек. Әллә миңа шулай тоелды гынамы? Әлбәттә, тоелган гынадыр.

Әмма җүләргә каласы көннәрем алда булган икән әле. Берсендә офицер хатыннары очраклы гына мине кич утырырга чакырдылар. Хатын-кыз бергә җыелса нишләсен инде - ирләрен сүгә… Һәркайсы үзенекен сөйләде. Дәшмичә генә тыңлап утырырга да иде бит инде миңа… Юк, кысылырга кирәк бит, алар сөйләп бетергән саен: «И-и, кызлар, бигрәк жәллим сезне! Ә минем ирем менә андый түгел…» дияргә… Эчемнән горурланып утырам бит әле - ирдән бер мин уңганмын! Гөнаһка керер хәлем юк, башта алар түзделәр, аннан соң гына: «Бик теләсәң, без синең күзеңне ачабыз!» дип сөйләргә керештеләр…

Беренче никахым шулай төгәлләнде. «Нигә болай булды соң?» дип бик озак уйладым.Гаилә тормышым нилектән барып чыкмавының сәбәбен аңладым шикелле - чынбарлыкның күзенә туры карый алмыйм, үз алдыма максатлар куя белмим икән. Максат? Бу юлы төгәл билгеле ул: янымда мине өзелеп яраткан кеше булсын. Чын полковник!
Һәм ул озак көттермәде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев