Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ләйсән Таишева әни булды!

7 декабрь көнне "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды. "Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", -...

7 декабрь көнне "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды.

"Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", - дип сөйләде Интертатка яшь әни Ләйсән Таишева.

Шатлыклы сөенечне иң беренчеләрдән булып Ләйсәннең бертуган абыйсы Фәритнең хатыны Ландыш Нигъмәтҗанова хәбәр итте. "Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!" - дип язган Ландыш интернетта. Шулай итеп, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кабат дәү әни булды! Котлыйбыз!

Шуны да әйтергә кирәк, Ләйсән йөклелек чорының соңгы көннәренә кадәр радиода булды, иртәнге тапшыруда туры эфирда эшләде.

Ләйсәнне һәм Александрны уллары туу белән чын күңелдән тәбриклибез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!




Интертатhttp://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/l-ys-n-taisheva-ni-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев