Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ләйлә Лерон: “Татар егете белән йөрсәм, әти-әни бәхетлерәк булыр иде дә...”

Язучы Ләбиб Леронның олы кызы Айсылу Лерон белән барыбыз да таныш. Ә бит язучының әле Ләйлә исемле төпчек кызы да бар. Ул да апасы кебек үк инстаблогер. Ләйлә башкаларга охшамаган: үзенең тискәре яклары турында курыкмыйча сөйләве, ирекле фикер сөреше белән аерылып тора. БЕЛЕШМӘ Туган елы: 1985 елның 12 сентябре; Белеме:...

Язучы Ләбиб Леронның олы кызы Айсылу Лерон белән барыбыз да таныш. Ә бит язучының әле Ләйлә исемле төпчек кызы да бар. Ул да апасы кебек үк инстаблогер. Ләйлә башкаларга охшамаган: үзенең тискәре яклары турында курыкмыйча сөйләве, ирекле фикер сөреше белән аерылып тора.

БЕЛЕШМӘ

Туган елы: 1985 елның 12 сентябре;
Белеме: КДУның татар филологиясе;
Яраткан китабы: Маргарет Митчел. "Унесенные ветром".

- Ләйлә, язучы кызы булу ничегрәк? Ләбиб абыйны әти буларак тасвирла әле.

- Мине "әти кызы" дип йөртәләр, без аның белән кечкенәдән үк дус. Бәләкәй вакытта балалар бакчасына бармыйча, әтинең эшенә бара идем. "Мин сезгә үземнең фамилиямне бирдем, калганы сездән тора", - дип әйтергә ярата әти. Танышларым рус язучыларын да белми, ә татар язучыларын әйткән дә юк... Алар өчен мин - гади Ләйлә.

Әти - юморист, гел кызык сөйләргә ярата. Гаилә белән бергә җыелсак, бертуктаусыз көләбез. Дуслар гаҗәпләнеп: "Сез гел шундыймы соң? Синең шаян булуың менә кайдан килә икән!" - диләр. Тормыш авырлыкларын да гаиләбез белән елмаеп уздырып җибәрәбез. Әтинең куллары алтын! Өйдә дә, бакчада да - бар эшне диярлек үзе эшли: чүбен дә түгә, ашарга дә пешерә, утын яра, бәрәңге утырта... Безнең әби (әнинең әнисе) әтинең ул сыйфатын аеруча ярата.

Элегрәк аның тәмәке тартканын гел искә алам: караңгы төн, әтинең бүлмә ишеге ябык. Кечкенә генә ярыктан тәмәке төтене бәреп чыга, димәк, әти яза. Шулай шыпырт кына ишек янында басып торуымны һич онытмам, мөгаен! Әти инде 15 елдан артык тартмый, тик һаман да төннәрен язарга ярата.

- "Инстаграм" битендә үзең турында ачыктан-ачык язасың. Бернинди комплексларың юк сыман... Мисал өчен, югары уку йортында укыганда татар әдәбиятыннан "өчле" алуың турында һәм әтиеңнең бу күренешкә: "Иң мөһиме - тапшыргансың, мин дә "өчле"гә укыдым, и ничего!" - дигәнен кызык итеп тасвирлыйсың...

- "Инстаграм" челтәре кешенең чын тормышын чагылдырырга тиеш дип саныйм. Кеше ялганны тиз күреп ала. Реаль чынбарлык халыкны күбрәк җәлеп итә.

Тискәре якларыңны яхшы белсәң һәм таный алсаң, үз-үзеңне кабул итүе күпкә җиңелрәк. Төрле комплекслар һәм психологик проблемалар сине урап узачак.

- Егетең рус милләтеннән бугай. Әти-әниең каршы түгелме?

- Әйе, егетем чи рус (катнаш гаиләдән дә түгел бит, ичмасам). Беренчедән, минем белән никах укыйм дип атлыгып торган кеше түгел. Икенчедән, Казанда яшибез - ярты халык рус. Җаныма якын булгач, нишлим инде?! "Син бит рус", дип борылып китәсе иде микәнни?!

Татар егете белән йөрсәм, әниләр бәхетлерәк булыр иде анысы. Әти бу темага кысылмаска тырышса да, аның карашы тискәре икәнен аңлыйм. Әни яшереп тормый: катгый рәвештә каршы. Тик миңа 31 яшь, 18 яшемнән бирле аерым торам, шуңа күрә нәрсә әйтсәләр дә, юморга борам да, алга баруымны беләм.

- Эшең дә бик кызыклы. Үзеңне "фрилансер" дип атыйсың. Гади генә телдә укучыларыбызга аңлатып кит әле: кем ул?

- Бер рәхәт җәйге көндә эштә утырганда башыма бер уй килде. Эш хакымны эшләгән көннәр санына бүлдем дә, минем бер көнем мең сум торганын аңладым. Җәйге рәхәт көн, коен, кызын, карбыз аша! Юк бит, офиста утырырга кирәк. Шул ук көнне гариза яздым да, офиста эшләмәскә сүз бирдем. Хәзерге вакытта "Инстаграм" битләрен алып барам һәм кайчак китап-журналлар дизайнеры булып эшлим. Фрилансер - эшсез утыручы кеше түгел. Ул үз эшен теләсә кайда эшли ала: Кукмарада әбиләрдә дисеңме яки Балида ял иткәндәме... Интернет кына булсын.

- Тагын нинди кызыксынуларың бар?

- Кызыксынулар турында сораганда, мин гел йокларга яратам дип әйтәм. Һәм бу чынбарлык. Тагын миңа җәяү йөрү ошый. Колакчыннарымны киеп, кайчак унар чакрым юл узам. Баскетбол уйныйм. Буш вакытым булса, хәйрия белән шөгыльләнәм. Дус кызлар белән балалар йортына йөрибез, хастаханәләрдә бәйрәмнәр уздырабыз.

- Син гел позитив. Төшенкелеккә бирелгән чакларыңда нишлисең? Башкаларга нәрсә киңәш итәсең?

- Төшенкелеккә бирелү - норма, моннан курыкмаска кирәк. Авыр минутларда дусларга-туганнарга мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Алар сезне ярата, нәрсә булса да ярдәм кулын сузарга әзер. Төшенкелеккә бирелә башласам, Сириядәге сугыш турында уйлыйм, Африкадагы балаларны искә алам, хәзерге вакытта онкология чире белән көрәшкән кешеләрне күз алдыма китерәм. Кул-аягың булганда, сәламәтлегең бар икән - елмай! Гаиләң бар икән, яшәр урының бар икән - бу зур бәхет бит.

Эш турында аерым әйтеп китмәкче идем. Гомеребезнең күп өлеше эштә уза, килешерсез. Эшегезне яратмыйсыз, хезмәттәшләрегез белән уртак тел таба алмыйсыз икән - эшләмәгез сез ул җирдә. Андый эштән килгән акча бәхет китерми, нерваларыгызны гына бозасыз. Барыгызга да бәхет телим! Калганы үзе килә ул.

Автор: Нәзилә Хуҗина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X